"Мин иремнең колына әверелдем"

Гомерем буе үземне читлектәге кош кебек хис иттем. Әле дә шулай. Дөресен генә әйткәндә, гади тормышта яшәүче хатын-кызлардан көнләшәм мин. Алар миңа караганда күпкә бәхетледер кебек.
Чибәр егет иде ирем. Аңа кызыккан кызлар күп булды, ләкин ул мине сайлады. Эх, егет кешегә чибәрлек кирәкмени соң ул?.. Бик яшьли кияүгә чыктым. Бер-беребезне үлеп яраттык. Инде ул чакта ук безнең фатирыбыз бар иде. Ирем дәүләт эшендә эшләде, мин институтта укыдым. Укуны тәмамлауга, бала алып кайттым. Шулай итеп, бер көн дә эшли алмадым, бала һәм өй мәшәкатьләренә чумдым. Ә ирем инде шул вакытта ук сулга йөри башлаган. Мин моны ничә еллардан соң гына белдем. Эштән соңга калып, кайвакыт төнлә генә кайтулары турында “эш күп” дия иде, ә мин ышандым. Бер катлы булганмын, яшь булганмын.
Бер-бер артлы ике кыз бала таптым. Ирем акчаны күп эшли, нәрсә кирәк – шул бар. Кайвакыт туганнарга да ярдәм итәбез. Бик бәхетле булып яшибез, кыскасы. Ирем миңа эшкә урнашмаска, өйдә утырырга, балалар белән шөгыльләнергә кушты. Мин риза булдым. Көннәр буе балаларың белән белән булу, аларның күңелен күрү, түгәрәкләргә йөртү – зур бәхет бит ул! Шул ук вакытта үземне дә карадым, замана белән бергә атларга, матур киенергә тырыштым. Фигурам да ике бала тапкан хатынныкы димәссең, бик матур иде!
Тик берзаман ирем өйгә исереп кайта башлады. Сәбәбен эштәге проблемаларга сылтады. Билгеле, бу – ялган иде. Ә беркөнне киемнәреннән хатын-кыз хушбуе исе аңкыды, иннек эзләре дә бар иде. Минем халәтне күз алдына китерәсезме? Нәкъ кинодагы сыман хәлләр! Әлбәттә, тавыш күтәрдем. Ә ул мине тәнем кара янганчы кыйнады. Бу аның миңа беренче кул күтәрүе иде. Гарьләнеп үкси-үкси еладым. Әниләргә сөйләдем. Ул заман кешеләре нәрсә дисен инде? “Кешедән яхшы түгел, аерыла күрмә, балаларың ятим кала, түз, балам”, - диделәр. Шулай итеп, түзеп яши башладым...
Мондый күл күтәрүләр еш була иде. “Нәрсә җитми сиңа? Бөтен әйберең дә бар. Син бит миннән башка беркем түгел!” - дип мыскыл итә иде. Ул әйткән пычрак сүзләрне язып тормыйм... Башымны иеп яшәдем. Мин – иремнең колына әверелдем. Әйе, барысы да бар иде: иркен һәм зур фатир, иң кыйммәтле машина, Мәскәүдән кайтарылган киемнәр... Әле ул заманда хатын-кызлар түгел, ирләрнең дә бик азы гына рульдә йөри иде. Ләкин байлык мине бәхетле итмәде. Кыйналып яшәдем. Җаным кыйналды минем.
Ул көнне мәңге онытасым юк. Ирем кабат исерек килеш кайтты да тагын кыйнады. Бу юлы түзәр хәлем калмады, чөнки балконга алып чыгып: “Үзең сикерәсеңме, әллә мин ташлыйммы?” - диде. Күзләре үгезнеке кебек ярсу, куркыныч иде аның. Ничек чыгып качканымны хәтерләмим. Балаларны күтәрдем дә, бер кат күлмәк белән урамга йөгердем. Әле ярый җәй иде. Әниләргә кадәр җәяү бардык. Ирем өч көннән зур чәчәк бәйләме белән гафулар үтенеп килеп җитте. Гафу иттем. Өйгә алып кайтты. Бер-ике атна матур яшәдек тә, кабат башланды...
Гомерем буе түзеп яшәдем. Берничә елдан соң үз йортыбыз булды. Ике катлы, бассейны да, спорт залы да бар. Бу вакытта иремнең үз бизнесы бар иде инде. Кызларыбыз да үсеп университетка урнашты. Мин генә һаман да шул читлектәге кош кебек мескен булып яши бирдем. Берзаман ирем малай сорый башлады. “Миңа нәсел дәвамчысы кирәк”, - диде. Бала?! Мин бу кешедән тагын бала табарга теләмәгән идем, күңелем каткан иде инде. Тик минем фикер кемгә кирәк соң? Бу юлы да шулай булды. Теләге кабул булды, сау-сәламәт улыбыз туды.
Әмма хәтта улы булуы да аны сулга йөрүдән туктатмады. Ул үзгәрмәде. Бүгенге көндә дә ул шулай яши. Дусларыннан ишетеп белгәнемчә, бер яшь кызга фатир алып биргән. Шуның янына йөри икән. Ул кызның үз кызлары белән бер яшьтә булуын белгәч, кан басымым күтәрелеп, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Югыйсә ул балага ул түгел, ә аның акчасы гына кирәк бит. Нәрсә дип яшьлеген шул карт ир белән әрәм итә ул?
Бүгенге көндә иң зур хыялым – бу куркыныч кешедән котылу. Мин аны күрә алмыйм, мин аннан җирәнәм. Миңа аның акчасы да, өе дә кирәкми. Миңа күңел тынычлыгы кирәк. Кызларым һәм улым белән тынычлыкта яшисем килә. Тулай торакта яшәргә дә риза мин, тик ул гына тимәсен, күземә күренмәсен. Кеше кебек эшкә барып, өйгә шатланып кайтасым килә...
Ләйсән Б.
Фото: http://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 апрель 2023 - 17:50Без имениНичек авыр булсада, оеннэн чыгып китмэ, ана чыгып китэргэ куш, общагада торулар жтнел булмас, балаларын бар, алар белэн сойлэш, аерылырга бир, закон сине балалар белэн урамга кумы й
-
25 март 2023 - 18:30Без имениКит гомеренне эрэмгэ уздырма, гомер безгэ бер генэ бирелгэн, укенергэ калмасын. КАЧ.
-
13 гыйнвар 2023 - 08:48Без имениИрен бер булдыксыз булса, ямьсездэ булса беркем карамый. Алайда ярамас иде. Мин аны яратмыйм дияр иден. Узенне-узен тынычландыр. Намазга басарга кирэк. Ирендэ дорес юлда булыр.
-
12 гыйнвар 2023 - 22:37Без имениКүрәсем килми дип әйтү дөрес булмас. Сукыр калу ихьималы бар. Раббым, ярдәмеңне бир, арала мине бу газаптан, бәхет ишекләреңне ач, ярдәмчеләреңне җибәр, туры юлыңны күрсәт, дип дога кылу кирәк. Аллаһым хәерле чишелешләрен насыйп итсен🤲.
-
22 апрель 2021 - 20:24Без имениШулай Алла сакласын хэр кешенен бэхетле булып яшисе килэ
-
7 июнь 2023 - 17:27Үзебезнең туристлык объектларына республикабыз кешеләре ник йөрми? Быелның биш аенда Татарстанга килгән туристларның саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15 процентка арткан. Барысы республикада 700 мең кунак булып киткән. Бу хакта журналистларга Татарстанның Туризм дәүләт комитеты Сергей Иванов хәбәр итте. Үткән елны 3,9 миллион турист кабул иткәнбез.8500
-
7 июнь 2023 - 17:01"Теге вакытта ялганлавым өчен гафу ит. Яратам мин сине..." Саумы, хыялларда – минеке, ә чынбарлыкта минеке булмаган, кешем. Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Моңарчы кызыксынмаганны, нишләп хәзер кызыксынырга булдың димә. Уйларымнан, йөрәгемнән сине йолкып атарга күпме генә тырышсам да, килеп чыкмады. Хисләрем акылымнан көчлерәк булып чыкты.38400
-
7 июнь 2023 - 16:48Илсур Һадиуллин: "Россияне Татарстан мәгариф системасы аша чит илләргә күрсәтәбез" 7-9 июньдә Казанда “Киләчәкне уйлап” Халыкара мәгариф министрлары форумы уза. Бүген форум кысаларында Гарәп Әмирлекләре делегациясе Казанның 187нче күппрофильле лицеенда булды. 2020 елда ачылган бу мәктәптә барлыгы 1540 бала белем ала.5900
-
7 июнь 2023 - 16:41“Начальник ясарга теләделәр. Теләмәдем...” Интернетта кемнәр белән генә танышмыйсың. Әллә нинди хикмәтле кешеләр бар. Адәм баласының күңел халәте үзгә, аның фикер йөртү мөмкинлекләре шундый зур. Үзебез дә сизмәстән алар дөньясы белән яши башлыйбыз.13201
-
7 июнь 2023 - 15:32"Авылда калсам, киләчәгем караңгы, хәерче булыр төсле тоела..." Хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – авылларның юкка чыга баруы. Кызганыч, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны туплаган, өлкән буын истәлекләренә шаһит булган гүзәл табигатьле авылларыбыз коточкыч тизлек белән кечерәеп, сүрелеп калалар шул. Кайчандыр шау-шулы урамнары тынып, ишегалларына алабута үсеп беткән, йортларының бүрәнәләре череп караеп калган мондый авыллар бик кызганыч булып күренә.22600
-
7 июнь 2023 - 14:34Россия төбәкләре цифрлы дөньяга Казан «капкасыннан» керә Татарстан башкаласында быелның 20-22 сентябрьләрендә Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы үткәреләчәк. Әлеге чара Россия Хөкүмәте теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырыла.13300
-
7 июнь 2023 - 13:44Бер ел яшәү дәверендә иренемне ярды, кулымны имгәтте Дүрт ел элек тормышымны гына түгел, үземне дә үзгәрткән кешене очраттым. Артымнан озак йөрде, чәчәкләр, матур сүзләр, кыйммәтле бүләкләр күп булды. Гашыйк булдым, өзелеп яраттым. Ярты елдан соң тәкъдим ясады да өйләнештек.106400
-
7 июнь 2023 - 13:42"Сөйгәнем белән яшерен очраштык. Хатын туйдырган иде..." Хатын белән чираттагы талаштан соң нервым тәмам бетеп хастаханәгә эләктем. Яныма Ләйлә килеп йөрде, ул гына мине бу хәсрәттән тартып чыгарды һәм өенә алып кайтты.147103
-
7 июнь 2023 - 11:26Сабан туе-2023: кайсы артист кайда җырлаячак? Хәзерге Сабан туйларын татар эстрадасы артистларыннан башка күз алдына китерү кыен. Районнар һәм авыллар бер-берсен уздырып, текә җырчыларны чакыра. Дөресен генә әйткәндә, кайберәүләр Сабан туена бәйрәм карарга яки авылдашлар белән күрешергә түгел, ә әнә шул йолдызларны күрергә бара.75000
-
7 июнь 2023 - 10:36Бу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа? Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте.149701
-
7 июнь 2023 - 09:36Ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.18700
-
7 июнь 2023 - 09:16"Көндез бала белән ятып йоклаганга каенанамның ачуы килә..." Матур җырлый инде бу Рифат Зарипов. Менә радио аша “Бие әйдә, каенана” җырын уйнаталар. Мин дә кушылып җырлыйм аңа. Кулымны үткен пычак кисеп алганга гына туктап калдым. “Тукта әле, биетмә син каенанаңны”, – диюе булды, ахры. Югыйсә, мин каенанасын биетә торган килен түгел үзе. Җыр барышында бераз хыялланып кына алдым...183002
-
6 июнь 2023 - 17:13Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..." Автор-башкаручы Фирүзәнең әтисе вафатына бер ел булган. Туган авылында әтисе рухына Коръән ашы укытканнар. Фирүзә әтисен бик сагынуы, әле яңа гына елмаерга өйрәнүе турында язган.140812
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
7 июнь 2023 - 13:07Без имениКуп еллар утуенэ карамый хаман тошкэ керэ, хыянэтне оныткан кеше бар микэн? Мина калса юк, уз кузен белэн курсэн юк!Иремнең газапта яшәвен телим
-
7 июнь 2023 - 11:33Без имениФирүзә үзе матур булса да, җырлары матур түгел, тавышында да бормалар юк.Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..."
-
6 июнь 2023 - 21:42Без имениИ балакаем исэн сау котеп алыйк инде сине. Калыр момкинлеген булып та этиенэ авырлык китерэсен килмэде. Ботен санын тоз салэмэт булып шатлык белэн эти эниенэ куаныч булып кайт яме. Сойгэненне соендереп яшэ.Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!"
-
6 июнь 2023 - 17:37Без имениЖебегэн кыз кутлэренэ тибеп чыгарырга булган"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз"
-
6 июнь 2023 - 17:11Без имениИии балакем...курмэгэнен бер дэ калмаган... ЙааРаббем,бэхете ташып торсын,саулык-сэламэтлек бир шул балагаАйгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.210400
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.697105
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.752701
-
7 июнь 2023 - 17:27Үзебезнең туристлык объектларына республикабыз кешеләре ник йөрми?Быелның биш аенда Татарстанга килгән туристларның саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15 процентка арткан. Барысы республикада 700 мең кунак булып киткән. Бу хакта журналистларга Татарстанның Туризм дәүләт комитеты Сергей Иванов хәбәр итте. Үткән елны 3,9 миллион турист кабул иткәнбез.8500
-
7 июнь 2023 - 17:02Әлмәт театрында сөенечле яңалык! Әлмәт театры Магнитогорскида узган Кече шәһәр театрлары фестиваленнән чираттагы җиңү белән кайтты – Чиләбе шәһәре мэрының махсус бүләгенә ия булды.8200
-
31 май 2023 - 08:24Кызларымны сагынам... 19 яшемдә ялгышлык белән өйләндем. Үземнән өч яшькә өлкәнрәк бер кыз башымны әйләндерде дә куйды. Бер ай йөрдек тә туй иттек. Кияүгә болай ашкынуын тизрәк гаиләле, балалы булырга теләве белән аңлатты.366404
-
31 май 2023 - 08:41Ялгызлык эчтән җимерә Психология ягыннан карасак, лидер хатын-кыз темасы ике яклы. Бер яктан, лидер тормышны үзе тарта, бар да яхшы кебек. Ә икенче яктан караганда, бу ханым яки туташның күңелендә ниләр бар икән, дигән сорау туа.66600
-
31 май 2023 - 09:24"Җиңүчегә бер миллион сум акча бирәселәрен белеп, елап чыктым" “Пятница” телеканалында узган “Умнее всех” тапшыруында катнашуы белән бер көн эчендә танылды ул. Казан кызы Карина Матыгуллина турында әйтүебез!103803
-
31 май 2023 - 11:18Үпкә саклап йөрмәгез: йолдызнамә (31 май – 7 июнь) Муеннан эшкә чумган булсагыз да атна кызыклы һәм нәтиҗәле үтәр. Планнарыгызны үзгәртергә әзер булыгыз – сезне күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашулар көтә!184801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика