Еламаган көнем юк, сөйгәнемне сагынам...
Һәр гаиләдә кризислы чорлар була. Кемдер ул чорны уза, ә кемдер аерылыша. Минем очракта алай да, болай да булмады. Без бергә яшибез, әмма арада бернинди мәхәббәт тә юк, хисләр суынды. Бу турыда бер-беребезгә әйтергә генә куркабыз.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Һәр гаиләдә кризислы чорлар була. Кемдер ул чорны уза, ә кемдер аерылыша. Минем очракта алай да, болай да булмады. Без бергә яшибез, әмма арада бернинди мәхәббәт тә юк, хисләр суынды. Бу турыда бер-беребезгә әйтергә генә куркабыз.
Менә шундый чорымда мин Аны очраттым. Ул да өйләнгән, нәкъ минем кебек үк хәлдә. Күрешәбез дә, сөйләшеп туя алмыйбыз. Ул мине аңлый, минем кеше, үз кешем. Бер еллап шулай очрашып аралашып йөргәннән соң, кунакханәдә номер алырга булдык. Ул кичне мәңге онытмыйм. Ничек рәхәт булганын үзем дә аңлата алмыйм. Мондый очрашулар аннан соң булды.
Тик бәхетле көннәр озакка бармады, хатыны барысын да белде, өйдә зур тавыш чыгарган. Шул көннән соң ул үзгәрде, кәефе китте. Ә бераздан сөйгәнем авырый башлады. Бик озак вакыт хастаханәдә ятты, янына мине китермәде. Смс аша гына аралаштык. Бер-беребезне сагындык, бер күрешүгә тилмердек. “Тиздән күрешәбез”, диде. Сүзендә тормады, вафат булды. Еламаган көнем юк, шундый сагынам. Ул – соңгы һәм яраткан мәхәббәтем.
Ирем белән яшәвемне дәвам итәм, әмма ул барысын да сизәдер кебек. Аерылышыйк дисә, каршы килмәячәкмен. Мин иремне түгел, ә Аны яратам...
Венера Л.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Балачакның һәрбер көне бәйрәм булырга тиеш
-
#Кыскача яңалыклар
Ильмира Нәгыймова ярдәм сорый
-
#Шоу-бизнес
«Әти-әни күңеле бары сизә инде»: тагын бер артист улын армиягә озаткан
-
#Җәмгыять
«Биләр, сәлкешләреңне каршы ал!»: Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
-
#Кыскача яңалыклар
Хәрби комиссариатка яңа урынга күчү турында хәбәр итмәгәннәр өчен штраф күләме артты
Комментарийлар
3
12
8
дура без башка без мозглая
0
0
3
0
Тормыш дэвам итэ. Узенне бетереп улгэн кешене яратып яшэргэ ярамый. Бэлки юлында очрар яратучы. Яратып,яратылып яшэргэ язсын
0
0
4
3
Боже ты мой....эле мин нэрсэ укыдым....вот реально такое ощущение дэньяда б...эт хатын кызлар гына калган кебек,Аллам сакласын,курыкмыйларда бит кеше Ире БН екларга,ужас просто,Узеннен иренне нужалатып торма,яратмыйм диген и все,нэрсэ Аны мыскыллап ятасын,тегесе улгэндэ мескен Хэ монсын да жибэрми,кечегэнне бастырып торырга кирэк бит инде,кецерткэн БН кыйнарга Бер жирлэрен бу оятсыз хатыннарнын,все бетте сузем,ужас просто
0
0