Мин - Оренбург өлкәсендә туган кеше. Күп еллар буе (30 ел) армия сафларында хезмәт иткәннән соң Казанга кайтуыма 30 ел тулды. Гомер буе татар әдәбиятына, мәдәниятенә мохтаҗ булып яшәгәч, Татарстан халкы тормышына кушылып, үз тормышымны кордым. Музыкант, җырчы булмасам да, башкаручыларны бик яратып тыңлыйм, әмма иң яхшы җырчылар, шагыйрьләр китеп...
Мин - Оренбург өлкәсендә туган кеше. Күп еллар буе (30 ел) армия сафларында хезмәт иткәннән соң Казанга кайтуыма 30 ел тулды. Гомер буе татар әдәбиятына, мәдәниятенә мохтаҗ булып яшәгәч, Татарстан халкы тормышына кушылып, үз тормышымны кордым. Музыкант, җырчы булмасам да, башкаручыларны бик яратып тыңлыйм, әмма иң яхшы җырчылар, шагыйрьләр китеп бара, шунысы кызганыч. Яшьләр, үзләренчәгә борып, күбесенчә такмак әйтеп яңа җырлар чыгара башлады, шуңа бераз эчем поша. Алар арасында да бик матур җырлаучылар бар барын. Бу хатымда мин Зәйнәб Фәрхетдинова турында бер-ике сүз әйтеп китәргә теләгән идем. Концертын бик яраттым, аңа зур рәхмәт әйтәсем килә. Бигрәк тә татар халык җырларын бик оста җырлап күңелне ачты ул. Газета аша аңа бер-ике теләгемне дә җиткерер идем. Киләчәк программаларына чын татар җырларын күбрәк кертсә иде.
Мәсәлән, «Казан сөлгесе», «Салкын чишмә», «Зәңгәр күлмәк», «Рамай», «Бөдрә тал», «Сары каеш», «Уракчы кыз» кебек җырларны аның башкаруында ишетсәк, бездәй олы кешеләр бик бәхетле булыр иде.
Комментарийлар