"Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек..."

Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.
Тукталып, тыныч кына тибеп, шул үләннәр-ташлар арасыннан күренми диярлек агып яткан чишмәгә тагын бер карадым. Хозурлык өстенә хозурлык иде. Бу хозурлыкны тавышлары, җырлары белән кошлар да бозарга теләмәгәндәй.
Тагын менә башладым. Югарыга күтәрелеп карадым. Каршыма бер хатын комган күтәреп төшеп килә. Безнең яшь вакыттагычарак киенгән: яулыктан, сырмадан. Анысының төсе, гадәттәгечә, карасу-соргылт булса да, материалы элекке телогрейкаларныкы кебек түгел, яңа бер төр. Әллә ничек заманча матур, юка, биллерәк сырма хакында, фасоны – плүш пинжәк кебек, дип уйладым.
Хатын тукталды. Елмайды. Бәй, Арчада укыганның беренче елында мине фатирда тоткан Асия апам бит бу! Яшәргән, матурайган, төп-төз дип аптырадым. Мин аны куелган тешләреннән, елмаю рәвешеннән генә таныдым. Намаз укырга дип тәһарәт алыр өчен, чишмә суына килгән икән. Тау астына төшеп алып менеп кенә бир әле, дигән сыман, комганын сузды.
Шулай эшләмәсә, төшем дәвам итә иде бит әле! Дерт итеп уянып киттем. Асия апаны мин иренә кияүгә чыкканда исем алмаштырган керәшен дип белә идем, чөнки кайвакыт төшкә кайтышыма ул миңа, авылда суйган малыбыз итеннән аерым аш пешереп куя. Андый көнне, үзләренеке дуңгыз итеннән түгел микән, дип, әллә нишләп китәм. Шикләнергә сәбәп тә бар: сатаргамы, нәрсәгәдер чучка симертәләр. Җитмәсә, Мансур исемле егетләре мине, авызыма дуңгыз әйберсе керер дип курыкканымны белгәнгә, ни кыздырсалар да, табаны дуңгыз борыны белән майладык, дип котырта.
Сәгать өч кенә икән әле. Йокы качты. Асия апаның Казанда яшәгән кызы Резедага телефон аша төшем турында язып салдым. Ул керәшен иде бит, нигә мондый төш керде микән, кебегрәк. Юк, ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек, дип җавап җибәргән. Шулкадәр рәхәт булып китте, күңелгә әллә нинди җиңеллек килде. Димәк, шулай җирләнүе белән бәхетле бит ул. Рыясыз, мәрхәмәтле бер җан иде. Ире бик нык авырып китеп, өйләрендә кеше саны да кискен артып, яшәү шартлары кыенлашкач, фатирны бергә эзләдек. Күргән бер кеше саен мактый. Кертегез, җибәрәсебез дә килми, иллә яхшы, әдәпле кыз, ди. Фатир хуҗасы тегенди-мондый эшләре өчен чыгарып җибәргәндер дип әйтүләреннән курыкты да инде. Мактау сүзләренә кызыгып, Тәслимә апа кертмәс җиреннән кертте. Икенче хуҗабикәмә нибары 26 яшь иде. Без икебезне очраштырганы өчен Асия апага бүгенгә кадәр рәхмәт укыйбыз.
...Йоклый алмый ятам. Исемә әллә кемнәр, дингә бәйле әллә нинди вакыйгалар килә. Серов урамында торганда, ишегалды ясаган өч зур йортның бар кешесе бер-берсен авылдашы дәрәҗәсендә яхшы белә, ашларга йөрешә, керешә, аралаша иде. Ирләр карта суга, домино уйный. Кемдер ишегалды өстәлендә ярлы гына табын корып салып утыра. Урамга чыгып сугышкан ир-хатыннар да юк түгел. Подъезд төбендә утырып, дөнья сүткән әби-чәби яныннан тукталмый уза алмыйсың. Кем өйләнгән, кем аерылган, кем-кем белән йөри... Подъезд саен – дөнья эчкече. Көн саен акча сорарга керәләр, ишек төбендә калдырган аяк киемнәрен дә урлап китәләр. Өйгә керсәләр, одеколон-духи ише әйберләреңнән җил исә... Кыскасы, мәгълүм фильмдагы кебек яшибез. Үзенә күрә күңелле.
Башкалар арасында нык аерылып торган Тәнзилә апа бик истә калган. Чия төсендәге юка пәлтәсеннән елмаеп кына, кеше сүзенә катышмый гына утыра. Бөтен тотышы икенче планета кешесенеке кебек. Хәсрәте дә юк шикелле аның, чирләре дә. Сирәк кенә нидер әйтсә, тавышы миңа космик музыкадай ишетелә. Юк, мин аны ишетмим, тоям гына сыман. Бервакыт янәшә күршемнән, нишләп ул гаҗәеп тыйнак, әдәпле, әллә нинди серле бәхетле дип сорадым. Ислам диненә күчкән керәшен ул, ди. Менә сиңа мә!
Түзмәдем, подъезд төбенә төштем дә, янына утырып, Тәнзилә апаның үзенә:
– Сезнең исемегез элек башка иде мәллә? – кебегрәк, читләтеп кенә сорау бирдем.
– Әйе. Абый, көтмәгәндә мәрткә китеп, бик озак уяна алмый ятты. Шулкадәр үзгәреп уянды. Башкасын сөйли алмыйм, анда күргәннәрне әйтергә ярамый, Аллаһ бар, ислам динендә булу кирәк икән, диде. Гаиләбез белән ата-баба диненә кайттык. Абый үтә динигә әйләнде, соңгы гомерен бик бәхетле яшәде.
Тәнзилә апаның бу сүзләре мине таң калдырды. Аның йөзендәге яктылык ислам нуры икән ләбаса, дип уйладым мин шул чакта.
Еллар узды. Теләсә нинди шартларда һәм бөтенләй көтмәгәндә вакыт-вакыт аның сүзләрен ишеткәндәй булам: Аллаһ бар, ислам динендә булу кирәк.
Бүген менә төшем һәм өнем арасында ниндидер бәйләнеш җепләрен күрдем. Ихластан тотсаң, ислам кеше күңеленә нинди тынычлык, чын бәхет тойгысы һәм ахирәттә дә бәхетле буласыңа ышаныч алып килә икән.
Рифә Рахман.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.300
-
5 июнь 2023 - 15:42Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә Аллаһ кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит, Европа илләрендә бер көтү «ирләр» урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: «Без хатыннардан башка да булдырабыз!» - дип чаң кагалар.1900
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.2900
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.3100
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.11302
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.18300
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.69800
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.96700
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.266204
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.41700
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27301
-
4 июнь 2023 - 09:12"Тимер эше үз эченә алып кереп китә, ясаган саен илһамланасың" Азу ярган сәвит сәясәтеннән соң, динебез баш калкыткан еллар кемнең дә хәтерендәдер. Диндар төркемгә иң беренчеләрдән килеп кушылган өлкәннәрдән яшьләрнең дә калышмавы, мәдрәсә тутырып, белем алырга килүләре нур өстенә нур иде!31901
-
3 июнь 2023 - 17:17"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..." Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим. Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар.250902
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.184800
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.671905
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.727401
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.36600
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.300
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330307
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.138824
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.73800
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика