Әти белән әнине туйга чакырсам, мәртәбәле кунаклар алдында хурлыкка калыр идем...

...Кадрия белән без беренче сыйныфтан ук дус. Бер бистәдә үстек. Һәрчак бергә булдык. Мәктәптән соң югары уку йортына укырга кердек. Булачак икътисадчылар. Кадрия гаиләсен дә яхшы беләм. Кадриядән унбиш яшькә өлкәнрәк Сания исемле апасы бар. Финляндиядә яши, Россиягә сирәк кайта.
Сеңлесенә туй бүләге итеп акча җибәргән, туйга кайтмаган. Әмма сүз бу турыда түгел, ә Кадриянең гаиләсе турында. Кадриянең әтисе Минсәгыйрь абый – шәп кеше. Яхшы күңелле, ярдәмчел. Балаларны бик ярата. Без кечкенә чакта ул һәрвакыт безнең белән иде. Әти-әниләребез безне җәй көне буага су коенырга җибәрмәде. Чөнки бер көтү баланы ничек берүзләрен чыгарып җибәрәсең, ди. Безгә һәрвакыт Минсәгыйрь абый ярдәмгә килде. Барыбызны җыя да, буага алып китә. Без коенабыз, ә ул яр буенда безнең куркынычсызлыкны кайгыртып утыра һәм тирәнгәрәк кермәсеннәр, дип күзәтә.
Аннары барыбызны җыя да, тезеп куя, саный һәм команда бирә: «Әйдәгез, дускайлар, марш! Өйләрегезгә!» Без, бер төркем балалар, аны үлеп яраттык. Ул безне җиләк һәм гөмбәләр җыярга алып бара, кыш көне боз тавын катырырга булыша. Кыскасы, чын дустыбыз иде. Без аның кайвакыт тотлыгуын да сизмәдек. Һәм беркем дә аны моның өчен үчекләмәде. Минсәгыйрь абый гомере буе урманчы булып эшләде һәм бүген дә урманда эшли. Урманда һәр чыршыны, һәр усакны белә. Менә шундый ул Кадриянең әтисе.
Кадриянең әнисе Рәйсә апа – шулай ук бик яхшы хатын. Яхшы күңелле һәм ярдәмчел. Хат ташучы булып эшли. Көн саен күрше авылга почта бүлегенә йөри. Барлык пенсионерлар да аны чын күңеленнән ярата, үз итә. Алар өчен ул сердәшче, киңәшче дә, бердәнбер яңалык чыганагы да. Пенсия дә алып килә, шунда ук коммуналь хезмәтләр өчен түлисең. Беркайчан да беркемне дә кире какмый, кайчан гына килсәң дә, өенә алып кереп чәй эчертеп чыгара. Искиткеч хатын. Кадриянеке кебек әти-әни турында кайберәүләр хыяллана гына. Ә Кадрияне аларның ничек яратканнарын белсәгез сез – бу аерым сөйләрлек тарих.
Кадрия – соң туган бала. Аның әти-әнисе кече кызларын бик нык яратып үстерделәр, аның өчен барысын да эшләргә әзерләр. Үзләре кием, башкалардан баш тартырлар, бары Кадрия генә бәхетле булсын. Ни сораса, шуны сатып алалар, кызларының теләге алар өчен закон иде.
Кадрия моны яхшы белеп, әти-әнисенең мәхәббәтеннән тулысынча файдаланды. Ул һәрвакыт иң яхшы күлмәк һәм туфли кия, иң яхшы телефон да аңарда. Хәзер апасы да аңа булыша. Укуы өчен акча җибәрә. Мөгаен, берәрсе минем турында көнләшәдер бу, дип әйтер. Юк, тамчы да көнләшмим. Байлык турында сөйләргә теләмим, игьтибарны тормышның әхлакый ягына юнәлтәсем килә...
Шулай итеп, туй турында. Мине шаккатырганы шунда булды. Кадрия бишенче буын интеллигентка, деканның оныгына кияүгә чыкты. Егет – шәп кияү. Кадрия әйтүенчә, улларының гади авыл кызына өйләнүенә әти-әнисе каршы төшкән. Ләкин Кадриягә башы-аягы белән гашыйк булган егет үз сүзендә нык торган. Аны үгетләп тә караганнар, сүккәннәр дә, ләкин ул беркемне тыңламаган: йә Кадрия, йә мин өйдән чыгып китәм һәм башка мине күрмәячәксез, дип кырт кискән. Кыскасы, бу тарткалашуда кияү җиңеп чыккан.
Менә туй да булды. Яшьләрне исәпкә алмаганда, бу туй түгел, ә ниндидер консилиум яки фәнни совет утырышын хәтерләтте. Чакырылганнарның күпчелеге – профессорлар һәм университет укытучылары. Ләкин... Күз алдына китерәсезме, Кадрия әти-әнисен туйга чакырмаган. Аңардан: “Кадрия, Минсәгыйрь абый белән Рәйсә апа кайда соң?” – дип сорадым. Беләсезме, ул миңа нәрсә дип җавап бирде? “Алар булмаячак”, – диде коры гына. Башта ышанмадым, шаярта дип уйладым. Ә ЗАГСта теркәлү үткәннән соң, шаяртмаганын аңладым.
Ресторанда аның әти-әнисе урыннарында – кәләшнең туганнан туган апасы Гәүһәр апа һәм аның ире Дамир абый утыра. Икесе дә ниндидер төзелеш фирмасында җитәкче урында эшли. Билгеле инде, теге интеллигентлар янында югалып кала торганнардан түгел. Туйның рәсми өлеше тәмамлангач, кәләшнең әти-әнисе ни өчен юклыгын белдем. Кадрия чакырмаган икән. Тантаналы рәвештә туй булмаячак, кияү белән икәү генә барып язылышачакбыз, дип әти-әнисен алдаган.
– Кадрия, мондый гамәл синең тарафтан шәфкатьсезлек үрнәге. Алар бит сине бик ярата. Сине менә шундый вакытта күрер өчен, яныңда булу өчен күпме хыяллангандыр алар, – дим.
Моңа ул тыныч кына:
– Аларны чакырсам, шундый мәртәбәле кунаклар алдында хурлыкка калыр идем. Үзләрен тота белмиләр, авызларын шапылдатып ашыйлар, әти тотлыга, сүз ясап сөйләшә белми. Алар бу профессорлар янында бер чебеш кенә бит. Син үзеңне минем урыныма куеп кара, – дип җавап бирде.
Дәшмәдем, тыныч кына бу туйдан чыгып киттем. Минсәгыйрь абый, Рәйсә апа, гафу итегез безне, зинһар...
Ләйсән Таһирова
Фото: https://pixabay.com/ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2023 - 12:03Без имениИтәгатьсез бала! Үкенүләре алда әле...
-
25 декабрь 2022 - 10:55Без имениУстер баланы. Донья курсэтер эле ана. Касса алда
-
25 декабрь 2022 - 08:23Без имениЭти-энисе очен гарьлэнгэн манка кызый бэхетле булмаячак беркайчанда,оятсыз ул
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме? Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!21300
-
30 март 2023 - 15:11Картлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым, дип җырлана жырларда. Туган авылым Юлбат (Саба районы) ике тау арасына урнашкан. Авыл уртасыннан инеш ага. Ә чишмәләре саф сулы.45802
-
30 март 2023 - 13:50Фирдүс Тямаев: “Минем өстәлдә аракы юк” Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.120905
-
30 март 2023 - 13:48Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә, нефть тармагы, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы 46 татарстанлыга югары бүләкләр тапшырды.10900
-
30 март 2023 - 11:46«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...» Тирә-як тып-тын. Ара-тирә агачларның җилдән шаулашып алганы гына сизелә. Әнә кызыл канәферләргә күмелгән каберлек. Сөйгәненең каберлегенә иелеп тын гына Алёна күз яшьләрен түгә.130006
-
30 март 2023 - 11:35“Абыең барыбер остарак. Миңа ошап бетми, алай да тырышкансың...” Гомеренең өченче дистәсен вакларга керешкәнче үк, үз эшен булдырган Саба егете Рөстәм Ибраһимов, әле суынып та җитмәгән бизәкле тимер эшләнмәләренә соклануымны күреп, әнә шулай диде.45501
-
30 март 2023 - 08:19Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...” Аптырагач, йөдәгәч, башын ташка терәгән диме, берәү? Зәмирә белән дә шундыйрак хәл килеп чыккан. Икенче мәртәбә гаилә төзегәч, 2010 елда ипотекага юнәткән фатирларында бәхеткә тиенеп яшәгәндә, өске катка яңа күршеләр килә. Менә башлана шуннан мәхшәр.245706
-
29 март 2023 - 16:25Илсур Метшин: «Бу проектлар Казан территориясендә тормыш сыйфатын бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрәчәк» Киров районын һәм Адмиралтейская бистәсен алдагы биш елда кардиналь үзгәрешләр көтә, биредә яңа дәрәҗәдәге торак төзелешләр барлыкка киләчәк. Вознесение тракты буенда төзелеш планлаштыру проектлары әзерләнә, Порт урамындагы территорияне реновацияләү башлана. Казан Мэры Илсур Метшин «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында торак төзелешенең яңа дәрәҗәсе һәм шәһәр алдында торган бурычлар турында сөйләде.16800
-
29 март 2023 - 15:55«Оныт ул бәндәне, сине руска дип үстермәдек без!» «Барысы да 15 нче туган көнемнән соң башланды. Нәкъ менә бәйрәмнән соңгы икенче көнне безнең сыйныфка яңа егет килде. Бер карауда ук гашыйк булдым зәңгәр күзле Коляга. Әйе, рус иде ул. Сыйныфыбыздагы бар кыз да аңа игътибарсыз калмады. Бу хәл мине тагын да кыздырды, дәртләндерде. Коля үзе дә мине аерды, дәресләрдән соң өйгә озата башлады.295303
-
29 март 2023 - 15:25Җене сөймәде шул керпене, алып атардай булды (уены-чыны бергә) Яңа билгеләнгән җитәкче коробкага салынган Яңа ел бүләкләре арасыннан уенчык керпеләрне берәм-берәм идәнгә, ә соңгы кулына алганын тәэминатчы булып эшләүче Илсур Харисовичның йөзенә бәрде.45501
-
29 март 2023 - 13:46"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..." Дистә елдан бирле сүзе дә күп, вәгъдәсе дә бар, әмма чишелеше юк. Юлсызлыктан зарланып, кабат чаң суккан Әтнә районы Казак Үртәме авылы халкының көн күрмеше әнә шундыйрак хәлдә. Кара көз җиттеме, яз килдеме авылга – юл өзелә. Каенсар белән ике арадагы 5 чакрым араны җәяү дә үтәрлек түгел, тәмен татыганнар белә – өшегән балчык бутыеңны ун куллап сөйри ул төпкә.85812
-
29 март 2023 - 12:34Татарстан җилне дә эшкә җигәргә җыена Башкаланың «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 5-7 апрельләрдә энергетика һәм энергия чыганакларын нәтиҗәле файдалану буенча Татарстан халыкара форумы була. Әлеге чара Татарстан Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә оештырыла.17101
-
29 март 2023 - 11:59Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..." Фирдүс Тямаев белән гел көтмәгәндә әңгәмә кордык. Шаулап узган концертларының берсеннән соң, төнлә сөйләштек. Тамашадан соң, арган булса да, каршы килмәде. Фирдүс сорауларга икенләнмичә, төгәл җавап биреп барды. Әңгәмәнең беренче өлешен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.280449
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 15:39Без имениБерэунендэ тынламагыз, уз йорэген кушканны эшлэ. Ботен кешенен язмышы, бер торле булмый."Бер төнлек хатын кирәкми миңа..."
-
29 март 2023 - 15:36Без имениБик хормэт итэм Фирдусне! Аллахы тэгалэ саулыклы озын гомерен бирсен!Унышлар телим Фирдускэ!Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 15:01Без имениФирдуснен жырларын бик яратам. Ижади унышлар. Барысы яхшы булсын, аминФирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 14:46Без имениАллан рэхмэте белэн юл булса ярар иде .Безгэ ярдэм итеп булышсалар ярар иде.Шушы ураза айларында саваплы эшлэр не эшлэсэлэр ярар иде🤲Гульнур сина аерым бик зур рэхмэтэ шушы Уртэм халкыннан🤲"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..."
-
29 март 2023 - 08:26Без имениБездэ халык йокламый ,лэкин... эш юк бит, район узэгендэ дэ бернини предприятиялэр калмады, авылларны эйткэн дэ юк ,колхозлар кирэк янадан, Саба, Балтачлардагы кебекБалык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 21:57Без имениРэхмэт Сезгэ авылдашларым.Шундый матур фото рэсемнэр,язмасы,шигри юллар бик кунелне дулкынлсндыра."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.127305
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.237901
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.659301
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!21300
-
30 март 2023 - 16:33Россиядә махсус операциядә һәлак булган ирләрнең тол хатыннарын вузларда бушлай укытырга тәкъдим иттеләр Парламентарийлар хатын-кызларның бер өлеше эшкә урнашу проблемасы белән очрашуын билгеләп үтте.5600
-
24 март 2023 - 12:55"Мунча ташы"ннан киткән Рөстәм Хәсәнов: "Үсентеләр саттым. Курьер булып эшләдем..." Тавыш чыккандыр... Бәлки акча бүлешә алмаганнардыр... Гамилгә түзүләре... Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәновның “Мунча ташы” театрыннан югылуын тамашачы әнә шулай төрлечә юрады. Сорауларны Рөстәмнең үзенә дә юллаганнар, социаль челтәрдә исә ул: “Үзем өчен киттем, гаиләм, туганнарым өчен”, — диеп җавап биргән. 14 еллык сәхнә юлына киртә куйган сәбәпләрне ачыклар өчен юмористны туган ягында эзләп таптык.192703
-
24 март 2023 - 13:04“Бу хәбәрдән соң терлекнең ите безгә кертелмәгәнме дип шунда ук тикшердек” Яз җитү белән, күчмә кошлар кайта башлады. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең киеренке булуы һәм саклык чаралары күрелергә тиешлеге турында кисәтә.126800
-
24 март 2023 - 13:21Кайбер пәйгамбәрләр янәшәсендә җиде-сигез кеше торыр, кайберләре янында бер яки ике кеше булыр Барча мөселманнар белә: бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты – гыйбадәт кылу һәм аның аша Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешеп, җәннәткә керү.109806
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.111107
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика