Ә күптән түгел Ринат бер кыз белән танышты. Кыз дип, хатын-кыз инде ул. Иреннән аерылган, берсеннән-берсе кечкенә ике баласы бар. Туганым, чын мәгънәсендә, капкынга эләкте. Башы-аягы белән шул хатынга гашыйк булды. “Яратам”, – ди.
Теге хатын бик хәйләкәр булып чыкты. Бөтен тормышын, хәтта балаларын да Ринатка өйде. Кичләрен янәсе кызлар белән очрашуга чыгып китә. Төн уртасында кайтып керә. Җитмәсә, ниндидер текә машина кайтарып куя үзен. Мескен Ринат балаларны бакчага алып бара, алып кайта, аларга ашарга пешерә, кибеткә алып бара. Аннары миңа шалтыратып, шушы тормыштан, яраткан кешесеннән зарлана. “Ташла да кит”, – дим. Китми, чөнки ярата. Түзә.
Комментарийлар
0
0
Бозгандыр ул аны каратып карагыз,аерылган хатын алай йорергэ тиеш тугел инде
0
0
0
0
Жунсез хатын бу, моннан тизрэк коткарырга кирэк туганынны, алла сакласын яман хатыннардан. Ходай булышсын бу балага.
0
0