16+

«Мин татарча знаю»

Беркөнне «Тукай мәйданы» тукталышына кадәр дип шәһәр автобусына утырдым. Яшь кенә кондуктор кызга, транспорт картасы белән юлда йөрү өчен түләгәннән соң, «Рәхмәт!» - дидем. Миңа ачуланып карап тора. «Рәхмәт!» - дидем кабат. Янымда утырган өлкән яшьтәге рус әбисе: «Дочка, он тебе спасибо сказал», - дип, теге кызга аңлатты. Кондуктор кыз:...

«Мин татарча знаю»

Беркөнне «Тукай мәйданы» тукталышына кадәр дип шәһәр автобусына утырдым. Яшь кенә кондуктор кызга, транспорт картасы белән юлда йөрү өчен түләгәннән соң, «Рәхмәт!» - дидем. Миңа ачуланып карап тора. «Рәхмәт!» - дидем кабат. Янымда утырган өлкән яшьтәге рус әбисе: «Дочка, он тебе спасибо сказал», - дип, теге кызга аңлатты. Кондуктор кыз:...


Автобуста кондуктор булып эшләүче, Татарстанда яшәүче бу кыз «исәнмесез», «сау булыгыз», «рәхмәт» сүзләрен генә булса да белергә тиештер бит?

Тукталышта басып торганда, мәктәптә укучы бер татар баласыннан да туган телен беләме икән дип кызыксындым. Кызганыч, ул да: «Знаю», - дип җавап бирде. Татар яшьләре күбесенчә урыс телендә аралаша шул. Балаларның күбесе «школ»да укый, без укыган «мәктәп»ләр үткәндә калды.

Тел - кешегә бирелгән бик кыйммәтле бүләк. Ул сүз билгеле бер халыкны, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, яшәешен үз эченә ала. Ана теле белән кешенең яшәешенә ныклы нигез салына. Туган тел белән сабый үз халкының улы яки кызына әверелә, шуңа күрә туган телне, бала чактан ук күркәм милли тәрбия белән, сабыйның керләнмәгән гөнаһсыз күңеленә сеңдерергә кирәк. Ул искитмәле мөгаллим -туган тел - үзенә хас алымнар белән бик күп нәрсәне җиңел генә аңлата. Туган телнең мөһимлегенә шикләнүчеләр юктыр. Бала үзенең ана телен белергә тиеш, бу - яшәеш һәм табигать кануны.

Соңгы елларда башкалабыз Казанда татар балалар бакчалары ача башладылар. Тәрбиячеләр арасында татар кызлары гына түгел, руслар да бар, шулай булгач, анда татар мохите тудырып булмый. Саф татар балалар бакчасында да рәхәтләнеп русча аралашалар. Татар мәктәпләрендә дә күпләп урыс теллеләрне ала башладылар, хәтта татар гимназияләрендә дә! Үз-үзебезне алдыйбыз түгелме соң?
Кеше 80 процент очракта әйләнә-тирә мохитне күреп үзләштерә, дип яза галимнәр. Татарстанда күп кенә оешма, кибет, музей, спорт корылмаларының исемнәре рус телендә. Мәсәлән, УНИКС баскетбол командасы, «Санкт-Петербург» волейбол үзәге, «Мәскәү» спорт комплексы. Үзебезнең лаеклы милли атамаларыбыз юкмыни?

Без Татарстанда - татарларның туган илендә яшибез. Милләтебезнең үз кануннары, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Алар да үз каһарманнары белән горурланырга хаклыдыр бит! Татар теленең фәндә, көнкүрештә чын дәүләт теле була алганы юк. Радио-телевидениедә татар телендәге тапшырулар гаять дәрәҗәдә аз. Балалар өчен бигрәк тә. Татарча мультфильмнар, татар әкиятләрен ешрак күрсәтергә кирәк. Татар телен өйрәнү курсларыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү дә сорала. Белгечләр, милли кадрлар әзерләү өчен үзебезнең милли югары уку йорты һичшиксез булырга тиеш.


Фото: tatarmarket.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading