«Түз инде, балам», – дия иде
Әни! Бу сүздә күпме мәгънә яшеренгән. Әниең булу сөйләп бетерә алмаслык зур могҗиза, зур бәхет.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Сәясәт
Татарстан-Кытай арасы: ерак түгел барасы
-
#Кыскача яңалыклар
Казанда мотоциклчы һәлак булган авария гаепле Марий Эл кешесен суд көтә
-
#Язмыш
Мүлмәнең үз Кулибины Мәсхүт абый могҗизалар ясаудан туктамаган: «Ут кебек янам, дим...»
-
#Дин
«Сез килгәнгә хәләл ризык әзерләдем...»
-
#Кыскача яңалыклар
Казанда Спартакиада: бу атнада софтбол һәм футбол ярышлары көтә
loading
Тугызынчы, унынчы сыйныфларда укыганда, мин бәхетсезлеккә юлыктым - егылып төшеп, аягымны имгәттем. Күп айлар хастаханәләрдә ятарга туры килде. Ул авыр көннәрдә әниемнең җылы карашы, башымнан сыйпап: «Түз инде, балам,» - дип тынычландыруы үзе генә дә ни тора бит! Ул күз яшьләрен яшерә-яшерә, мине үзенең кочагына алып түземле, сабыр, көчле булырга, шулай ук әдәби әсәрләрдәге геройларның батырлыкларын сөйләп, Фәнис Яруллин кебек көчле ихтыярлы кешеләрнең тормышларыннан үрнәк алып яшәргә өйрәтте. «Син, кызым, күп нәрсәне булдыра аласың, мин сиңа ышанам», - диде.
Комментарийлар