Догаларның шифасына ышанырга кирәк
Беркөнне йокыдан торып көзгегә карасам, сул як күз кабагым шешеп, салынып төшкән. Нилектән икәнен уйлап баш ватсам да, сәбәбен таба алмадым. «Бу арада баллы әйберләр күп ашалды, шуңа аллергиядер», - дип, дару эчәргә тотындым. Тик бернинди нәтиҗә булмады. Шешнең килеп чыгуын дустым Рәмзия үзенчә юрады: «Күз тигән сиңа, өшкертергә кирәк....
Беркөнне йокыдан торып көзгегә карасам, сул як күз кабагым шешеп, салынып төшкән. Нилектән икәнен уйлап баш ватсам да, сәбәбен таба алмадым. «Бу арада баллы әйберләр күп ашалды, шуңа аллергиядер», - дип, дару эчәргә тотындым. Тик бернинди нәтиҗә булмады. Шешнең килеп чыгуын дустым Рәмзия үзенчә юрады: «Күз тигән сиңа, өшкертергә кирәк. Операциядән соң матурланып, яшәреп киттең. Бөтен укытучылар бу турыда сөйлиләр, беркөн үзем ашханәдә ишеттем», - диде ул. Минем үземнең дә йөземә бәреп әйткәннәре бар иде бу хакта, шуңа уйга калдым. Күз тиюләргә ышанам. Нишләргә инде миңа? Өшкерүчеләр бармы икән соң ул хәзер? Их, әтиемнең әнисе Нәгыймә әбием исән булса! Әбием күз тиюләрдән, төрле «чарпулардан» өшкерә, хәтта тимрәүне дә үзенчә дәвалый иде. Мәсәлән, кызылча (крапивница) авыруыннан аның кызыл төстәге ике солдат погоны бар иде. Өшкергәндә, догалар укып, шул погоннар белән тәнне сыпыра, як-ягына карап төкеренә. Шул ырымнарны башкарганда ук инде тәннең кычытуы кими бара, өч көннән соң авыруның эзе дә калмый. Ә куркулык кою өчен, махсус кургашын тота. Кургашны эретеп, курыккан кешенең колагы янына чүмеч белән салкын су куя да эрегән кургашны чүмечкә коя. Ни гаҗәп: кеше нәрсәдән курыкса, шул сын килә дә чыга. Әбием шулкадәр пөхтә, һәр әйберен аерым-аерым төреп, иске букчада саклый. Әллә укылган догалары, әллә тыны шифалы идеме аның, килгән бер кеше терелеп китә иде бездән. Җәй көннәрендә әбием төрле шифалы үләннәр җыя, шулардан төнәтмәләр ясый иде. Безнең өйдән беркайчан да кеше өзелеп тормады. Авылдашлар гына түгел, тирә-күрше авыллардан да киләләр иде безгә. Килгән кешене чәй эчертмичә җибәрми иде әби, гомере буена самавыр чәе генә эчте. Өйнең түрендә көне буе чыжлап самавыры кайнап утырыр иде. «Әби, газда чәйнекне кайнату җиңелрәк бит», - дигәч: «Комганнан чәй эчеп утырмыйм әле», - дия иде. Килгән кешене өшкерә, өшкергәннән соң җилгә чыгарга ярамый, шифасы булмый, дип, мич артындагы сәкедә яткырып тора. Кайберләре шунда йоклап та алалар, бу инде өшкерүнең файдасы турында сөйли. Күз тиюдән өшкерә башласа, авызын зур итеп ачып иснәргә тотына. «Менә, шайтан өшкергәнне яратмый, авызны карыштыра, иснәтә», - ди иде. Бала булсам да, бер хатирә истә калган. Авылдаш Габдулла абый (урманчы) урманга «диләнкә» чистартырга бара. Әйбәт кенә эшләгәндә, көчле җил чыгып, аның битенә кагылып уза. Шуннан Габдулла абыйның авыз-борыны кыегая, бите шешенә. Нәрсә булганын да аңламаган килеш, куркып, ул авылга кайтып китә. Өйгә кайтып кергәч, хатыны ирен шул хәлдә күреп аптырап кала. Нишләргә? Хастаханәгә барыргамы, әллә Нәгыймә әбигә күрсәтеп караргамы? Көн кичкә якынлашканлыктан, безгә төшәргә карар кылалар. Безгә килеп кергәч тә: «Кем, Габдулла энем, җен зәхмәте эләккән, шайтан җиле тигән сиңа. Ярый әле бүген үк килгәнсез, әгәр сеңешсә, төзәлү озакка сузылыр иде», - дип каршы алды аларны әби һәм дога китапларын алып өшкерергә тотынды. Үзе өшкерә, үзе авызын ачып исни. Шулай азапланып өшкереп бетерде. «Габдулла энем, өшкерүне өчкә тутырырга кирәк, шунсыз шифасы булмаячак, иртәгә дә килерсез. Иртәгә мин сиңа таң суы да алырмын», - дип озатты аларны әби. Безнең бакча артында гына Бырыс елгасы ага. Әби иртән, кояш чыкканчы, шул елгага төшеп, чиләген агымга каршы куеп, догаларын укып, таң суы ала. Шул су белән битеңне, тәнеңне юсаң, күз тиюләр, төрле зәхмәтләр юкка чыга икән. Таң сулары белән юынып, өч көн рәттән өшкергәннән соң, ни гаҗәп, Габдулла абыйның бите элеккеге хәленә кайтты. Узган гомерләр... Бу вакыйгага инде утыз еллап вакыт үткән, ләкин миңа әле кичә генә булган кебек. Әбием һәр эшен бик төгәл, теләп башкара, хезмәте өчен берни сорамый. Килүчеләр кайчакта күчтәнәч итеп такта чәй яисә тартмалы шикәр алып киләләр. Бу әйберләрне алырга теләмәгәч, сәдака, дип, ирексезләп калдырып китәләр иде». «Күз хайванны - казанга, кешене гүргә кертә ул, балалар. Күзнең угы бар, шуннан сакланыгыз, ул матурларга гына тими. Шуңа күрә түшегезгә брошка яки булавка тагып, һәрвакытта бисмиллагызны әйтеп йөрегез», - дип әйтә иде ул безгә. Кечкенә булганмын шул, әбидән өйрәнеп кала белмәгәнмен аның һөнәрләрен. Әбинең букчасы хәзер дә исән, тик ничә ел инде андагы әйберләр файда китерми. Әби миңа догалар өйрәтеп калдырган иде, шул догаларны укысам, күңелем тынычлана. Белгәннәремне укып, үземне-үзем өшкереп карарга булдым. Әбием кебек өчкә тутырып өшкердем. Ышанмаслык хәл. Әллә догаларның файдасы тиде, әллә төзәлү вакыты җитте, күзем төзәлде. Догаларның чынлап та шифа китерәчәгенә чын күңелдән ышанырга гына кирәктер ул...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.12401
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...111601
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.12011
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.147411
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.48900
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.18400
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2865211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.152112
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.25201
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...393308
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.52900
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...524708
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.480717
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.91805
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.213801
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.643001
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.12401
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...111601
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?154800
-
22 март 2023 - 09:15"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март) Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр.171800
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!209703
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.119718
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика