«Таяк белән булса да аякка басарга иде»
Адәм баласының язмышы төрлечә үрелә. Берәүләр шатлык артыннан шатлык кичерсә, икенчеләр кайгы артыннан кайгы йотып яши. Ничек кенә булмасын, көчле рухлы кешеләр язмыш сынауларын җиңәргә өйрәнә. Әнә шундый затларны күргәч, аларга карата хөрмәт, соклану уяна.
Әтнә районының Күшәр авылына баруым очраклы түгел. Анда яшәүче Рүзия Камаеваның талантлы, уңган гүзәл зат икәнен район үзәгендә әйттеләр. Өйләренә кергәндә, Рүзия әнисе Гөлзадә апа белән ни хакындадыр чөкердәшә-чөкердәшә сөйләшеп утыралар иде. «Моңа хәтле яныма журналистлар килсә дә, үзем хакында язарга рөхсәт иткәнем булмады», - дип, алдан ук әйтеп куйды ул.
Барысы да кунакчыл бу йортта, мине якын туганнарыдай каршы алдылар. Гөлзадә апа үзенең бирегә килен булып төшкән чакларын искә төшереп алды. Шушы авылда туып үскән кыз күрше егете Мәҗит белән җиде ел бер сыйныфта укый. Егетнең гармунда уйнап, кызның канатланып биюен авылда өлкән буын әле дә хәтерли торгандыр. Яшьтән сөешеп кавышкан бу пар 42 ел бергә гомер кичерә. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Мәҗит абый 64 яшендә якты дөньядан китеп бара. Гөлзадә апа иренең җитмеш төрле һөнәр иясе булганын искә төшереп алды. Улы Рашат та гаилә җанлы кеше булган. Зур йорт җиткереп куйгач кына гаиләнең төп терәге - 41 яшьлек Рашат та гүр иясе була. Аның унсигез ел буе церебраль параличтан интеккән улы да моннан бер ел элек вафат була. Гөлзадә апа аны тәрбияләргә дә авырсынмый, гел булышкан икән. Каенана белән килен бүген дә бер-берсен хөрмәтләп, тату гына яшәп яталар.
Мәҗит абый заманында кызы Рүзияне «табиб булачаксың» дип үстерә. Шуны истә тотып булса кирәк, кыз мәктәптән соң башта медицина училищесына барып керә. Аннары югары уку йортында белем алырга хыяллана. II курста укып йөргәндә, октябрь бәйрәменә үзенең дус кызын кунакка алып кайта ул. Әмма дустына ияреп, үзе дә ике көннән китәргә була. Шәһәргә баручылыр Әтнәдә кузовлы машинага төялә башлагач, Рүзиянең анда утырырга бер дә күңеле тартмый. Шунда бер хатынның: «Безнекеләргә яраган сиңа да ярыйдыр», - дип, кызларны мәҗбүр иткәндәй утыртканын бүген дә исеннән чыгармый ул. Пассажирларын Арчадан китәчәк электричкага өлгертәм, дип пычрак юлдан җилдерткән шофер ерак китә алмый, машина җиргә каплана. Кузовтагы 37 кешенең язмышы үз кулында икәнен онытып җибәрә, күрәсең. Гөлзадә апа бу хәлне ишетүгә, кая барып бәрелергә белми. «Берүк, исән генә була күрсен», - дигән теләк тели-тели, өеннән чыгып йөгерә ул. Барысы да диярлек хастаханәдән терелеп чыга. Рүзиягә алты сәгать операция ясау да ярдәм итми, арка мие җәрәхәтләнү сәбәпле, ул гомерлеккә инвалид булып кала. Гөлзадә апа алты ай хастаханәдә кызы яныннан китми. Ел ярым урын өстендә ята Рүзия. Кулына кашык тотып ашый алмаган чакларында: «Их, әни, үз кулларым белән чынаяк тотып, чәй эчә алсам да риза булыр идем», - дип хыяллана. Кызның юлында яхшы кешеләр очрап тора. Шул чактагы «Искра» колхозы рәисе Фәйзи Галиев аңа Кырымдагы шифаханәгә юллама алып бирә. Рүзия шуннан утырырга өйрәнеп кайта. Утыз елдан артык инде ул инвалид арбасында. «Таяк белән булса да аякка басарга иде», - дигән теләген дә җиткерә Рүзия табибларга, әмма аңа кабат операция ясарга соң булуын әйтәләр. Иптәшләре Рүзияне беркайчан да ташламый. Клубка чыкканчы, капка төбенә аның хәлен белергә җыела торган булалар. Хәзер дә ташламыйлар үзен. Без сөйләшеп утырганда, яшьлек дуслары парлап килеп керде.
Рүзия шигырьләр яза. «Минем Сөю», «Багалмам», «Юкәләрем» дигән шигырьләренә язылган җырларының зур сәхнәләрдә башкарылуына куана ул. Бер китабы район хакимияте ярдәме белән чыгарылган. Аңа иҗат белән шөгыльләнеп, җыентык чыгарырга шагыйрә Клара Булатова тәкъдим итә. Аларга бергә шифаханәдә ял итәргә туры килә. Тиздән Р. Камаеваның икенче китабы дөнья күрергә тиеш икән. Анысына да ярдәм итүче табылган. Моннан җиде ел элек компьютер да бүләк иткәннәр. Ул дуслары белән интернет аша аралаша. Рүзия ярдәм сорап йөрергә гадәтләнмәгән. Үзенә булышкан өчен ул район җитәкчеләренә рәхмәтле.
Рүзия белән аралашу да рәхәт. Аның белмәгәне юк. Укуын тәмамларга насыйп булмаса да, медицинадан да шактый мәгълүматлы. Аның хыялын дәвам итеп энесенең кызы Зәлия дә медицина университетына укырга кергән.
Рүзия үзенең туганнарын матур-матур кофталар, шәлләр бәйләп сөендерә. Аларның һәркайсы күз явын алырлык. Унтугыз ел элек Рүзияне Арчадан инструктор Марс Шакиров килеп, машина йөртергә укыта. Анысына да Фәйзи Галиев ярдәм итә. Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр булуына сөенә Рүзия. Унтугыз елдан бирле ул руль артында. Җәй көннәрендә урманнар, басулар буйлап йөрү аңа илһам бирү белән бергә яшьлек елларын да искә төшерә торгандыр.
Рүзия табигатьтәге матурлыкка гашыйк. Бигрәк тә гөлләр ярата. Бүлмәсендәге тәрәзә төбендә алар күккә ашардай булып үсеп утыра. Үзе дә шул гөлләр сыман сулмыйча, тирә-юньдәгеләргә матурлык өләшеп яши Рүзия.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.18600
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.15601
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...158803
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.40300
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...314907
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.329917
-
27 март 2023 - 09:55Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган? Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.36101
-
27 март 2023 - 09:49Кетердәп торган чебурек камыры Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак. Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.55100
-
27 март 2023 - 09:21Кукмара, Чаллы, Арча - көрәштәге яңа лидерлар Көрәш буенча Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар командалар рейтингында сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарды. Гел беренче урында барган Әлмәт командасы 4нче урынга тәгәрәде.64700
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.101101
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.180002
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.242053
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!169804
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 06:41Без имениШулай инде торле кеше бар безнен арада, еш булам концертларда УНИКСта, чиратыда тиз уза, кайвакыт халык ашыга-ашыга концерт бетмичэ чыгып йогерэ, бик кызганыч артистларыбыз" эле тагын оч жырым бар " диеп каушап калалар, 2-3 сэг.утыргач матур гына саубуллашасы иде дэ бит..."Бар да синең кебек сарык түгел бит, әйткәнне дә аңлыйлар, кулыңны сузгалама!", - дип кычкырасым килде...
-
27 март 2023 - 08:28Без имениМенэ сабырлык кирэк дилэр, сабырлык кирэкми вакытында китэргэ кирэк. Сабырлыкнын чиге авырту. Эх.“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 10:58Без имениМенә дигән гайләң була торып үзеңә проблема эзләмә! Аңлавымча монда син артык хыялланасың, Зифа акыллырак булып чыга. Биш-ун ел ел үткәч үзең дә ярый тыелып калганмын икән дип шатланачаксың. Ә вакыт су кебек ага. ☝️"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:38Без имениИкегездэ тормышларыгызны чынлап жимергэч анларсыз ни булганын, андый гыйбрэтле хэллэр куп очрый. Терсэк якын тешлэп булмый диеп утырырсын."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:45Без имениСоткэ ошамаган бит бу?Жиргэ бернинди ак тосе инми 🤷♀️"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.43604
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.188201
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.636001
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су басканКазанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.15601
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.18600
-
21 март 2023 - 09:34Үсемлекләрне ничек ашларга? Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.68301
-
21 март 2023 - 11:44Сихернең кайсы төре аеруча популяр? Дин әһелләре ни ди «Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым бар дигән.157800
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.238501
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.212403
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика