16+

Хөрмәт җитми

Мин - авыл баласы. 1939 елда туган кеше буларак, сугыш чорыннан соңгы тормышны бик яхшы хәтерлим. Авылга техника кайта башлавы да, ГАЗ-51 йөк машинасын, ДТ-49 тракторын, «СК» комбайнын бөтен халык белән җыелышып каршы алганыбыз истә.

Сугыштан яраланып кайткан ирләр, буй җиткән малайлар рульгә утырды. Кырда тузанда, челләдә эшләгән комбайнчылар, салкында туңган техниканы кабыза алмыйча җәфаланган, мазутка буялып беткән тракторчылар хәтердә яңарды исә күзләргә яшь тыгыла. Бүген дә шул эшне башкара бу һөнәр ияләре. Тик шундый авыр хезмәт кешесен искә алучы гына юк. Җырчыларны күккә күтәрәләр, алар экраннан төшми, чәчәкләргә күмәләр, ә икмәк үстергән гади хезмәткәрләргә хөрмәт җитми. Комбайнчы, тракторчылар бер мәсьәлә. Шушы җырчыны алкышлаганда, чәчәкләр биргәндә сәхнәдә чыгыш ясаган баянчыларның читтә калуына да күңел риза түгел. Монда 16-17 килолы баянны күтәреп тору белән генә түгел, әле моңа Ходай биргән сәләт тә кирәк бит. Нигәдер, гомер буе җырчы күләгәсендә кала кебек алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading