Йөрәге янмаса, тәмәке дә пыскытмый

«Йөрәк янганчы, тәмәке янсын», диләр диюен дә... Күпләр өчен тәмәке тарту кайбер яшь-җилкенчәк кебек кәттәлек билгесе түгел, нәкъ менә йөрәге янганга күрә пыскыта да ул тәмәкене. Россия тәмәке тарту буенча алгы сафларда бара икән, димәк, моның сәбәбен дә башка җирдән эзләргә кирәк. Рәхәткә чыдаша алмаган кеше тәмәкегә үрелми. Бүген Россиядә...
«Йөрәк янганчы, тәмәке янсын», диләр диюен дә... Күпләр өчен тәмәке тарту кайбер яшь-җилкенчәк кебек кәттәлек билгесе түгел, нәкъ менә йөрәге янганга күрә пыскыта да ул тәмәкене. Россия тәмәке тарту буенча алгы сафларда бара икән, димәк, моның сәбәбен дә башка җирдән эзләргә кирәк. Рәхәткә чыдаша алмаган кеше тәмәкегә үрелми. Бүген Россиядә 44 миллионга якын кеше тәмәке тарта - бу барлык халыкның 39 процентын тәшкил итә. Икенче төрле әйткәндә, һәр биш кешенең икесе тәмәке бәрабәренә йөрәкләрен «саклый».
Тәмәке тартуга каршы көрәшкә бездә дә чын-чынлап алынмакчылар, ахры. 2015 ел башыннан җәмәгать урыннарында, поездларда, шул исәптән кафе һәм рестораннарда да тәмәке тартуга чик куелачак. Әлеге проект Россия Хөкүмәте тарафыннан хупланды. Россиянең баш санитар табибы Г.Онищенко, тәмәкегә каршы көрәш проекты Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән хәлдә кабул ителмәгән очракта, парламентның түбән палатасын таратырга чакырган иде. Әлбәттә, мондый кискен чыгыш депутатлар арасында ыгы-зыгы куптарды. Тәмәке тартуга каршы булган депутатларның кайберләре Онищенконың үзен вазифасыннан азат итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар.
Сәламәтлек саклау министрлыгы исәпләвенчә, 2020 елга тәмәке көйрәтүчеләр саны 15 процентка кимергә тиеш. Ләкин бу фаразлар гына. Гадәттә, тыелган әйберне татып карау теләге зуррак була һәм уңай нәтиҗәгә китерми.
Бөекбританиядә, мәсәлән, шундый ук закон 2007 елда кабул ителгән. Сораштырулардан күренгәнчә, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю гына тартылган тәмәке санын киметмәгән, киресенчә, бу күрсәткеч тагын да арта төшкән. Кайберәүләрнең әйтүенчә, элек кафе-барларда тартучылар хәзер өйдә, балалары янында тәмәке пыскытып утыра, шул рәвешле башкаларга да зыян сала.
Америка да тәмәкегә каршы көрәш алып бара, ләкин үз территориясендә генә. Бүгенге көндә дөньядагы барлык илләр бөтенесе бергә җитештергән тәмәке продукциясенең күләме АКШныкына караганда азрак. Бу илдә тартучыларга медицина страховкасы тартмаучыларга караганда бик күпкә кыйммәтрәк. Акча яратучы америкалыларга әлеге чара ничек тәэсир итүен чамалап буладыр. Байлыкка табынган шул дәүләт бүген дөньяда иң күп тәмәке чыгаручы ил булып тора. Үз халкын тыйса тыя, әмма башкаларга үлем экспортлаудан туктамый.
Украина, башка нәрсәсе белән әллә ни мактана алмаса да, тәмәкегә каршы көрәш алып баруы белән күпләргә үрнәк булырлык. Бу илдә җәмәгать транспорты тукталышларына, гыйбадәтханәләргә, паркларга, спорт мәйданчыкларына һәм башка күп кенә урыннарга 50 метр якынлыкта тартырга ярамый.
Финляндия тәмәкегә каршы көрәшне 1976 елда ук башлаган, шуннан бирле ул гел катгыйланып килә. Дәүләт җитәкчеләре 2040 елда Суомины тулысынча тартмаучы ил итәргә дигән бурыч куйган.
Бутан бу өлкәдә барысын да уздырган - биредә тәмәке тарту тулысынча тыелган. Тибет тауларында кечкенә генә мәйданны биләгән бу дәүләт кебек мондый кискен адымга барырга бүгенгә хәтле берәүнең дә җөрьәт итә алганы юк.
Яңадан үзебезгә әйләнеп кайтсак, тәмәкегә бәяләрне күтәрү генә, хәтта бөтенләй тыю да уңай нәтиҗәләргә китермәс төсле. Безнең халык мондый тәҗрибәләр белән таныш инде. Горбачев чорында аракыга «коры закон» кабул ителгәч, халык эчүдән туктау түгел, киресенчә, тагын да ныграк эчә башлады. Дуңгызга саз бетмәгән кебек, бу чорда кулына ни эләкте - шуны эчеп теге дөньясына ук китеп баручылар саны күбәйде. Шул чорда токсикоманнар да пәйда булды. Ул афәт әле хәзер дә бетми, яшь-җилкенчәк буяу иснәп күңел ача.
Шулай тиз генә тәмәке проблемасын «хәл иткәч», тагын нәрсәгә тотынырбыз икән?! Ә алар бит бездә аз түгел. Әйтик, кем аракы белән сыраның зарары тәмәкегә караганда азрак дип әйтә ала? Кайбер мәгълүматларга караганда, эчүчеләр тартучылардан ун тапкыр күбрәк. Россиядә ел саен эчкечелектән бакый дөньяга күчүчеләр саны 800 меңгә җитә. Шуның өстенә, тагын җинаятьләр, кителгән язмышлар, таркалган гаиләләр, ятимнәр, авыру балалар һ.б. - бу исемлек бик озын һәм аларның күбесенә аракы гаепле. Тәмәке сатудан кергән акча елына 430 млрд сум тәшкил итсә, спиртлы эчемлекләрдән керем 1,5 триллионга хәтле җитә. Тәмәке пыскыту «алдынгы карашлы» патша Петр I чорыннан гына башланса, хәмер эчүнең тарихы исә бик тирәнгә китә, ул канга ныграк сеңгән. Бу бәладән арыну алай бик җиңел булмас шул...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме? Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!24601
-
30 март 2023 - 15:11Картлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым, дип җырлана жырларда. Туган авылым Юлбат (Саба районы) ике тау арасына урнашкан. Авыл уртасыннан инеш ага. Ә чишмәләре саф сулы.49602
-
30 март 2023 - 13:50Фирдүс Тямаев: “Минем өстәлдә аракы юк” Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.126906
-
30 март 2023 - 13:48Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә, нефть тармагы, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы 46 татарстанлыга югары бүләкләр тапшырды.11600
-
30 март 2023 - 11:46«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...» Тирә-як тып-тын. Ара-тирә агачларның җилдән шаулашып алганы гына сизелә. Әнә кызыл канәферләргә күмелгән каберлек. Сөйгәненең каберлегенә иелеп тын гына Алёна күз яшьләрен түгә.135106
-
30 март 2023 - 11:35“Абыең барыбер остарак. Миңа ошап бетми, алай да тырышкансың...” Гомеренең өченче дистәсен вакларга керешкәнче үк, үз эшен булдырган Саба егете Рөстәм Ибраһимов, әле суынып та җитмәгән бизәкле тимер эшләнмәләренә соклануымны күреп, әнә шулай диде.48401
-
30 март 2023 - 08:19Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...” Аптырагач, йөдәгәч, башын ташка терәгән диме, берәү? Зәмирә белән дә шундыйрак хәл килеп чыккан. Икенче мәртәбә гаилә төзегәч, 2010 елда ипотекага юнәткән фатирларында бәхеткә тиенеп яшәгәндә, өске катка яңа күршеләр килә. Менә башлана шуннан мәхшәр.252006
-
29 март 2023 - 16:25Илсур Метшин: «Бу проектлар Казан территориясендә тормыш сыйфатын бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрәчәк» Киров районын һәм Адмиралтейская бистәсен алдагы биш елда кардиналь үзгәрешләр көтә, биредә яңа дәрәҗәдәге торак төзелешләр барлыкка киләчәк. Вознесение тракты буенда төзелеш планлаштыру проектлары әзерләнә, Порт урамындагы территорияне реновацияләү башлана. Казан Мэры Илсур Метшин «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында торак төзелешенең яңа дәрәҗәсе һәм шәһәр алдында торган бурычлар турында сөйләде.17100
-
29 март 2023 - 15:55«Оныт ул бәндәне, сине руска дип үстермәдек без!» «Барысы да 15 нче туган көнемнән соң башланды. Нәкъ менә бәйрәмнән соңгы икенче көнне безнең сыйныфка яңа егет килде. Бер карауда ук гашыйк булдым зәңгәр күзле Коляга. Әйе, рус иде ул. Сыйныфыбыздагы бар кыз да аңа игътибарсыз калмады. Бу хәл мине тагын да кыздырды, дәртләндерде. Коля үзе дә мине аерды, дәресләрдән соң өйгә озата башлады.298803
-
29 март 2023 - 15:25Җене сөймәде шул керпене, алып атардай булды (уены-чыны бергә) Яңа билгеләнгән җитәкче коробкага салынган Яңа ел бүләкләре арасыннан уенчык керпеләрне берәм-берәм идәнгә, ә соңгы кулына алганын тәэминатчы булып эшләүче Илсур Харисовичның йөзенә бәрде.45901
-
29 март 2023 - 13:46"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..." Дистә елдан бирле сүзе дә күп, вәгъдәсе дә бар, әмма чишелеше юк. Юлсызлыктан зарланып, кабат чаң суккан Әтнә районы Казак Үртәме авылы халкының көн күрмеше әнә шундыйрак хәлдә. Кара көз җиттеме, яз килдеме авылга – юл өзелә. Каенсар белән ике арадагы 5 чакрым араны җәяү дә үтәрлек түгел, тәмен татыганнар белә – өшегән балчык бутыеңны ун куллап сөйри ул төпкә.86912
-
29 март 2023 - 12:34Татарстан җилне дә эшкә җигәргә җыена Башкаланың «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 5-7 апрельләрдә энергетика һәм энергия чыганакларын нәтиҗәле файдалану буенча Татарстан халыкара форумы була. Әлеге чара Татарстан Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә оештырыла.17101
-
29 март 2023 - 11:59Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..." Фирдүс Тямаев белән гел көтмәгәндә әңгәмә кордык. Шаулап узган концертларының берсеннән соң, төнлә сөйләштек. Тамашадан соң, арган булса да, каршы килмәде. Фирдүс сорауларга икенләнмичә, төгәл җавап биреп барды. Әңгәмәнең беренче өлешен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.285149
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 15:39Без имениБерэунендэ тынламагыз, уз йорэген кушканны эшлэ. Ботен кешенен язмышы, бер торле булмый."Бер төнлек хатын кирәкми миңа..."
-
29 март 2023 - 15:36Без имениБик хормэт итэм Фирдусне! Аллахы тэгалэ саулыклы озын гомерен бирсен!Унышлар телим Фирдускэ!Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 15:01Без имениФирдуснен жырларын бик яратам. Ижади унышлар. Барысы яхшы булсын, аминФирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 14:46Без имениАллан рэхмэте белэн юл булса ярар иде .Безгэ ярдэм итеп булышсалар ярар иде.Шушы ураза айларында саваплы эшлэр не эшлэсэлэр ярар иде🤲Гульнур сина аерым бик зур рэхмэтэ шушы Уртэм халкыннан🤲"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..."
-
29 март 2023 - 08:26Без имениБездэ халык йокламый ,лэкин... эш юк бит, район узэгендэ дэ бернини предприятиялэр калмады, авылларны эйткэн дэ юк ,колхозлар кирэк янадан, Саба, Балтачлардагы кебекБалык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 21:57Без имениРэхмэт Сезгэ авылдашларым.Шундый матур фото рэсемнэр,язмасы,шигри юллар бик кунелне дулкынлсндыра."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.128505
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.238601
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.659901
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!24601
-
30 март 2023 - 16:33Россиядә махсус операциядә һәлак булган ирләрнең тол хатыннарын вузларда бушлай укытырга тәкъдим иттеләр Парламентарийлар хатын-кызларның бер өлеше эшкә урнашу проблемасы белән очрашуын билгеләп үтте.5900
-
24 март 2023 - 12:55"Мунча ташы"ннан киткән Рөстәм Хәсәнов: "Үсентеләр саттым. Курьер булып эшләдем..." Тавыш чыккандыр... Бәлки акча бүлешә алмаганнардыр... Гамилгә түзүләре... Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәновның “Мунча ташы” театрыннан югылуын тамашачы әнә шулай төрлечә юрады. Сорауларны Рөстәмнең үзенә дә юллаганнар, социаль челтәрдә исә ул: “Үзем өчен киттем, гаиләм, туганнарым өчен”, — диеп җавап биргән. 14 еллык сәхнә юлына киртә куйган сәбәпләрне ачыклар өчен юмористны туган ягында эзләп таптык.193203
-
24 март 2023 - 13:04“Бу хәбәрдән соң терлекнең ите безгә кертелмәгәнме дип шунда ук тикшердек” Яз җитү белән, күчмә кошлар кайта башлады. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең киеренке булуы һәм саклык чаралары күрелергә тиешлеге турында кисәтә.127500
-
24 март 2023 - 13:21Кайбер пәйгамбәрләр янәшәсендә җиде-сигез кеше торыр, кайберләре янында бер яки ике кеше булыр Барча мөселманнар белә: бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты – гыйбадәт кылу һәм аның аша Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешеп, җәннәткә керү.110806
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.111707
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика