16+

«Күп белсәң, тиз картаерсың» – дигән сүз дөрес булса, бүгенге яшьләр мәңге картаймаячак

«Хатын-кыз колагы белән ярата» дигәндә хатын-кыз турында да, ярату турында да түгел, ә затлы алкалар турында уйларга кирәк. * * * Ноутбукны идәндә калдырган идем. Әби аны үлчәү дип уйлаган. Кыскасы, әбинең авырлыгы - утыз мең. * * * Ул шундый котсыз иде, хәтта чалгысын тотып килгән Әҗәл дә янына...

«Хатын-кыз колагы белән ярата» дигәндә хатын-кыз турында да, ярату турында да түгел, ә затлы алкалар турында уйларга кирәк.
* * *
Ноутбукны идәндә калдырган идем. Әби аны үлчәү дип уйлаган. Кыскасы, әбинең авырлыгы - утыз мең.
* * *
Ул шундый котсыз иде, хәтта чалгысын тотып килгән Әҗәл дә янына керергә базмыйча, бакчасындагы печәнен генә чабып китте. Берничә тапкыр.
* * *
Бер яктан кеше - ач, икенче яктан - туемсыз.
* * *
Дөреслекне киендерсәң, ул ялганга әйләнә. Ялганны чишендерсәң, дөреслеккә әве­релми.
* * *
Иреңне кемгәдер бүлеп бирергә теләмәсәң - игәмә.
* * *
Әкияттәге кебек яшисе килә, тик гел анекдоттагы кебек килеп чыга.
* * *
Зинһар өчен, тукта. Сүгенеп сорыйм.
* * *
Безнең көннәрдә барысы да булырга мөмкин. Аеруча, төнлә.
* * *
Хатын-кызлар серне төркем белән сак­лый.
* * *
Миңа комсызлык­тан дару бирегез. Күбрәк, күбрәк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading