"Бер төнлек хатын кирәкми миңа..."
Аны очратканчы, тормышым тыныч, тотрыклы, үз агымы белән бара иде. Бу очрашуга сөенергәме яки аны онытыргамы икәнен аңлый да алмыйм хәзер.
Мәктәп партасыннан бирле әти-әниләрнең горурлыгы булдым. Тәртибемә дә тел-теш тидерерлек түгел иде. Югары уку йортына укырга кергәнче, егетләр турында уйламадым да. Чөнки башымда бары бер генә уй – әти-әниләрнең йөзенә кызыллык китермәү.
Ә аннары горизонтта минем булачак ирем пәйда булды. Руслан бик итагатьле, җайлы кеше иде. Мин – беренче курсны тәмамлаган унсигез яшьлек кыз. Ә ул ныклап аягына баскан ир-егет. Руслан миннән күпкә өлкәнрәк булганга, аның ниятен аңлап булса кирәк, әти-әнием, ашыкмагыз, бераз очрашыгыз, бер-берегез белән ныклап танышыгыз, диде. Ә мин исә, менә дигән кияү, тәрбияле, һәр кыз хыялында йөрткән, машинасы һәм үз фатиры бар, дип уйлап, аны күз уңаеннан җибәрәсем килмәде.
Укуны тәмамлагач, зурдан кубып туй үткәрдек. Ул минем өчен озак елларга беренче һәм бердәнбер ир-ат булды. Хәер, аның назларыннан башым китте, дип әйтү дөрес булмас. Гомумән алганда, ул идеаль ир һәм ике балабызның әтисе иде. Гаилә бизнесына кереп китәргә мәҗбүр иткән якын дустыма да әверелде әле.
Синнән иртәрәк китәчәкмен, шуңа күрә, бар нәрсәне дә белеп торырга кирәк, ахыр чиктә, балалар синең өстеңдә калачак, дип Руслан һәрчак әйтә килде. Шулай итеп, ел артыннан ел үтте, аңа табиблар берничә тапкыр йөрәгең авырта, хастаханәгә ят, диде. Ләкин эшләр гөрләп барганда, аның барысын да ташлап, хастаханә юлында йөрисе килмәде. Чираттагы килешү төзелгәннән соң, без моны билгеләп үтәр өчен ресторанга киттек. Берчакны ирем йөрәген тотып, авып китте. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакырттык. Русланны коткарып кала алмадылар, йөрәге түзмәде.
Барысы да бер мизгел эчендә юкка чыкты. Бу бары начар төш кенә, дип саташтым. Аннары өметсезлек һәм коточкыч депрессия биләп алды. Көне-төне ашамыйча-эчмичә, бер урынга текәлеп утырдым. Кызым елый-елый аларны ятим калдырмавымны үтенә башлады, шуннан соң үземне күтәрелергә мәҗбүр иттем.
Бәлки, вакыт дәвалый торгандыр, әмма минем дәвалану вакыты бик озак, дүрт ел дәвам итте. Берәүне дә үз яныма китерә алмадым, ирләрдән читләштем, башым белән эшкә чумдым һәм әйтелгән комплиментларны тыңламыйча да, колак артыннан үткәреп җибәрдем. Күңелдәге бушлыкны басу өчен чигү белән шөгыльләнә башладым. Интернет аша ныклап торып кызыксынучы кызлар белән таныштым, клубыбыз барлыкка килде, җыелышып мастер-класслар үткәрдек. Очрашуларның берсе ахырында, шул клубта танышып, якын дустыма әверелгән Алия артыннан абыйсы да килгән, ә мин ул көнне машинасыз идем. Дустым өемә чаклы озатып куярга тәкьдим итте.
...Дамирга күз салгач, аякларым сыгылып төште. Ике метрлы зәңгәр күзле егет сеңлесенең мавыгуын чын күңелдән аңлый һәм аңа һәр эшендә илһам биреп тора иде.
Әлбәттә, аның миңа ошавын сиздермәдем. Ә сигез яшькә яшьрәк икәнен белгәч, бөтенләй кәефем кырылды. Ләкин, соңрак Алия әйткәнчә, мин дә Дамирга ошаганмын икән. Кызлар белән бергә бер көнне төнге клубка кичәгә киттек, коктейль башыма бәргән күрәсең, бар дөньямны, проблемаларымны онытып рәхәтләнеп күңел ачтым, аякларым арыгынчы биедем. Клубтан чыкканда, безне Дамир каршы алды – аның кочагына ничек килеп керүемне аңламыйча да калдым.
...Кызым белән улым дәү әниләрендә кунакта иде. Дамирга чәй эчәргә керергә тәкьдим ясадым. Ул моны гына көткән генә диярсең. Ачкычларымны алып үзе ишекне ачты. Аш-су бүлмәсендә дә үзе барысын да хәстәрләде. Аның татлы карашларыннан эреп киттем, Дамирга каршы торырга көчем җитмәде. Мәрхүм ирем белән мондый хисләрне беркайчан да тоймавымны аңладым. Сөю дөньясына кереп чумдым.
Икенче көнне иртән оялуымнан кая барырга белмәдем, сүз дәшергә кыймадым. Дамир да моны аңлады булса кирәк. «Бер төнлек хатын кирәкми миңа. Әйдә, бергә яшик», – диде. Әмма, миңа вакыт кирәк, дип аны туктаттым.
Очрашуларыбыз инде бер елга якын дәвам итә, ул балалар белән танышырга теләвен белдерә, бергә яшәвебезне тели. Акчама, бизнесыма кызыга, дигән шик кереп тә карамый. Аңа бер тиен дә акча биргәнем юк. Яхшы эше, фатиры бар. Ләкин Дамирның ике бүлмәле фатиры безнең өчен бик кечкенә. Ирем төзегән йортка аны ничек алып кайта алырмын дип күз алдына да китерә алмыйм. Вөҗдан газабы ашый. Ләкин аны югалта да алмыйм. Бу күзләрне күргәннән бирле, акылымны югалттым. Саф һавага тилмергән кеше шикелле, аның шалтыратуын, аның белән очрашу сәгатен, секундларын санап көтәм.
Бәлки, кемдер минем сыман хәлдә калгандыр һәм якын кешемне югалтмас өчен, нишләргә кирәклеге турында киңәш бирә алыр?
Казаннан Илгизә.
Фото: https://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 март 2023 - 15:39Без имениБерэунендэ тынламагыз, уз йорэген кушканны эшлэ. Ботен кешенен язмышы, бер торле булмый.
-
8 октябрь 2022 - 18:49Без имениИрегез Олы булган ,бу наоборот яшь, конечно башын югалды инде
-
15 август 2022 - 22:37Без имениЫшанма.
-
15 август 2022 - 21:40Без имениУз тиненне табарсын, бу вакытлыча мавыгу гына.
-
29 май 2022 - 07:28Без имениМин тоже шундый халда яшь кешега кияуга чыктым 23 ел яшадек 2 кызыбыз туды картлык конемда сояркасена чыгып китте.Бугенге коннарне кире кайтарып булса мин бу хатаны кабатламас идем
-
13 март 2022 - 20:36Без имениЯшьрэк чакта яшь аермасы сизелми, соныннан 8 яшькэ яшьрэк ир нилэр икэн.
-
9 ноябрь 2021 - 08:21Без имениЯраткач бергэ булырга, балалар усэлэрдэ китэлэр, сина иптэш кирэк.
-
8 ноябрь 2021 - 23:03Без имениУз тиндэшегезне табарсыз аллахы боерса
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?2500
-
5 июнь 2023 - 16:08Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата? Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.6300
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.6600
-
5 июнь 2023 - 15:42Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә Аллаһ кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит, Европа илләрендә бер көтү «ирләр» урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: «Без хатыннардан башка да булдырабыз!» - дип чаң кагалар.4000
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.4900
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.4400
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.12602
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.33401
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.83800
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.107300
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.270804
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.42700
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27901
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.185400
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.672505
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.728101
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.37300
-
5 июнь 2023 - 16:44Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә 9 кеше сидр белән агуланып үлгән Ульяновск өлкәсендә ялган аракы (сидр) белән агуланганнан соң ким дигәндә 9 кеше үлгән һәм тагын 13есе хастаханәдә ята.1900
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330807
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.139424
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.74100
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика