16+

Флюра Низамова: «Мин тагы да гашыйклык стадиясендә утырам»

"Татарстан яшьләре"н 80-90нчы елларда укыган кешеләр Флюра Низамова, Гадел Низам яки Зөләйха Кыдашеваны сагынып куядыр. Флюра апа хәзер интернетка күчте. Вакыт-вакыт хисси язмалар да элеп куя. Менә шуларның берсе: Бүген нишләптер тагын ялгызлык турында уйлана башладым. Гомерем буена кеше эзлим икән мин, ләкин үзем яраткан һәм мине дә яратканны таба...

"Татарстан яшьләре"н 80-90нчы елларда укыган кешеләр Флюра Низамова, Гадел Низам яки Зөләйха Кыдашеваны сагынып куядыр. Флюра апа хәзер интернетка күчте. Вакыт-вакыт хисси язмалар да элеп куя. Менә шуларның берсе:

Бүген нишләптер тагын ялгызлык турында уйлана башладым. Гомерем буена кеше эзлим икән мин, ләкин үзем яраткан һәм мине дә яратканны таба алмыйм. Мәхәббәт бер генә була диләр. Юк сүз. Мәхәббәт биш тә, ун да, йөз дә була ала.Әгәр кеше еллар дәвамында ялгыз икән, ул табигатьтән бирелгән дәрт-куәте аркасында, һаман эзли дә эзли. Әлеге вакытта мин тагы да гашыйклык стадиясендә утырам - Интернетта гашыйк булдым! Бу теге поляк язучысының, фамилиясен оныттым, "Челтәрдәге ялгызлык" китабындагы сымаграк була инде. Миннән күпкә яшьрәк булса да, ул кеше нәкъ минем уйларыма-хыялыма тәңгәл кебек тоела. Күп телләр белә (мин үзем дә телләр белән кызыксынам, бигрәк тә төрки телләр белән), ул да үз ялгызлыгы дөньясына башы белән чумган, шунда коена, казына, хәтта рәхәтлек таба кебек. Үзем дә шулай яшим. Бер яктан, ялгызлык кыен хәл кебек, икенче яктан караганда, ялгызлык - ул суверенитет! Ул - сине чит-ят мохиттан саклап торучы көчле пәрдә, экран кебегрәк нәрсә. Ул пәрдәне тышкы яктан көч белән берәү дә ертып керә алмый, бары тик үзең теләсәң, үз йөрәгең команда бирсә генә ачыла ул пәрдә. Ләкин Йөрәк бик еш ялгыша да. Бигрәк тә, яшьлектә. Ә минем ялгышыр чакларым инде узган. Акыл белән Йөрәк бергәләшеп, тату гына идарә итә беләләр хәзер. Шунысы гына ямансу: ялгызлыктан чыгып, тапканынңны иркәләрлек, аңа матур булып күренерлек көч-куәт кенә сүрелеп бара. Бу картая башлауның башы бугай... - Әлеге ихласлыгымнан көлмәгез дә, мине җәлләп еламагыз да, дуслар. Бу вакытлыча гына туктап, уйланым алу мизгелем. Ә болай мин, һәрвакыттагыча, шат күңелле шайтан таягы!

matbugat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading