Шәһри Казан
16+

Тиздән «өй туйлары» гөрләр

Казанда социаль ипотека буенча тагын өч йорт төзелеп бетте. Айдаров урамындагы бер, Максимов урамындагы ике йорт тиздән хуҗаларына тапшырылачак. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов белдерде. «Йортлар тулысынча әзер. Хәзерге вакытта идарәче компаниягә электр, су белән тәэмин итүче, канализация һәм...

Казанда социаль ипотека буенча тагын өч йорт төзелеп бетте. Айдаров урамындагы бер, Максимов урамындагы ике йорт тиздән хуҗаларына тапшырылачак. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов белдерде.
«Йортлар тулысынча әзер. Хәзерге вакытта идарәче компаниягә электр, су белән тәэмин итүче, канализация һәм башка эшләрне башкаручы оешмалар белән килешүләр төзергә генә кирәк», - диде ул. Кирәкле килешүләр төзелеп, йортлар яши башлар өчен тулысынча әзерләнеп беткәннән соң, төзүче компания кешеләрне яңа фатирларга кертү турында карар кабул итәчәк. Бу йортлар исә ТР Дәүләт торак фонды карамагында төзелгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: