Шәһри Казан

32 ел гомер кичергән ирем мине 29 яшьлек хатынга алыштырды

Гомәр белән 32 ел матур һәм үрнәк гаилә булып яшәдек. Өйләнешкәндә, икебезгә дә 19 яшь иде. Утны да, суны да бергә кичтек. Тормышта нинди генә сынаулар аша узмадык, ләкин гаиләбезгә беркайчан да җил-давыл тидермәдек.

Моннан бер ай элек Гомәр өйгә кайтты да, “аерылышабыз” диде. Шулчак күз алларым караңгыланды, хәлем китте. Озак кына аңыма килә алмадым. Берничә көннән соң гына ни булганын белдем. Дөресрәге, Гомәр үзе сөйләде. Баксаң, үзеннән яшьрәк хатын белән танышкан икән. Яшьрәк дигәне - 29 яшьлек хатын. Аерылган, ике кечкенә баласы бар икән. 

Башта Гомәрне китмәскә үгетләдем, бу гамәлен акларга тырыштым. Ләкин аның минем белән сөйләшергә бернинди теләге дә булмады. Безнең балалар инде зурлар, алар әлегә бу хакта белми. Әтиләренең бу адымын ничек кабул итәрләр? Уйларга да куркыныч.

Реклама

Аерылышканнан соң, өйне сатып, үземә кечкенә генә фатир алырга, яңа тормыш башларга телим. Гомәрне мәңгегә хәтердән сызып ташларга иде. Аңа карата нәфрәт кичерәм, күрәсем дә, ишетәсем дә килми аны.

Рәмзия Л. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 26 гыйнвар 2023 - 11:12
    Без имени
    Рэмзия ханым. Бик якын туганыбыз белэн булды шушы хэл. 30 яшьлек иде сояркэ, 5 яшьлек баласы. Бу семьяда инде балалар ускэн. Ботенебез тукыдык син нишлисен, дип. Ирем ойгэ аягын басмасын дип кырт кисте. Бер ярты ел тирэсе китеп торды.и кайтты. Анладым, гафу ит дип. Чонки теге хатын авырып больницага элэккэн, бу 5 яшьлек бала караган. Шунда гына анладым, нишлим мин дип, - диде. Хатыны гафу итте. Яшэделэр бергэ. Хэзер ул вафат инде. Аллах кичерсен аны. Моны гыйбрэт очен язам. Бэлки, белеп булмый, кыска а шундый сынаудыр. Аллах ярдэм бирсен узегезгэ 🤲
  • 1 гыйнвар 2023 - 16:37
    Без имени
    Булган бяхетнен кадерен белмягян, узегезне балаларыгызны хасрятлягез сезгя бар кем очен торыга, бяхетегез булыр яле сабыр булыгыз ,бер баскан юлга тагы басмагыз, бяхет телим сезгя чын кунелдян,
  • 1 гыйнвар 2023 - 16:31
    Без имени
    Ул доньяда бяхет эзляп киткян
  • 14 май 2022 - 18:40
    Без имени
    Рәмзия ханым, сезне бер нинди сүзләр дә юата алмый, ул кайгы дип әйтимме инде, үзегез генә еичерәсез. Бу онытылмый, йоклаганда да исегездә булачак. Ләкин ирегез сезгә сырты сынган эт шикелле кайтачак. 29 яшьлек хатынга фәкать акчасы гвна кирәк. Чирләп китсә, секс булмый башласа, пенсиягә калса аны куып чыгара. Не он первый, и не последний. Сезгә ул кайткач нәрсә эшләргә, кертәсегез дә килмәс, кызганыч та булыр. Бергә яшәрсез, ну арагызда теге хатын булачак. Кайта ул.