Хатлардан юллар
Мәдәни багланышлар Каюм Насыйри музеенда төрле очрашулар еш булып тора. 24 апрельдә шундый очрашу Туган тел көне уңаеннан оештырылды. «Шәрык мәдәнияте һәм татар шигърияте» дигән темага багышлап үткәрелгән очрашуда Идел буе федераль университетының татар филологиясе һәм тарих институты студентлары алдында танылган җәлилче-галим, шагыйрь Хәнәфи Бәдигый тирән эчтәлекле чыгыш ясады, үзенең...
Мәдәни багланышлар
Каюм Насыйри музеенда төрле очрашулар еш булып тора. 24 апрельдә шундый очрашу Туган тел көне уңаеннан оештырылды. «Шәрык мәдәнияте һәм татар шигърияте» дигән темага багышлап үткәрелгән очрашуда Идел буе федераль университетының татар филологиясе һәм тарих институты студентлары алдында танылган җәлилче-галим, шагыйрь Хәнәфи Бәдигый тирән эчтәлекле чыгыш ясады, үзенең һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды.
Анда студентлар да катнашты: сораулар бирделәр, аның шигырьләрен укыдылар. Очрашуда актив катнашкан студентларга ул үзенең шигырьләр китабын бүләк итеп бирде.
Гөлсинә ЗАРИПОВА, К.Насыйри музееның өлкән фәнни хезмәткәре
***
Китапханәдә төн күңелле уза
Казан китапханәләрендә китап сөючеләр өчен «Китапханә төне» узды. Үзәк балалар китапханәсендә аеруча күңелле үткәндер ул. Балалар, өлкәннәр белән бергә, видеороликлар карадылар, китап сөючеләр конференциясе уздырдылар, авторларның үзләре авызыннан шигырь һәм хикәяләрне тыңладылар. Китапханәдә «Китап театры» дигән әдәби түгәрәк тә эшләп килә.
Укучылар «Китап төне»ндә квиллинг һәм курчак ясау серләренә өйрәнделәр. Китапханәчеләр Равилә Мөбарәкшина һәм Светлана Волкова бу чараны уздыруга бөтен күңелләрен бирделәр. 52 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары Камилә Кадыйрова, Лиза Соловьева, 5 яшьлек Лиза Филиппова, 4 яшьлек Ирина Николаева квиллинг ысулы белән төрле эшләнмәләр ясадылар (рәсемдә). Балалар китапханәсендә «Вакыт. Балалар. Китап» татар балалар китабы тарихы музее да оешкан.
Равилә МӨБАРӘКШИНА
***
Әтиемнең каберен барып күрдем
Әтием сугышта ятып калган минем. Гомерем буе җирләнгән урынын барып күрү теләге белән яшәдем. Шөкер, бу теләгем чынга ашты, әтиемнең каберен барып таптым. 1943 елның 13 мартында һәлак булган әтием Новгород өлкәсенең Старая Русса районындагы Черенчицы авылында туганнар каберлегенә күмелгән икән. 2007 елда барып күрдем мин аның җирләнгән урынын. Кабер ташына әтинең фамилиясе һәм әтисенең исеме (Аитов Зыкрия Абдулла улы) ялгыш язылганлыгына гына эчем пошып калган иде. 2009 елда, хатаны төзәтеп, яңа таш ясатып алып барып утырткач, тынычландым. Бу урыннарны Зоя Васильевна Федорова күзәтеп, тәртиптә тота икән. Әтине сугышка алганда миңа 3 яшь иде. Әти артыннан, мин дә сугышка барам, дип елап калганым хәтердә. Без - сугыш чоры балалары булып, хәерчелекне, ачлык-ялангачлыкны күреп үскән буын. Шул сугыш чоры балаларына ниндидер ташламалар булачак имеш дигәннәр иде, күренми әле.
Фазилә БАРЫЕВА
***
Горурлан, Арчам, талантлы кызың белән!
Гомеренең утыз елдан артык өлешен мәдәният өлкәсенә багышлаган хезмәт ветераны, шагыйрә Роза апа Шәйхетдинова Арча шәһәрендә яши. Мин аны, якташыбыз буларак, Мөхәммәт Мәһдиев музеена очрашуга чакырдым. Очрашуда Гөберчәк һәм Сикертән мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылыбыз өлкәннәре дә катнашты.
Бүгенге көндә шагыйрәбезнең: «Язмыш ачысы», «Гомер агышлары», «Күңелем чишмәсе» дигән өч китабы дөнья күрде.
«Шигырьләрем - күз нурларым,
Күңелем җимешләре...» - дип яза Роза Шәйхетдинова. Әйе, күңелеңдә аклык булмаса, хисләр дулкыны ташып чыкмаса, дөньяга шигырь тумыйдыр ул. Шигырь язу сәләте Роза апага кечкенәдән бирелгән. Ул Арча районының Чөмә-Елга авылында туып үсә. Әтисе Вагыйз абый Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ятимлек ачысын татып үскән кыз гомере буена әтиле гаиләләргә кызыгып яши. Гаилә корып, өч кыз баланы дөньяга тудыргач та, язмыш аны аямый, бик иртә тол калдыра. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган Роза Шәйхетдинованың шигырьләрендә дә сагыш-моң ярылып ята.
Авторның язучы М.Мәһдиевкә багышланган шигырьләре дә бик күп. Аннан: « М.Мәһдиев белән сезнең иҗади элемтәгез бар идеме, әллә аның әсәрләренә гашыйк булып, шуның нигезендә аңа карата шигырьләр иҗат иттегезме?» дип сорагач, елмаеп кына: «Мин аны Сикертән мәктәбендә укыганда беренче мәртәбә күрдем, ул безгә дәрес бирде. Аның әсәрләрен бик яратып укыйм», дип искә ала ул.
Бу очрашу укучылырга зур тәэсир ясагандыр дип уйлыйм. Бердән, алар сугыш чоры баласы белән очрашса, икенчедән, чын шагыйрәне күрү бәхетенә ирештеләр, өченчедән, аның үз авызыннан шигырьләрен тыңлау насыйп булды.
Халидә ГАБИДУЛЛИНА, М.Мәһдиев музее җитәкчесе, Арча, Гөберчәк
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 март 2023 - 17:38"Авылда яшәүче балалар "Пушкин картасы"н тулысынча куллана алмый. Бу гаделсезлек булып күренмиме?" Узган ел республикада, 2021 ел белән чагыштырганда, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары 100 процентка арткан. 2021 елда андый очраклар 11 булса, 2022 елда – 22. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында шундый коточкыч саннар китерде һәм шуның белән аның чыгышы депутатларда шактый зур кызыксыну уятты.18700
-
23 март 2023 - 16:34Укытучы үзе үрнәк булырга тиеш “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023" Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы 20-23 март көннәрендә “Адымнар – Казан” күптелле мәктәбендә узды. Бүген финалга чыккан укытучылар белән матбугат очрашуы үткәрделәр. Дөресрәге, шушы форматта укытучыларны тагы бер кат сынап карадылар.12002
-
23 март 2023 - 15:57Блогер Илүсәнең әнисе Миләүшә апа: “Бу теманы кузгатмагыз, зинһар...” Ире Раушан белән дусларына ияреп, Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова бу арада ызгыш казанында... Әллә ерак чакрымнар аңлаша алмауга сәбәп - туганнарына үпкә белдергән ул. Социаль челтәрдә. Үзенә карата көнчелекләрен тойганын, күңеленә бик үк һуш килмәгән сүзләр ишетелгәнен дә язган. Җитмәсә, сабыйдан тәрбиягә алынган төпчек энесе Русланның никахына да чакырмаганнар.168805
-
23 март 2023 - 15:55Актаныштагы бәйгедә беренче әйләнештә кемнәр көрәшә? Иртәгә Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына яшьләр арасында традицион турнир узачак. Бүген командалар Актанышка килеп урнашты һәм теркәлү уздылар. Актанышка 42 командадан 334 көрәшче килгән.127701
-
23 март 2023 - 15:45Дамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя) Ул елны бәрәңге уңышы мул булды. Ялгызы гына тормыш арбасын сөйрәгән Мөкәррәмә улы Ибраһимның 8нче сыйныфка җитеп, инде хуҗалыкта шактый таяныч була башлаганына сөенеп, бәрәңге чүпли.66606
-
23 март 2023 - 14:49Елга-күлләрдәге бозлыкларда кешеләргә “язгы ау” сезоны башланды Халык: “Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма”, дип, кисәтү-әманәт рәвешендә әйтеп калдырылган. Шушы мәсьәләдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязованың да фикерләрен сорадык.8801
-
23 март 2023 - 14:28Өйдән системалы рәвештә чыгып киткән балалар аерым игътибарга мохтаҗ Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына “Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгачак.8600
-
23 март 2023 - 14:00«Соңгы минутына кадәр көрәшкән»: Вәхшиләрчә үтерелгән Динар Саматов белән йөзләгән кеше хушлашты Түбән Кама полициясе майоры Динар Саматов дүрт ел элек фаҗигале рәвештә һәлак булган иде. Еллар узса да, әлеге фаҗига турында ниләр билгеле соң?69301
-
23 март 2023 - 13:11"Бүтән күрешмәячәгебезне сизде, саубуллашканда бу хакта әйтте" Аксубай районы 21 яшьлек Булат Шакиров белән хушлашты. Хушлашу мөрасиме Ватанны саклаучының кече ватанында, Иске Кыязлы авылында узды, дип хәбәр итә Аксубай район газетасы.113201
-
23 март 2023 - 11:4725 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем Сезнең газетадагы кайбер язмаларны укыйм да, шаклар катам. Хатын-кызлар яки ир-атлар тормыш иптәшен хыянәттә гаепләп балавыз сыга, гаиләсен тарката һәм ахыр чиктә үзе дә, балалар да интегә.189520
-
23 март 2023 - 11:34Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү турындагы 74 карар юкка чыгарылган Республикада ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруның уңай тенденциясе саклана, әлеге категориядәге балаларның 94 проценты опекуннар, тәрбиягә һәм уллыкка алучылар гаиләләрдә яши.63300
-
23 март 2023 - 11:17"Оча торган татар" кире кайта - фильмнар аша Рудольф Нуреев исеме Казан өчен ят түгел инде. Ел саен аның исемендәге фестивальне балет сәнгатен яратучылар көтеп ала, билетлары бик күпкә алдан таралуы моны раслый. Шунысын да әйтергә кирәктер, үз исемендәге фестивальгә фатиханы үз кулы белән үзе язып бирә ул.8801
-
23 март 2023 - 11:14Социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр саны арткан Республикада инвалид балалар тәрбияләнә һәм социаль яклау органнарында хисапта торган имин булмаган гаиләләрнең саны - 16 процентка, социаль приютта бер елдан артык булган балаларның саны - 29 һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр 6 процентка арткан.11500
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
23 март 2023 - 20:28Без имениЯратса хыянэт итмэс иден. Яраткан кешенен хыянэт итеп, азапларга, пычырак ташырга ничек була🤔25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 21:17Без имениХатын белми дип куанып язгансын, зато ходай барсында куреп Тора, картлыгында алла нилар курерсен але, донья куласа айланада бер баса, короче бумеранг.25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 14:19Без имениИң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәинСиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"
-
22 март 2023 - 18:47Без имениБездэ шэхэрдэ торабыз, итсез ашамыйбыз, саран икэн туганнарыгыз, башка барыпта йормэгез, узе ашасын шак шогын.Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)
-
22 март 2023 - 19:58Без имениШул хатле жалко егеттаребез, йашарга ла але йашарга дэ бит кыралар гына, был ни хал, тизерак ботсен инде был сугышларЮгалган көннән алып һәркемнең төшенә: “Мин исән!” – дип кердең бит...
-
21 март 2023 - 21:41Без имениНинди матур язма,барлык читтэге авылдашларнын уй-хислэрен тасвирлап биргэнсен,Фрида...."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
20 март 2023 - 22:30Без имениМонда хатын гына тугел, ирлэредэ гаилэ тотарлык ир тугел.Ике иремне дә яратам
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.145001
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.601601
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.693502
-
23 март 2023 - 17:38"Авылда яшәүче балалар "Пушкин картасы"н тулысынча куллана алмый. Бу гаделсезлек булып күренмиме?"Узган ел республикада, 2021 ел белән чагыштырганда, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары 100 процентка арткан. 2021 елда андый очраклар 11 булса, 2022 елда – 22. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында шундый коточкыч саннар китерде һәм шуның белән аның чыгышы депутатларда шактый зур кызыксыну уятты.18700
-
23 март 2023 - 16:36Казанның “Ярдәм” мәчетендә ифтар-бокслар өләшү башланды Рамазан аеның 1 нче көнендә (23 нче мартта), Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә башкала мөселманнары өчен ифтар-боксларны әзерләү һәм тарату эшенә керештеләр.8201
-
17 март 2023 - 08:37Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде" Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Әни ерак гастрольләргә китсә, ике-өч айсыз кайтмый иде. Аны өйдә күрү – үзе бер бәхет булды. Әнинең кайтуын сагынып көтеп алдык. Ә инде әни кайтышка, өйне ялт иттереп кую шарт иде", - ди ул.3438110
-
17 март 2023 - 08:48“Иреңнең яңа хатыны сиңа бозым ясаган, тик син борчылма, барысы да үзенә әйләнеп кайтачак” “Бумеранг” кире әйләнеп кайта, диләр бит әле? Мин бу сүзләрнең дөреслегенә һәрдаим инанам. Гомумән, мин бу әйбердән куркам. Ә менә кайберәүләрнең моңа битараф булуы шаккаткыч.248206
-
17 март 2023 - 09:27Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым" Җырчы Винарис Илъегет тормышында булган сөенечле вакыйгалар уңаеннан уй-кичерешләре белән уртаклашты. “Минем турыда күпләр сөйләделәр, сөйләячәкләр... Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам”, - ди ул.394625
-
17 март 2023 - 09:53Фирүзә: "Ул киткәч, өч ай буе ашамадым, эчмәдем" Эстраданың талантлы артисты, автор-башкаручы Фирүзә Хафизова – Актаныш районы Татар Ямалы авылы кызы. Репертуарындагы барлык җырларының да көй һәм сүз авторы – үзе. Шунысы кызык: ул җырларын артистларга бирми, бары тик үзе башкара.251006
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика