Җәмгыятебез хакыйкате

Фаҗигадә дә, шатлыклы вакыйгаларда да эшне җиренә җиткереп эшли белмибез. Үзеңә кирәк булмаса, һәрбер эштә дә мәсьәләнең матди ягына гына өстенлек бирелә. Ә башкасы инде «булсын» өчен генә. «Булгария» фаҗигасе корбаннары истәлегенә корылган мемориалның татарча язуында 3 хата киткән. Җитмәсә, «һәлакәт» һәм «һәлак» сүзләрендә. Мондый ваемсызлык үрнәген әле күргән юк...
Фаҗигадә дә, шатлыклы вакыйгаларда да эшне җиренә җиткереп эшли белмибез. Үзеңә кирәк булмаса, һәрбер эштә дә мәсьәләнең матди ягына гына өстенлек бирелә. Ә башкасы инде «булсын» өчен генә.
«Булгария» фаҗигасе корбаннары истәлегенә корылган мемориалның татарча язуында 3 хата киткән. Җитмәсә, «һәлакәт» һәм «һәлак» сүзләрендә.
Мондый ваемсызлык үрнәген әле күргән юк иде. Беренчедән, бу хәл - шул көнне Иделдә батып һәлак булган күпме татар кешесенә, аларның туганнарына ихтирамсызлык. Икенчедән, мондый хата ясау чиновникларыбызда туган телебезгә карата игътибар һәм хөрмәт булмауны күрсәтә. Монументны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы заказы белән директоры Андрей Карамышев булган төзүче-ширкәт ясаган. Ваемсызлык өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләмәсәләр дә, плитәне алыштырырга вәгъдә биргәннәр.
Бауман урамында Универсиада стеласын төзеп куйдылар. Объект Уеннар башланырга калган вакытны күрсәтеп тора. Ләкин стела гомерендә балта тотмаган кеше тарафыннан ясалган сыман. Пластик такталары тигез үлчәнмәгән, кәкре итеп киселгән, кайбер почмаклары сынган... Аны төзәттеләр төзәтүен, тик шул ук урнаштырган кеше үзе үк төзәткәнгә охшаган... Иң кызыгы, төзәтүгә кадәр стелада Hyundai автомобиль ширкәте эмблемасы бар иде. Төзәтелгәнендә инде аны алганнар. Әлбәттә, үз-үзен хөрмәт иткән кайсы ширкәтнең үз продукциясен андый ваемсыз рәвештә эшләнгән объект белән бәйлисе килсен?
Ә бит ул Универсиада символларының берсе. Интернет-форумнарда исә «Универсиада үзе дә шундый ук төсмердә узар инде», - дип яза башладылар.
68 яшьлек «пенсионер-террорчы»?
Казанда нотариаль конторага һөҗүм ясаган 68 яшьлек пенсионер Галиябану Фәхруллина очрагы бер яктан трагедия, икенче яктан комедия. Фәхруллина оешмага пневматик корал һәм бомба муляжы белән килеп кергән иде. Өлкән ханым нотариуска карата таләпләрен шулай җиткереп, үзенә игътибар җәлеп иттерергә теләгән икән. Аңа хәзер 15 ел ирегеннән мәхрүм итү яный, пенсионер үзе вакытлы изоляторда утыра.
Өлкән ханымнан матбугат һәм телевидение аша «террорчы» һәм анти-каһарман ясап бетерделәр. Ә шундый адымга аек акыллы кешене нәрсә этәргәненә бик теләп төшенүче булмады сыман. Пенсионер үлгән иренең мирасын алырга йөри икән. Фәхруллинаның кызы Алсуның сүзләре буенча, нотариус инде ике ел буе аның «башын череткән», җитмәсә моның өчен 250 мең сум акча таләп иткән.
Россиянең хокукый-иҗтимагый кырында нотариус институты махсус урын алып тора, чөнки барлык бәяләрне ул үзе билгеләргә хаклы. Кайбер очракларда, Фәхруллина үрнәгендәге кебек, нотариус бик югары бәяләр билгеләргә мөмкин. Бернинди чикләүләр булмауның инде нинди нәтиҗәгә китерә алуын күрдек.
68 яшьлек пенсионердан халык дошманы ясаганчы, хакимият шул ук әби очрагындагы җәмгыятебездә кабатланучы «тишекләр»гә игътибар итсен иде. Гаеплене табып, җәзалау түгел, гаеп эшләүнең сәбәбен дә тикшерү мөһим. Шул вакытта, бәлки, «террорчылар» да кимер иде.
Сары Porsche 911
Кыйммәтле Porsche 911 машинасы белән Daewoo Nexiaны бәрдергән Сергей Руснакка машина йөртү таныклыгы кире кайтарыла. Ә һәлакәт нәтиҗәсендә Nexia руле артында булган Игорь Фурштатовның хатыны тол, баласы ятим кала. Porsche машинасының кагыйдәне бозып, каршы юлга чыгып, югары тизлектә баруы күренә. Шуңа да карамастан көн кебек ачык булган җинаять эшен тикшерүләр әкрен бара. Һәлакәттә үлгән Игорьның якыннары тикшерү эшләренә канәгатьсезлек белдереп, Руснакның җаваплылыктан качуыннан куркып, митингка чыктылар.
Бездә кешенең югары урыннарда танышлары, элемтәләре булмаса, төрле гаепләр уйлап табып, аңа иң кырыс җәза билгеләнә. Ә җитди җинаять эшләгән кайберәүгә берни дә булмаска мөмкин. Алар йә акча ярдәмендә, йә шул ук танышлар аша төрле җәзадан да котыла ала. Бу XXI гасырдагы «демократик» җәмгыятебезнең хакыйкатьләре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июнь 2023 - 17:17"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..." Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим. Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар.22800
-
3 июнь 2023 - 14:38Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә? Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.12200
-
3 июнь 2023 - 14:22Ятимлек гомере буена сагалап кына торды аны Хариса апа Нәбиуллина да көчле рухлы сугыш чоры балалары буынының бер вәкиле иде. Әнә шулай диләр балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр, ачынып.35803
-
3 июнь 2023 - 10:28Ни өчен кондиционер эшләгәндә тәрәзәне ачарга ярамый? Быел да кайбер төбәкләргә җәй көтмәгәндә, вакытыннан алда килде. Аерым урыннарда температура нормадан 14 градуска артыграк. Синоптикларның фаразы буенча, җәй гадәттәгедән эссерәк булыр дип көтелә.24400
-
2 июнь 2023 - 17:57Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде Ландыш Гайнуллина – Апас авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетында татар теле укытучысы белгечлеген алып чыга. Гаилә кора аннан соң яман чир белән көрәшә һәм... аны җиңә.99416
-
2 июнь 2023 - 16:21Лилия Гиматдинова Мальдивта ял иткәндә көтелмәгән хәлгә юлыккан Татар эстрадасы артисты Лилия Гиматдинова гаиләсе белән Мальдив утрауларында ял итеп кайтты. Җырчының ялы күңелле, файдалы узган. Шул ук вакытта көтелмәгән хәл дә булган.134400
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булды Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.20200
-
2 июнь 2023 - 15:08“Миңа охшаган кызны таба алырмы?” Театр артисты Илфат Гыйбадуллинның әнисе янында булып, хәл-әхвәл белештек. Ф.Галиевның “Алмачуар”ында – Закир, П.Коэльоның “Алхимик”та – Илдус, М.Фәйзинең “Галиябану”ында – Садри, И.Юзеевның "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз"да – Гөлүс...84802
-
2 июнь 2023 - 14:32Намазга иң беренчеләрдән булып килгән кешеләрнең исемнәре язылып барылыр Көннәрнең иң бөеге – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г – «Радыйәл-Лааһү ганһү» дип укыла) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани).31501
-
2 июнь 2023 - 12:46Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе Халкыбызга тансык бәйрәм кайсы авылларда үткәрелә, ә кайсылары аннан мәхрүм икәнлеген белештек. 10-11 июньдә авыл-районнарда, 17се көнне Чаллы шәһәрендә, ә 24 июньдә башкалабыз мәйданнарында Сабантуйлары гөрләячәк.50512
-
2 июнь 2023 - 12:03БДИ: кайвакыт бала үзенә ышана, әмма... Мәктәптә нормаль укыган бала имтиханны бирми калмас, ди белгечләр. Әти-әниләр БДИ системасы аша узмаган һәм шуңа да балаларның үзләренә караганда да ныграк борчыла.24600
-
2 июнь 2023 - 11:11“Әйдә киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә, кабак, бәрәңге җитешкәч, кайтырбыз өйләнергә” Әлеге ике мөлаем парны фоторәсемгә Чиләбе шәһәре Сабантуенда төшереп алган идем. Йөзләрчә чакрым юл үтеп, Чиләбе шәһәре Сабантуенда авылдашым Мөнәвәрә әби Нурмөхәммәтованың оныгы Илгизәрне, җәмәгате Виктория, соңрак әтисе Радик Гатаулла улы белән очрашырбыз, танышырбыз дип һич тә уйламаган идем.26301
-
2 июнь 2023 - 10:36Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде" Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.293606
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
2 июнь 2023 - 17:34Без имениМин сезнен жыоларыгызны бик яратып тонлыйм, сезне бэхетсез бердэ эйтмэс идем сез ботен жырчылардан да алда, сез бик булган кеше булганнан була дускаем исэн сау булыгыз жырларыгыз белэн без не куандырып торыгыз.Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
2 июнь 2023 - 16:45Без имениБалам юк, ирем юк диеп елап утыручыларга урнэк ханым, ходай исэнлек бирсен узегезгэ рэхмэт.Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
2 июнь 2023 - 16:00Без имениТалантлы кешене шулай кагалар инде. Өстен булыгыз түбән җаннардан! Сез бик булдыклы, талантлы. Авыз ерып яшәгез, сәламәтлек Сезгә!Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
1 июнь 2023 - 16:00Без имениБик матур олы букетлар инстаграммга куйган!!!! Зурлаганнар, сагынганнар!!!! Зур рэхмэт!!! Бик молодец та бит инде, тире тамганчы тырыша!!!! Алда да зур унышларга ирешуен телибез!!! Алга, только алга!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 14:05Без имениРусланга чэчэклэрне шакый гына бирмэделэр житэрлек итеп бирделэрбер жыр жырлаган саен оч дурт кеше чират торып чэчэгендэ булэгендэ бирделэр Казан халкы БИК яратты Русланны Руслан узендэ БИК давольно булып киткэндер диеп уйлыймРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:44Без имениКонцерт бик эйбэт булды. Таушы бик монлы,аж до мурашекРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:22Без имениСупер Руслан. Ин матур жырчы.Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.167000
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.653705
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.709501
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.20200
-
3 июнь 2023 - 19:24Винарис әнисе хакында: "Башымны иңеңә куеп ял итәсе килгән чаклар күп" Җырчының әнисе вафат булганга 3 ел узган.8800
-
27 май 2023 - 08:15Бөтенроссия авыл Сабантуе 2023: "Авылда Сабантуй 2011 елдан бирле узмады" Әстерхан өлкәсе Иске Канга авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе башланып китте. Татарстан Республикасынан җырчылар, ансамбльләр кунакларга күтәренке кәеф, дәртле җырлар бүләк итте. Катнашучыларны Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсенең вице-губернаторы Павел Паутов сәламләде.84801
-
27 май 2023 - 15:21Намазлык тегүче: "Сатам диеп тә уйламыйм, энәмнән төшүгә алып китәләр" Ун көн эчендә бер намазлык! 4 мең сум тирәсе. Бүленмичә эшләгәндә, әлбәттә. Бәясе дә чигелешенә бәйле. Ун елдан бирле чигү энәсе аның күз нурларында коенган Гөлшат Шәрәфетдинова үзе бу эшне авырыксынмый, бәясен дә азсынмый. Элек мендәр тышлары, яулык-алъяпкычлар чиккән, соңгы елларны намазлыкка керешкән.108323
-
27 май 2023 - 16:33Әстерханда Сабан туе: "Бу Россиядә беренче Сабан туе" Сабантуйлар сезоны Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында Бөтенроссия авыл Сабантуеннан башланды. Чарада Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин кунак булды58500
-
27 май 2023 - 18:23"Дустыма җиңелдем, аның өчен шатмын..." Сабантуй көрәшсез була алмый. Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында елның беренче Сабантуена батырлар җыелды.228115
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика