Банклар урланган акчаларны кайтара башлаячак
Киләсе 2013 елдан банклар клиентларына акча карточкаларыннан җинаятьче алдакчылар нәтиҗәсендә югалган акчаларын кайтара башлаячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Киләсе 2013 елдан банклар клиентларына акча карточкаларыннан җинаятьче алдакчылар нәтиҗәсендә югалган акчаларын кайтара башлаячак.
Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе урынбасары Анатолий Аксаков белдергәнчә, клиентка акчаны аның яшертен күчерелүе турында бер тәүлек дәвамында хәбәр иткәндә генә кайтарачаклар.
Акчаны акча картасына кайтарганнан соң, банк акчаның ни сәбәпле югалуын тикшерә башлый. Акча һичшиксез кайтарылачак, тик күпме вакыт эчендә икәнлеге әлегә ачыкланмаган, ди урынбасар. Тоткарлыклар булганда, клиент судка мөрәҗәгать итә ала. Экспертлар әлеге уңайдан, акчаны тикшергәнче кайтарырга тиешлеге банк өчен бик үк уңай да түгел, чөнки алдакчылар артырга мөмкин, дип кисәтә. Европа илләренә килгәндә исә банк клиентлары акча яшертен күчерелгән очракта аны тиз арада кайтарырга хаклы. Ә акчаның картадан югалуы турында алар унөч ай дәвамында хәбәр итә ала. Тик акча хуҗасының ваемсызлыгы аркасында югалган очракта штраф түли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Илшат абый, көрәш мизгелләрен видеога булса да, төшереп җибәрче», дип сорый иде...»
-
#Киңәш сандыгы
Кальций сиптем дип тынычланмагыз!
-
#Язмыш
«4 июльдә сөйләштек. Көзен кайтам, эх, көрәшәсе иде», диде...»
-
#Язмалар
Көрәш батырына крокодил, маймыл да бирә башламаслармы?
-
#Шоу-бизнес
Рәнис Габбазов: «Үземнең әтине югалткач, ун тапкыр кыенрак. Язмыш, тәкъдир...»
Комментарийлар