Миңа 22 яшь. Өйләнгән ирдән балага уздым. Күпләр мине бозгынлыкта гаепләр, ләкин бу минем теләп алган балам.
18 яшьтә кияүгә чыккан идем, ләкин ирем бик бозык кеше булып чыкты, эчте, кул күтәрде. Шуннан әниләр янына кайтып егылдым.
Мәхәббәтнең күзе сукыр дип юкка гына әйтмиләр икән. Бу өйләнгән ирне бер күрүдә ошаттым, яраттым. 40 яшь үзенә, ике баласы бар. Ул да мине яратты, гел бүләкләр алып тора, янымда булганда шундый рәхәт миңа. Шунысы ошады, ул башта ук үзенең өйләнгән булуы турында дөресен әйтте, алдамады.
Балага узуым турында аңа әйтмәдем. Баланы үзем өчен ясаттым. Кеше гаиләсен бозасым килми, кияүгә дә чыгасым килми. Бала тәрбияләр өчен шартларым бар, машинада йөрим, әни белән өч бүлмәле фатирда икәү генә яшибез. Ялгыз ана булып бала үстергән өчен пособиеләр дә бар бит. Ничек тә үстерербез әле.
Алия,
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
5
0
Бик яхшы тэрбия бируче яналык
0
0
17
1
Кеше гаиләсен бозып, бәхетле булып булмый ул. Теләсә кемгә авыз ерып йөрмәскә иде. Туктат очрашуыңны. Аның хатынына җиңел дип беләсеңме әллә?!Син бит кеше өлешенә керәсең. Ялгыз ирләр беткәнме сиңа? Так что, акылыңа кил, ташла кеше гаиләсен тынычлыкта калдыр!!!
0
0