Мин дә керттем, чөнки сагынып өлгергән идем үзен. Бер ай тирәсе яшәгәннән соң, барысы да яңадан кабатланды. Тагын хатынына китте, тагын хатыны кичерде. Ә мин телефон номерымны алыштырдым да, фатирымны сатып, башка җирдән яңа торак алдым. Яңа тормыш башларга теләдем.
Тик барыбер аны сагындым, ул җитмәде. Ә бервакыт ул шалтыратты, белмим, номерымны каян алгандыр. Башта бик тыйнак кына сөйләште, хәлләремне сорашты. Аннары сагынуы турында әйтте. Мин дә сагынам, ләкин шул ук вакытта бер түбә астында яши алмаячагыбызны икебез дә беләбез. Озак кына сөйләшкәннән соң, сөяркәләр булып калырга килештек. Тик хатыны барысын да белеп аерылышырга гариза бирде, болар законлы рәвештә аерылышты. Хәзер ул да ялгыз, мин дә ялгыз яшим. Көн саен очрашабыз да, үз фатирларыбызга кайтабыз. Күбегез мине кеше гаиләсен җимерүдә гаепләр. Шулайдыр. Әмма мөгезле хатын булганчы, сөяркә булуың яхшырак дип уйлыйм.
Комментарийлар