16+

Әйдә кинога, попкорн ашарга...

Кино карарга яратам, ләкин кинотеатрларны җенем сөйми! Үз теләгем белән беркайчан да анда барганым юк.

Әйдә кинога, попкорн ашарга...

Кино карарга яратам, ләкин кинотеатрларны җенем сөйми! Үз теләгем белән беркайчан да анда барганым юк.

Һ әр барган саен, бүтән беркайчан да бармыйм, дип, антлар биреп кайтсам да, тагын барырга туры килә. Бу юлы да шулайрак килеп чыкты. Иптәш кызым ялына башлагач күндем. «Южный» сәүдә үзәгендә кичке сеанс булганга, зал шыгрым тулы иде. Безнең урыннар иң соңгы рәттә, яшьләр телендә «үбешү» урыннарында иде. Без килгәнче, аларны инде алып та өлгергәннәр.
20 минут буе үзләрен кәттә генә тоткан егет белән кызга бу урыннарның безнеке булуын аңлатырга туры килде. Мөрәҗәгатебезгә егетнең, дорфа гына:

- Күзегезгә бүкән үскән мәллә! Бу безнең урыннар! Билетыгызга әйбәтләбрәк карагыз, тавыклар! - дигән җавабын ишеткәч, үзебезнең дөреслеккә үзебез шикләнә башладык. Ләкин урыннар чыннан да безнеке иде. Билетыбызны күрсәткәч тә, башка урын табыгыз, дип аклана башлады. «Администраторны чакыртабыз» дигән сүзләребез генә «мәхәббәт чыпчыклары»н урыннан кузгатты.

Инде киноны иркенләп карыйм дигәндә генә, болар зур пакет тартып чыгарды. Попкорн ашарга керештеләр. (Менә шуның өчен яратмыйм да инде мин ул кинотеатрны!) Попкорн кыштырдавы минем колак төбендә генә булганга, киноның яртысын ишетмәдем диярлек. Берәр сәгатьтән пакет та бушады. Ләкин колак кына тынмады, икенче бер зур пакет белән чипсы чыкты, аннан соң кириешка, аннары шоколад... Кинотеатрга ашарга гына килгәннәр диярсең. Һәр ашаган әйбернең чүбен көлә-көлә алдагы утыргычлар арасына кыстырды болар. Югыйсә, буй җиткән егет белән кыз залдан чыгуга торган чүплеккә алып барып сала ала бит инде үз чүпләрен. Әшәкелек көчле! Кызның кыштырдавына күрше урындыктагылар да кисәтү ясап карады, ә ул аларны әдәпсез сүзләр белән «еракка» гына җибәрде.

Ашап бетергәч (күрәмсең, авызлары эшсез торырга күнекмәгән), үбешергә тотынды болар. Чыдый алмадык, киноны ахыргача карап бетерми чыгып киттек. Өйдә иркенләп интернеттан карарбыз әле!

Шунысы көендерә, мондый тамашачы кинода гына түгел, театрда да күбәйде. Халык хәзер югары сәнгатьтән илһам алырга түгел, ә ашарга килә спектакльгә. Антракттан соң буфеттан алынган шоколад, чипсылар актерларның тавышын томалый. Ярый ла оят дигән нәрсә юк ди, башка кешене хөрмәт итә белергә кирәк бит әле. Алар бит синең ашаганыңны түгел, ә спектакль, кино карарга килә. Татар милләте, мәдәнияте белән танышыр­га килгән туристлар алдында да уңайсыз. Безнең турыда нинди фикер калыр аларда?!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading