Элек заманда кайсыдыр өяздә Шөкерле-Бөкерле дигән авыл булган. Анда яшәүчеләрнең бөтен гамәлләре кирле-мырлы, ягъни тузга язмаганча икән.
Бервакыт ерактан килүче узгынчы якынлаша бу авылга. Ишетә бу: Шөкерле-Бөкерленең тирә‑ягына чаң тавышы тарала. Димәк, ут чыккандыр, яналардыр дип, як‑ягына карана бу. Күренми андый каза, борынына төтен исе дә керми... Урамындагы кешеләр дә тыныч кына йөриләр. Ниһаять, каланча янына җитә бу. Берәү, бик кирәкле эш башкаргандай, җилкенеп-җилпенеп, колакларны тондырып, шаңгыр-шоңгыр чаң суга!
Аптыраган юлчы кычкыра моңа:
− Нигә сугасың ул чаңны? Пожар‑мазар күренми бит.
Ә теге мыскыллы елмаеп җавап бирә:
− Бездә эшең булмасын! Каланча үзебезнеке! Кирәк тапсак, менәбез дә сугабыз, менәбез дә сугабыз! Татарча аңламасаң, урысча да әйтәм: кәкре хәтим - бөкре дилаим!
− Ә авылыгыз чынлап яна башласа, нишлисез?
− Анысы − сикрит, юлыңда бул!
Менә шушы киребеткәннәр авылы бик үрчемле булган. Үскәне бере, кайда барып урнашса да, түрә булырга, авылдашларын да җайлы‑майлы кәнәфигә утыртырга омтыла. Алар алама гадәтләренә халыкны күндерергә, каушатырга, сискәндерергә, үртәлдерергә тырыша. Хәйлә белән акчаларын үзләштерәләр...
... Син ничектер, укучым, мин үзем әнә шул Шөкерле-Бөкерледә үрчегән кешеләрнең гамәлләрен һәр адымда сизеп йөрим. Әйтик, төп юлым Декабристлар урамы башындагы 14 катлы «Идел-Пресс» дигән мәһабәт бинага илтә. Шуңа күрә автобустан «Яшьләр үзәге» дигән тукталышта төшеп калырга тиешмен. Төшкәч, шул автобус артыннан, ияреп дигәндәй, тагын барырга мәҗбүрмен. Аяк астымда 25 сантиметр киңлектәге тар сукмак. Ә аңа йодрыктай ташлар чәчкәннәр. Алай‑болай абынып китсәң, беттем дигән сүз − сул ягыңнан агылып торган машиналар астында каласың. Ә уң як җилкәң кибет стенасына ышкылып бара. Ниһаять, киң юлның «зебралы», светофорлы урынына барып басасың да, керфек тә какмыйча, яшел ут күренүен көтәсең. Әгәр дә бу юл аркылы чыгучыларны күзәтеп торсаң, гаҗәпкә каласың − өсләренә бомба төшүдән котлары очкан кебек пыр тузып йөгерәләр. Әнә озын ботлы кызларның туфли «шпилька»лары чәкелди, алыптай ирләрнең ботинкалары шапылдый... Йөгермәс идең, бу юлдан чыгу өчен 18 секунд вакыт бирелгән... Ләкин кул таяклары калтырап, аяк буыннары дерелдәп торган, көянтәдәй бөгелгән бөкре әби-бабайлар нишләргә тиеш? Юлны иңләп тезелгән һәм бәйдән ычкынган этләр калҗага ыргылган кебек алга томырылырга әзер машиналарның шофёрлары шушы карт-корыларга нәфрәтле, үчле карашларын текәгәннәр...
Минемчә, юлларның, светофорларның, «зебра» кебек галәмәтләрнең ни хәлдә икәнен тикшереп йөрүчеләр бөтенләй юк башкалада. Бая сөйләгән 18 секундта йөгереп чыга торган киң юл турында әйттем бит инде, әйеме? Ә менә ике атлап, бер сикереп чыгардай тар юлларда светофорларның яшел күзләре өч‑дүрт мәртәбә озаграк яна! Кайчакларда шул юл уртасында танышың очраса, кул бирешеп, елмаешып, тыныч кына хәл‑әхвәл белешеп тору өчен дә вакыт җитә. Ягъни кем нишләгән, эшләсә, ни өчен эшләгән?.. Шуннан соң гына һәрберең үз юлы буйлап китеп бара...
Йөгертеп чыгара торган тукталышларның мин яши торган урамда да бихисап булуын уйлап утырганда, күз алларым кинәт яктырып китте дә, бөтен державаның максатларын кайгыртучы адәм итеп тойдым үземне: туктале, мәйтәм, киңрәк масштабта уйла, Фәнзаман, кайсы илдә яшәгәнеңне белеп яз! Чыннан да, кешеләрне йөгертүнең мәгънәсе бар икән бит. Без бәләкәй чакларда бар иде бит һәр баланың түшенә тага торган БГТО, ГТО дигән значоклар. Аларны СССР чүплегеннән табып, кабат Россия күләмендә җанландырырга исәп итәләр хәзер, димен үз-үземә! Физкультура укытучысының яки военрукның: «Будь готов к труду и обороне!» - дип команда бирүе була, без − яшь әтәчләр: «Пчәгдә гатавай!» - дип дәррәү кычкыра идек. Ишетеп торам, сизеп яшим, хәзерге зур җитәкчеләргә дә әлеге дә баягы «пчәгдә гатавай!» дип кычкырырдай яшьләр үстерергә кушалар.
Йортыбыз каршында ике‑өч ел буе метроның «Яшьлек» тукталышын төзеп яттылар. Шундагы төзүчеләрнең мастерлары, инженерлары белән дуслашып яшәдем:
− Менә хәзер рәхәткә чыгасың инде. Карт башың белән юл аркылы йөгерүләрең дә бетәр. Эскалаторга басып төшәсең дә юлның теге ягына шул ук эскалатор белән менеп тә китәсең, − диләр. Төзелеп бетте «Яшьлек», халык шуның ишекләренә ябырылды. Мин дә кердем, кәнишне, бу бәхетне зарыгып көткән кеше буларак. Ләкин... кая моның эскалаторы?! Юк бит, әттәгенәсе! Мин кырыкмаса-кырык басмалы баскычтан төшеп, җир астыннан ах‑ух килеп өскә күтәреләм булып чыгарга тиеш булам түгелме соң? Ә мин юләр түгел: шул тукталышның артыннан гына менә дигән урын таптым юл аркылы чыгарга. Теге инженерлар әйткән «зебра»сы юк-югын, ләкин җырлый-җырлый, барган хутка тәмәкеңне дә кабызып алырлык вакыт бар. Шуннан чыгарга өйрәндем дигәндә генә берәү килеп басты каршыма.
− Моннан йөрергә ярамый. Штраф давай! − ди. Кулын сузган бу адәмгә текәлеп карасам, таныдым: метро ишек төбен саклаучы бит бу!
Кесәмдәге язучылык таныкламасын чыгардым да, ачып күзенә терәдем:
− Давай, син дә чыгар документыңны, синең дә кемлекне белик! Түлке гыйбедешниккә түгел, вак жуликка охшагансың син.
Күтен-күтен чигенде дә, метро ишеген ачып, шылды. Хәзер мин базарга гына булса да шул урыннан чыгам юлны. Рәхәт!
Бәй, ГТО значогыннан ераграк китеп барам түгелме соң мин...
Әйе, теге заманда ул значокка лаек булдык без. Әмма шунысы үкендерә хәзер: Минзәләдә шешенгән һәм акылы зәгыйфь бер малай бар иде. Башкаларның түшендә нинди дә значок күрсә, күзләре кызыгудан кыза иде мәрхүмнең. Ә без, гарипләргә мәрхәмәтле малай-шалайлар, ГТОларыбызны шуның телогрейкасына тагып китә идек. Тора‑бара телогрейкасында чебен кунарлык та урын калмады, арттан, алдан һәм кай ягыннан карасаң да, тимер иде тышкы киеме. Шуның: «Я русский герой, патриот!» - дип, урамнар буйлап кычкырып йөрүе һәркемне горурландыра иде. Менә хәзер, тирән уйга бирелеп утырам: әх, бөтен тимер-томырлары белән бергә шул телогрейканы табарга иде дә, меңнәрчә значокларын ычкындыра-ычкындыра бер капчыкка җыеп, хәзерге яшүсмерләргә өләшеп куандырырга иде! Санкцияләрдән, эмбарголардан җәфаланып, бюджеты да бөлеп бетә язган Россияне артык расхутланудан коткарырга иде!
Шундый ук ният беләндер, мөгаен, шөкерлеләр август ае өчен фатир счётын пенсиямнең яртысыннан да артыграк суммасын юкка чыгарырлык, хөкүмәткә экономия ясарлык итеп җибәргәннәр! Башта кычкырып көлдем, буталганнар, хата җибәргәннәр исәп‑хисап палатасында, диеп. Шуннан бер генә мисал: җылылык өчен бәяне 50 сумга арттырганнар... Нишлисең бит инде, илең хәерчегә калгач, дип, анысына ризалаштым... Күрше графага күз салсам, ни күрим, шул ук җылылык өчен тагын 2063 сум өстәгәннәр вә «Перерасчёт за прошедший период» дип аңлатма биргәннәр. Нинди әкәмәт бу, бурычлы булып калган булсам, җылылык бирү туктатылган яз аенда ук дәгъва биргән булырлар иде бит... Әллә җәйге челләдә дә миңа сиздерми генә, фатирымны җылытып тордылар микән, Ходаем, дип тә уйлап карыйм... Очына чыга алмагач, шул счёт кәгазен ачыклау, берочтан фатир хакларын да түләп кайтыйм, дип, ишегалдына чысам, халык революция башларга чыккан кебек шау‑гөр килә, акыра-бакыра, елаша, сүгенә... Әйтерсең лә 1917 ел кире кайткан:
− Долой!
− Судка бирик!
−Картларны ачтан үтермәкчеләр!
Кайберләре фикерләү сәләтен дә җуймаган:
− Безнең йортлар астында кибетләр, банклар, тагын әллә нәрсәләр күп бит. Аларны җылыткан өчен дә бездән алалардыр инде, үзләренә документ төзетеп тә тормастан.
Күршеләрнеке белән чагыштырганда, минем кесәдән чыгачак акча пүчтәк икән әле. Чөнки минем фатир бер генә бүлмәле, аларныкы икешәр, өчәр! Үзегез дә беләсездер, җылылык бәясен кубатурага карап билгелиләр.
... Ә мин, сабыр, түземле кеше буларак, сүзләренә кысылмадым. Һәр эшнең дә җае бар, чучканың да мае бар, дип уйланып, акча түләргә китеп бардым. Шунда таба атлаганда Шөкерле-Бөкерле заманасында ук яшәгән бабайларның мәгънәле мәзәген дә искә төшердем. Бер бабай йоклаганда мич башыннан егылып төшкән. Балалары, оныклары, чыр-чу килеп: «Бабай харап булды!» - дип кычкыра башлагач, әбиләре: «Тынычланыгыз. Бабагыз акыл иясе, белмичә, уйламыйча гына егылмагандыр», - дигән. Мин дә шулай фикер йөрттем ул көнне: «Белмичә генә, юкка гына ул меңнәрне безгә өймәгәннәрдер. Шөкерле ягыннан булса, бигрәк тә! Берәр планы, хәйләсе бардыр... Онытмагансыздыр бит әле каланчада чаң суккан адәмнең кызыксынган юлчыга: «Анысы − сикрит! Бездә эшең булмасын!» - дип кычкыруын. Бу гаделсезлек белән җыелган акчаның да берәр сере бардыр...
Фото: Дамир Бәдриев
Комментарийлар