Елга-күлләрдәге бозлыкларда кешеләргә “язгы ау” сезоны башланды

Халык: “Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма”, дип, кисәтү-әманәт рәвешендә әйтеп калдырылган. Шушы мәсьәләдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязованың да фикерләрен сорадык.
— Хәзер һава җылыну сәбәпле, боз калынлыгы юкара бара. Гәрчә, боз калын булса да аның ныклыгы кими, агым көчле урыннарда боз аеруча тиз юкара. Боз өслегенең яр белән тоташуы бетеп килә, шунлыктан боз, балыкчыларны да ияртеп, агып китәргә мөмкин,-дип кисәтүдән башлады ул сүзен.
— Бу кышта ничә кешене югалттык?
— Көз ахырындагы һәм яз айларындагы боз аеруча куркыныч. Чаллыда 1961 елгы ир-ат узган елның 3 декабрендә Чулман елгасында әле ныгып өлгермәгән боз астына китеп үлде. Кыш айларында, шөкер, сулыкларда батып үлүләр булмады. Кызганыч, язгы якта Югары Ослан районының Буш Моркваши авылы янында Иделдә балык тотарга чыккан 1965 елгы ир-ат боз астына киткән. Әлеге кешене эзләү чаралары күрелә.
— Боз калынлыгы ничә сантиметрны тәшкил иткәндә ышанычлы санала?
— Кыш башында боз калынлыгы 7 сантиметрдан арткач, кешеләргә боз өстенә керергә рөхсәт. Язгы якта, әйткәнемчә, калын күренгән боз да ышанычсыз. 7 сантиметрдан юка боз өстенә кергән гражданнарга 1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф салына. Автомобильдә боз өстенә керсәң дә шул күләмдә штраф түләтелә. Ел саен 60ка якын кеше штрафка тартыла.
— Язгы якта сулыклар МЧС хезмәткәрләре тарафыннан максатчан күзәтүгә алынамы?
— Әлбәттә, көчәйтелгән күзәтүгә алына. Казан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Чистай, Алексеевск, Түбән Кама, Минзәлә зоналарында тәүлек дәвамындагы күзәтү-коткару постлары оештырылды. 2021-2022 еллар сезонында боз ярылып суга бата башлаган 25 кеше коткарылды. Ләкин, хезмәткәрләр кисәтүенә колак салмыйча боз өстенә кереп киткән кеше белеп торсын: бозның ныклыгы бетте, су салкын, авыр киемнәрдәге кеше берничә минут, ә агым көчле булганда, берничә секундта боз астына китәчәк, коткаручылар берничә секунд эчендә фаҗига урынына килеп өлгерә алмый.
— Регина Әдиповна, кече күләмле көймәләрендә сулыкларга чыгарга ашкынган кешеләргә ни әйтерсез?
— Татарстандагы кече елгаларда су өслеге өлешчә ачыла башлады. Сулыкларның ачык өлешенә кече көймәләрдә чыгу бик хәвефле, чөнки көймә елгаларда агып килгән агачларга яки такталарга бәрелеп, әйләнеп капланырга мөмкин. Казанда узган елның апрелендә 1975 елгы ир-ат “Вишневый сад” бакчачылык ширкате янында елгада көймәсе агачка бәрелүдән, суга егылып төшеп үлде. Язгы ташкыннар басылганчыга кадәр көймәдә елгага чыгарга ярамый.
— Балалар арасында алып барган пропаганда эшчәнлегегез турында да әйтеп китсәгез иде.
— Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында ел саен октябрь-ноябрь айларында “Суда һәм бозда сак булырмын” (“Буду бдительным на льду и на воде”) темасына республика конкурсы үткәрелә. Ул елдан-ел популярлаша бара, бу сезондагы бәйгегә 500дән артык рәсем һәм видеоролик кабул ителде. Балалар үзләренең әти-әниләре, укытучылары һәм тәрбиячеләре белән сулыклардагы иминлек турында рәсемнәр ясый. Иҗат барышында ата-ана, укытучылар сүзе бала хәтеренә сеңеп кала, ул инде боз өстенә керергә ярамаганлыгын белә.
Гомумән, өлкәннәр кечкенә балаларны елга һәм күл буйларына үзләрен генә җибәрмәсеннәр иде. Әле 17 мартта гына Казанда 2011 елгы кыз Урта Кабан күлендәге боз читенә егылган. Бәхеткә, кешеләр йөгерешеп килеп, кызны коткарган. Балыкчылар да инде бозга керүләрен туктатсыннар иде, күпмедер балык өчен гомерне куркыныч астына кую акылсызлык, ләбаса.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 апрель 2023 - 21:12Без имениБашкортстан Туймазы .Йолдыз ханым унышлар , зур казанышлар сезгэ .Гадилектэ сезнен матурлык
-
6 июнь 2023 - 16:00Элек яулыкны егетләр җыя иде, хәзер балалар баш булды Балык Бистәсе районының Балтач авылында узган якшәмбедә урам гармун һәм җыр авазларына күмелде. Үткән-сүткән халык бер-берсенә телдән һәм дә телефон аша хәбәр җиткерде: “Яулык җыялар!” Кемдә ничектер, миңа яулык җыю һәм Сабантуй бала чакларны хәтергә төшерә.2200
-
6 июнь 2023 - 14:25“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми” Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.6101
-
6 июнь 2023 - 14:04Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк. Аныңча мәчетләрдә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.6800
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз 28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.6700
-
6 июнь 2023 - 12:33Кабан күлендә “Кытай Сабантуе”?! Казанда 25 июньдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә “Аждаһа көймәләре” бәйрәме була. Аны кайберәүләр уйлап-нитеп тормастан, “Кытай Сабантуе” дип тә игълан итә башлаган.7701
-
6 июнь 2023 - 11:09Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!" Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповка 35 яшь тулды. Юбилее уңаеннан җырчы Казанның “Уникс” концертлар залында матур концерт куйды. Чыгыш ясаучылар арасында Рифатның иҗатташ дуслары гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Вафин да бар иде. Алар Рифат белән “Ике минут” җырын дуэт итеп башкарды.19500
-
6 июнь 2023 - 10:08Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан котлады Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Без бу бәйрәмне традицион рәвештә даһи әдип Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырабыз. Аның әсәрләрендә рус теленең байлыгы, аһәңе, образлылыгы, камиллеге һәм чын матурлыгы күркәм чагылыш таба, халык сөйләменең, үзенчәлекле фольклорының зирәк, үткен гыйбарәләре гаҗәеп зур осталык белән нәфис әдәбият үрнәге югарылыгына күтәрелә.6500
-
6 июнь 2023 - 10:00Әти-әни булырга өйрәнәсең килсә?.. Бала чакта өлкәннәргә, әти-әниләргә кызыгып карый идек. Аларны беркем дә ачуланмый, эш тә кушмый. Үзләре ничек телиләр, шулай яшиләр. “Тизрәк үсеп, шундый булырга иде!” - дип хыялландык.9901
-
6 июнь 2023 - 09:18Ялгыз калгач, ашарга да пешерәсе килми Хатын белән өч ел элек аерылыштык. Ул турыда язасы килми, чөнки аерылышуны кичерү авыр булды. Тормышымның асты өскә килде, барысын да яңадан башладым.29102
-
6 июнь 2023 - 09:15"Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..." Шушы көннәрдә генә очраклы рәвештә танышым Айсылу белән очраштык. Тормышында зур сынаулар булган икән, шул хакта сөйләде. "Аякка басуымны, йөри алуымны мин хәзер зур могҗизага саныйм. Фаҗига сәбәпчесе булган хатынны да гафу иттем", диде ул...90814
-
6 июнь 2023 - 06:10"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз" Ничә чакрым юл үткәндер, Алсу бик нык йончыды. Үз фатирына кайтып душ керәсе, сөтле чәй эчәсе һәм рәхәтләнеп җылы түшәгенә сузылып ятасы килде. Ләкин сөйгәне Данил бик үтенеп сорады шул...103904
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?47800
-
5 июнь 2023 - 16:08Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата? Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.110526
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.196100
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.682705
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.738501
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.6700
-
6 июнь 2023 - 16:23Мобилизацияләнгән егет Сабантуй үткәрергә акча биргән Зәй районы Сарсаз-Баграж халкы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдаш егетләрен олы юлга чыгар алдыннан фатиха биреп бергәләп озата.300
-
30 май 2023 - 09:02Булачак ирем белән 17 яшемдә йокладым Яраткан егетем Айгиз белән җитди мөнәсәбәтләребез башланганда, миңа нибары 16 гына яшь иде. Кич җитүен түземсезлек белән көтәм, аннан башка бер генә минут та тора алмам сыман иде. Бергә булу өчен тәүлектә сәгатьләр җитми иде.377508
-
30 май 2023 - 09:05“Әтинең каберен эзләп табарга кирәк, барып җитмәслек җир түгелдер” Алсу ханым Шәйхуллинаның тәвәккәллеге таш ярырлык. Яу кырында ятып калган әтисенең каберен эзләп тапкан сугыш чоры баласы ул.251504
-
30 май 2023 - 12:05Кырымга сәяхәт: үз машинаң белән барсаң, күпкә уңайлы Күп кенә туристлар махсус хәрби операция зонасына якын урнашу сәбәпле ярымутрауга юллама алмый. Нишләргә? 2022 елда Кырымда 6,5 миллион кеше ял иткән. Горур таулары, тарихи урыннары һәм диңгезе белән җәлеп иткән ярымутрауның туризм өлкәсен быел сынаулар көтә.72601
-
30 май 2023 - 12:18Энергетик вампирлардан ничек сакланырга? Саннарның кеше тормышына тәэсирен кире кагу мөмкин түгел. Нумерологлар кешенең туган көне аның холкы белән тыгыз бәйләнештә, дип уйлый. Бактың исә, гади нумерологик исәпләүләр ярдәмендә, энергетик вампирны туган көн саннары буенча исәпләп чыгарырга мөмкин икән.106401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика