Туганнарым белән араны өздем. Артык хәерче иде алар

- Эх, кырык биш яшеңдә шушы көндә кал да, туганнарың бар дип тә белмәсеннәр инде! Ходай Тәгалә байлыкны, җитешлекне сынар өчен генә биргәнен алдан укыган, дини китапларны кулыма тормышым ялт итеп торган чакта алган булсаммы... - диде Гөлгенә, яшьләренә буыла-буыла.
— Мин үземне яратып кияүгә чыктым дип әйтә алмыйм, - дип дәвам итте ул сүзен. - Ирем - Азатым ярата иде. Мин көйсез кияү белән бер - әй тинтерәтәм моны: алай итмә, болай ит, янәсе. Параллель рәвештә иптәш кызларга киңәшен дә мулдан бирәм - ирне күпме кадерсезләп тотсаң, ул сиңа шуның кадәр әйбәт була. Гаилә тормышыбызның җиде елы шулай узды да. Эшемне ташладым, Азатны икешәр эштә эшләттем. Улым, соңрак ике игезәгебез - кыз белән малай туды. Кызыбызның туу белән башына кан сауды. Бер тере бала, бер үле бала алып чыктык хастаханәдән. Шәп яшибез инде үзебезчә - машиналар йөреп тора, өй җиткерде Азат. Мин әле монысын, әле тегесен сорап кына торам. Алып кайта. Әти-әни белән аралашып торсак та, өч туганым белән араны өздем. Безнең бай дуслар арасында алар артык хәерче булып күренәләр иде. Азат оялмады алардан, мин оялдым - киеп киләләр кычкырып торган базар сәләмәсе, энемнең, елмаеп җибәрсә, алдагы алтын коронкалары ыржаеп утыра. Апаларым белән дә аралашуны туктаттым диярлек - берсенең ире мәҗлестә әйбәт кенә утыра алмый, ике рюмка эчсә исерә. Икенчесенең трамвай йөртүчесе ник минем ефәк паласым өстендә йөрсен ди әле?! Башта алар туган хакын хаклап кунакка дәшәләр иде, соңрак үзләре дә чакырмый башлады.
Улларыбыз әйбәт бакча-мәктәпкә йөрде, мин иркә һәм явыз хатын булдым. Иремнең өстемнән йөрүе турында уйлап та карамадым. Туганнарым белгән, әмма аралашмагач, миңа каян килеп ишетелсен инде ул? Көзге белән плитәдән башканы күрмәгән, өй хезмәтчеләренә фәрман бирүдән тыш мәшәкатьләргә күмелмәгән хатын үзеннән дә яхшырак зат булуы мөмкин дигән уйлар белән вакланамы соң инде? Чит хатын белән яшәячәген ул уртак балалары тугач кайтып әйтте. Мин тереләй үлдем. Иртәнгә буялган чәчем астыннан ап-ак җәймә бүртеп чыккан иде. Тыныч кына киемнәрен җыйды, «Син кабахәт хатын. Юньле булсаң, үз туганнарыңны ким-хур итмәс, агуыңа буылып берүзең өйдә утырмас идең. Мин кешелекле хатынны яраттым. Өйне бүлешеп тормыйм, сиңа калдырам», - диде. Һәм минем өчен дөнья да, вакыт та үз күчәреннән чыгып туктап калды.
Бер-ике атна елый-елый юләрләнә язгач, бераз айныдым шикелле. Иң беренче өйдә акча бетте. Азат балаларның укуларына түләгән, ә коммуналь хезмәтләр өчен килгән сигез мең сум бурычны нишләтергә? Шалтыратам моңа. Акча кирәк, дим. «Акча кирәк кеше эшкә чыга», - дип коры гына җавап кайтарды Азат. Идән юучы булып эшкә урнаштым. Син мине күрсәң - подъезд идәне юам, үземнең юган идәнгә тып-тып яшем тама. Бармак саен алтын йөзек, колакта сиксән меңлеге «елмая» - ә мин кеше шакшысы, кеше төкереге юып йөрим. Башта апага шалтыраттым. Ул, илтифатсыз гына: «Кире кайтыр әле, сабыр ит», - диде дә, башка аралашасы килмәгәнлеген ассызыклап, телефонын сүндереп тә куйды. Икенче апа да, энекәш тә минем кайгыга егылып китмәделәр. Башың исән булсын, имеш. Ашарыңа булмагач, ул башның ни кирәге бар? Өйне сатарга куйдым. Кем алды диген әле син аны? Уртанчы апа. Баксаң, фатир киңәйтергә дип акча җыйган булганнар, мин сиңа әйтим... Мин ике бүлмәле фатир алдым. Өй сатудан калган кулдагы акчага бер еллап иркен яшәдем әле. Анысы бетүгә, кабат эш эзли башладым. Беренчедә укучы кечкенә улым минем белән фатирга күченде. Зурысы әтисе белән яшәүне хуп күрде.
Авыр миңа, бик авыр. Азатның хыянәтенә дә күндем бугай инде. Туганнарымны гомерлеккә югалту җанны әрнетә. Бер абыстай: «Байлык кешене сынар өчен генә бирелә», - диде әле үземә. Алданрак белсәм, мин дә, бәлки, бу көнгә калмас идем. Ирем юк, балаларга кирәгем шул хәтле генә, туганнарым миннән йөз чөергән. Аралашыр кешем дә юк. Заводтагы бушка сөяркә эзләп йөрүче ирләр белән дә вакланасым килми. Мин бит хәзер вахтада утырам - аена 9 мең 500 сум хезмәт хакы чыга. Шуңа бер ай яшим. Ә ул акча, ирле булганда, минем бер тапкыр кибеттә калдырып чыга торган «мелочь» иде...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2023 - 15:59Без имениА мин апасы урнында булмас эйне алмас идём,рэхэткэ чыдамагач михнэткэ чыда,ялкау хатын эшлэмичэ эй акчасын бетереп яткан,хэзер ике булмэле квартирны сатта Бер булмэлене ал,Аннан кутить ИТ, Аннан Бер булмэлене алып обещежитиедан булмэ ал ,дальше кутить ИТ,Аннан Сина бомживать итэргэ кала
-
25 гыйнвар 2023 - 12:53Без имениБик эйбэт булган сина. Артык кыйланып. Эллэ кем булып яшэмэскэ иде.
-
13 гыйнвар 2023 - 17:26Без имениШулай инде эйтем бар бит байлык бер айлык, хаерчелек гомерлек диган боррынгылар туганнарыннын рухлары бай булган, э нига аларга ярдам итмаден курыктынмени аларда баеп китар дип🙊
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме? Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!20200
-
30 март 2023 - 15:11Картлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым, дип җырлана жырларда. Туган авылым Юлбат (Саба районы) ике тау арасына урнашкан. Авыл уртасыннан инеш ага. Ә чишмәләре саф сулы.44802
-
30 март 2023 - 13:50Фирдүс Тямаев: “Минем өстәлдә аракы юк” Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.117405
-
30 март 2023 - 13:48Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә, нефть тармагы, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы 46 татарстанлыга югары бүләкләр тапшырды.10600
-
30 март 2023 - 11:46«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...» Тирә-як тып-тын. Ара-тирә агачларның җилдән шаулашып алганы гына сизелә. Әнә кызыл канәферләргә күмелгән каберлек. Сөйгәненең каберлегенә иелеп тын гына Алёна күз яшьләрен түгә.128606
-
30 март 2023 - 11:35“Абыең барыбер остарак. Миңа ошап бетми, алай да тырышкансың...” Гомеренең өченче дистәсен вакларга керешкәнче үк, үз эшен булдырган Саба егете Рөстәм Ибраһимов, әле суынып та җитмәгән бизәкле тимер эшләнмәләренә соклануымны күреп, әнә шулай диде.44501
-
30 март 2023 - 08:19Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...” Аптырагач, йөдәгәч, башын ташка терәгән диме, берәү? Зәмирә белән дә шундыйрак хәл килеп чыккан. Икенче мәртәбә гаилә төзегәч, 2010 елда ипотекага юнәткән фатирларында бәхеткә тиенеп яшәгәндә, өске катка яңа күршеләр килә. Менә башлана шуннан мәхшәр.243006
-
29 март 2023 - 16:25Илсур Метшин: «Бу проектлар Казан территориясендә тормыш сыйфатын бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрәчәк» Киров районын һәм Адмиралтейская бистәсен алдагы биш елда кардиналь үзгәрешләр көтә, биредә яңа дәрәҗәдәге торак төзелешләр барлыкка киләчәк. Вознесение тракты буенда төзелеш планлаштыру проектлары әзерләнә, Порт урамындагы территорияне реновацияләү башлана. Казан Мэры Илсур Метшин «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында торак төзелешенең яңа дәрәҗәсе һәм шәһәр алдында торган бурычлар турында сөйләде.16700
-
29 март 2023 - 15:55«Оныт ул бәндәне, сине руска дип үстермәдек без!» «Барысы да 15 нче туган көнемнән соң башланды. Нәкъ менә бәйрәмнән соңгы икенче көнне безнең сыйныфка яңа егет килде. Бер карауда ук гашыйк булдым зәңгәр күзле Коляга. Әйе, рус иде ул. Сыйныфыбыздагы бар кыз да аңа игътибарсыз калмады. Бу хәл мине тагын да кыздырды, дәртләндерде. Коля үзе дә мине аерды, дәресләрдән соң өйгә озата башлады.293303
-
29 март 2023 - 15:25Җене сөймәде шул керпене, алып атардай булды (уены-чыны бергә) Яңа билгеләнгән җитәкче коробкага салынган Яңа ел бүләкләре арасыннан уенчык керпеләрне берәм-берәм идәнгә, ә соңгы кулына алганын тәэминатчы булып эшләүче Илсур Харисовичның йөзенә бәрде.45301
-
29 март 2023 - 13:46"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..." Дистә елдан бирле сүзе дә күп, вәгъдәсе дә бар, әмма чишелеше юк. Юлсызлыктан зарланып, кабат чаң суккан Әтнә районы Казак Үртәме авылы халкының көн күрмеше әнә шундыйрак хәлдә. Кара көз җиттеме, яз килдеме авылга – юл өзелә. Каенсар белән ике арадагы 5 чакрым араны җәяү дә үтәрлек түгел, тәмен татыганнар белә – өшегән балчык бутыеңны ун куллап сөйри ул төпкә.85012
-
29 март 2023 - 12:34Татарстан җилне дә эшкә җигәргә җыена Башкаланың «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 5-7 апрельләрдә энергетика һәм энергия чыганакларын нәтиҗәле файдалану буенча Татарстан халыкара форумы була. Әлеге чара Татарстан Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә оештырыла.17001
-
29 март 2023 - 11:59Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..." Фирдүс Тямаев белән гел көтмәгәндә әңгәмә кордык. Шаулап узган концертларының берсеннән соң, төнлә сөйләштек. Тамашадан соң, арган булса да, каршы килмәде. Фирдүс сорауларга икенләнмичә, төгәл җавап биреп барды. Әңгәмәнең беренче өлешен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.277949
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 15:39Без имениБерэунендэ тынламагыз, уз йорэген кушканны эшлэ. Ботен кешенен язмышы, бер торле булмый."Бер төнлек хатын кирәкми миңа..."
-
29 март 2023 - 15:36Без имениБик хормэт итэм Фирдусне! Аллахы тэгалэ саулыклы озын гомерен бирсен!Унышлар телим Фирдускэ!Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 15:01Без имениФирдуснен жырларын бик яратам. Ижади унышлар. Барысы яхшы булсын, аминФирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 14:46Без имениАллан рэхмэте белэн юл булса ярар иде .Безгэ ярдэм итеп булышсалар ярар иде.Шушы ураза айларында саваплы эшлэр не эшлэсэлэр ярар иде🤲Гульнур сина аерым бик зур рэхмэтэ шушы Уртэм халкыннан🤲"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..."
-
29 март 2023 - 08:26Без имениБездэ халык йокламый ,лэкин... эш юк бит, район узэгендэ дэ бернини предприятиялэр калмады, авылларны эйткэн дэ юк ,колхозлар кирэк янадан, Саба, Балтачлардагы кебекБалык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 21:57Без имениРэхмэт Сезгэ авылдашларым.Шундый матур фото рэсемнэр,язмасы,шигри юллар бик кунелне дулкынлсндыра."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.126705
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.237301
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.658901
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!20200
-
30 март 2023 - 16:33Россиядә махсус операциядә һәлак булган ирләрнең тол хатыннарын вузларда бушлай укытырга тәкъдим иттеләр Парламентарийлар хатын-кызларның бер өлеше эшкә урнашу проблемасы белән очрашуын билгеләп үтте.5300
-
24 март 2023 - 12:55"Мунча ташы"ннан киткән Рөстәм Хәсәнов: "Үсентеләр саттым. Курьер булып эшләдем..." Тавыш чыккандыр... Бәлки акча бүлешә алмаганнардыр... Гамилгә түзүләре... Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәновның “Мунча ташы” театрыннан югылуын тамашачы әнә шулай төрлечә юрады. Сорауларны Рөстәмнең үзенә дә юллаганнар, социаль челтәрдә исә ул: “Үзем өчен киттем, гаиләм, туганнарым өчен”, — диеп җавап биргән. 14 еллык сәхнә юлына киртә куйган сәбәпләрне ачыклар өчен юмористны туган ягында эзләп таптык.192303
-
24 март 2023 - 13:04“Бу хәбәрдән соң терлекнең ите безгә кертелмәгәнме дип шунда ук тикшердек” Яз җитү белән, күчмә кошлар кайта башлады. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең киеренке булуы һәм саклык чаралары күрелергә тиешлеге турында кисәтә.126300
-
24 март 2023 - 13:21Кайбер пәйгамбәрләр янәшәсендә җиде-сигез кеше торыр, кайберләре янында бер яки ике кеше булыр Барча мөселманнар белә: бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты – гыйбадәт кылу һәм аның аша Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешеп, җәннәткә керү.109106
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.111007
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика