«Фотоаппарат – чын сихер машинасы?»

«Очлы күз»ле булу гына җитәме икән бу эштә? Монда реакция дә, күңел күзе дә, тоемлау да, хис тә, салкын акыл да - барысы бергә кушыла торгандыр, мөгаен. Чөнки ул халык арасыннан иң кызыклы типажны гына түгел, ә иң җете мизгелне дә «эләктереп» алырга тиеш.
Вакыйгалар эчендә кайнавына карамастан, үзе барыбер күпмедер дәрәҗәдә күләгәдәрәк калучан фотограф халкы. КФУның көнчыгыш телләрен һәм халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнү институтының III курс студенты Энҗе Ибраһимова турында язарга ниятемне белгән танышлары, әлбәттә, аяк терәп: «Энҗеме күләгәдә?» - дип, бертавыштан каршы чыгачак. Чөнки алар өчен әле ул, җәйге челлә булсын, кыш булсын, берсеннән-берсе кәттәрәк баш киемнәрен киеп, фотоаппарат асып йөрүче кыз гына түгел. Язылып бетмәгән ике повесте барын да, 2009 елда «Иделем акчарлагы» әдәби бәйгесендә катнашып, өченче урынны яулавын да, ике ел рәттән (2009-2010) «Алтын каләм»дә беренчелекне алуын да, узган ел КФУда «Ел студенты» бәйгесендә «Мәгълүмати яктырту» номинациясендә лауреат булуын да исемә төшерәчәкләр. Шулаен шулай, тик әлеге Энҗе бөртегебез соңгы вакытта эш коралының берсенә генә - фотоаппаратка гына өстенлек бирә башлады түгелме соң?
«Җем»(!) һәм мизгел мәңгелеккә синдә. «Җем» һәм мизгел инде тарих. «Җем» һәм күңел тулы кәеф!» - дип юкка гына дәртләнүе түгел бит инде аның.
- Энҗе, әйдә, «Кем син? Каян син?» - дип, яңабаштан башлыйк әле.
- Өстән караганда, бик җиңел, төптәнрәк уйлап карасаң, иң катлаулы һәм иң мөһим сораулар. «Мин - Энҗе, Казаннан», - бит инде югыйсә. Ә юк... алай гына түгел шул. Беренче чиратта, кем мин соравына, мин татар баласы, дияр идем. Димәк, милләтем алдында бурычым, башкалар кебек үк, аңа файда, яктылык китерерлек мөмкинлегем бар. Бу турыда еш уйлыйм соңгы арада. Ничек тә сынатмаска, бар мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска иде дип борчылам. Ә бу - бик нечкә эш. Тырышлык кына да түгел, сизгерлек кирәк. Әле, өстәвенә, баш та яшь. Күңел, акыл йөзгә төрләнә. Төпле адымнар ясар өчен, аякта нык басып тору мөһим. Шул ук вакытта, нык баса башлаганчы көтсәң, соңга калуың да бар. Авыр сорау. Телим, тырышам дип кенә әйтә алам.
Университетта төрек теле һәм әдәбиятын, инглиз телен өйрәнәм. «Ялкын» журналы белән хезмәттәшлек итәм - тышлыкка фотолар төшерәм.
- Язуны бөтенләй бер читкә куеп торумы инде бу?
- Соңгы бер-ике ел эчендә фотоаппарат тәмам үзенә гашыйк итте. Хәзер дә язам, ләкин кыенрак. Еш кына әйтәсе килгәнне сүзгә сыйдыра алмыйм. Әллә күңелдә буран, хис артык күп булгангамы?! Ә фото белән җиңелрәк. Бер корал тоныкланды, икенчесе «күрә» башлады. Икесен бергә кушу хыялы белән янам.
- Сиңа нинди жанрда эшләү ошыйрак төшә? Синең хакта сөйләгәндә, Энҗенең үз стиле бар, дип әйтеп буламы әле? Эш алымың нидән гыйбарәт?
- Портретлар төшерәм. Кеше - Аллаһы Тәгалә яраткан иң катлаулы, иң кызыклы символ, образ. Стиль турында әйтү авыррак. Миңа ошаган ракурслар, алымнар, мин еш кына әйтергә теләгән, кадрдан кадрга күчеп килгән фикер бар. Алар барысы бергә стильгә барып тоташадыр.
- Төшерергә күңел карыша торган темаларың бармы?
- Фешн, ню стильләрендә төшермим. Ничек дип әйтим, кыйблам - зәвыгым бүтән.
- Ә синең интернеттагы «ҖеМ»еңә килсәк? Бу ыгы-зыгылы дөньядан бераз читләшеп, онытылып тору өчен кирәк булдымы ул сиңа?
- Әйе, минем интернетта кечкенә генә, җыйнак кына төркемем бар. Ул үзенә күрә җанымның виртуаль сулышы. Сәер яңгырый, акылсыз яңгырый, ләкин асылы шул. Бер караганда, кешелекнең интернетта «мүкләнеп» утыруы бик аяныч, әлбәттә. Икенче яктан, без инде бу пәрәвезгә кереп баттык. Чыгам дип бер файдасызга тыпырчынганчы, файдасын күрә белергә өйрәнү, бәлки, дөресрәктәдер. Интернетның психологиясе шулай корылган, кеше озын, ялыктыргыч әйберләрне укымый. Кызыклы фотография белән беркетелгән кыска йөгерек фикерләр кешенең аңына, күңеленә тизрәк, яхшырак барып ирешә. Мин дә интернетта үземчә нәрсәнедер ишеттерәсем килеп кычкырам, кайчак төртеп күрсәтергә, кайчак сүз белән кочакларга, үбәргә, колакларына пышылдарга телим. Бәлки күпләргә бу файдасыздыр, кирәкмидер, ә бит кемнеңдер җанын эретеп, күзен ачып җибәрүе дә бар. Ул кеше булмаса да куркыныч түгел. Мин үзем бар бит әле. Миңа файдалы. Фотога төшерү, язу - болар барысы үземне аңларга тырышу бит. Мин, әлбәттә, интернетта гына яшәмим. Бер үк вакытта театрны да бик яратам. «Камал» театрыннан, «Камал» рухыннан, актерларны фотога төшерүдән, алар белән сөйләшүдән ләззәт алам. Гаҗәеп тирән образлар тудыра алырдай актерларыбызның иҗатын халык аңына җиткерүдә фотограф һәм журналистларның да өлеше зур бит. Проза белән бик тә кызыксынам. Бүгенге көн чит ил авторларын, татар классикларын бик яратып укыйм. Саган, Гавальда, Мураками, Вишневский, Коэльо, Вербер...
- Белүемчә, әле күптән түгел генә Төркиядә булып кайттың. Экзотик кадрларга кинәнгәнсеңдер?
- Әйе, Төркиядә җәйге практика үттек, укырга бардык. Чыннан да, экзотик кадрлар кирәгеннән артык күп иде, диимме... Артык яңа, артык ят, артык киңкырлы. Шулай булуына карамастан, җитмәде миңа! Тагын һәм тагын барып төшерәсе килгән җирләр, урыннар калды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.12601
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...111801
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.12011
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.147511
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.49000
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.18500
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2865211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.152412
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.25201
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...393608
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.52900
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...524808
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.480817
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.92005
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.213901
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.643101
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.12601
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...111801
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?154900
-
22 март 2023 - 09:15"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март) Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр.171900
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!209803
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.119718
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика