16+

Китек бәхет: танышымның килене сулга йөри

Бәхетсез гаиләләр шундый күп. Кеше белән сөйләшсәң дә, газета укысаң да, дөньяда бер генә бәхетле гаилә дә юк сыман. Бәхетнең бер ягы булса да китек була, диләр шул...

Бер танышымның улы бер бик чибәр кызга өйләнде. Үз гомеремдә алардан да матуррак пар күргәнем юк иде. Шундый затлы, купшы туй үткәрделәр. Бер-бер артлы ике балалары туды. Ире хатынын өрмәгән урынга утыртмады. Ул чәчәкне гел ташып кына торды инде. Бәхетле булып яшәргә генә иде бит. Ләкин танышымның килене сулга йөри башлады. 

Ире бу хакта белде һәм түзде. Ләкин сабырлыкның да чиге була. Бу хәлләрне йөрәге күтәрә алмагандыр инде, танышымның улы үлеп китте. Азгын хатынның ахмаклыгы ирен тәмам бетерде, балалар ятим калды. Танышымның еламаган көне юк. Аны кызганам, бик авыр хәл бит. Балалар да әтиләрен бик юксына. Ләкин теге хатын бу хәлдән сабак алмады, кызганыч, читкә йөрүен дәвам итә.

Реклама

Халидә, Казан
 
Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading