Ун елдан соңгы могҗиза

«Ышанасыңмы, бала таптым бит мин. Инде дүрт ай була безгә. Кызым бар», - диде Финсия. Аның бу сүзләреннән өнсез калдым, табиблар аңа беркайчан да бала таба алмаячаксың дигән иде. Ходай насыйп итсә, могҗизалар да була икән шул. Финсия 10 елдан соң балага узган.
Балачак дустымны биш еллап күргәнем юк иде инде. Ниһаять, авылда очраштык. Күзләрендә бәхет чаткылары, шатлыгы эченә сыймый. Элекке Финсия түгел бу, алыштырып куйганнар диярсең, ана булу үзгәрткән аны. Кечкенә чакта җәйге каникулларда еш очраша идек аның белән. Яшь чак, - юләр чак диләрме әле, берсендә иман зәгыйфьлеге булган, күрәсең, киләчәгебезне белергә теләп, күрәзәчегә дә барганыбыз хәтердә. Шырык-шырык килеп барган җиребездән бик борчылып кайткан идек. Финсиягә ул чакта күрәзәче, беркайчан да балага уза алмаячаксың, диде. Без, 17 яшьлек кызлар, ул чакта әни булу турында бик уйламасак та, танышымның эченә шик керде. Бу вакытта ул үзеннән шактый олы бер егет белән очраша иде. Мәктәпне тәмамлауга, аңа кияүгә дә чыкты. Ире әйбәт кеше иде аның. Акчаны әйбәт эшли, Казанда фатир да алдылар, Финсияне укырга кертте, аннары хастаханәгә шәфкать туташы итеп урнаштырды. Тату, дус яшиләр иде. Студент чакта аларга берничә тапкыр кунакка да барганым булды. Барысы да әйбәт, тик гаиләләренә бала тавышы, сабый гына җитми. Финсия бер ел көтте, ике, өч... Төрле әбиләргә дә йөреп карады. Имеш, диңгез дәвалый икән дип, чит илгә сәяхәткә дә барып карадылар. Финсия медицина тикшерүе дә узды. Бу аның соңгы өметләрен дә өзде. Анализлар тапшыргач, анда хатын-кыз гормоннарының җитлекмәгән булуы ачыкланды. Тагын башка авырулары да табылды. Кыскасы, Финсиягә, бала таба алмаячаксың дип, диагноз куйдылар. Танышым нинди хисләр кичергәндер, җитмәсә, ире дә аңа ярдәм итәсе, тынычландырасы урынга аерым яшәргә булды. Имеш, аңа кысыр хатын кирәк түгел, ул тулы гаилә турында хыяллана, олыгайган көнендә балалар кочасы килә. Рәсми төстә аерылышмасалар да, аерым яши башлады алар.
Финсия бала таба алмавы белән килеште дә бугай. Туры юлдан тайпылырга бер адым җитә. Хатын чит ирләр белән чуала башлады. Берара спиртлы эчемлекләр белән дә мавыгып алды. Бәхетенә вакытында аңына килде. Ике ел элек ул намазга басты. Телефон аша әйтте ул миңа бу хәбәрне. Әллә ире белән татулашканмы дисәм, «Юк, сирәк кенә килеп китә үзе. Башка хатыны бар бугай аның. Ләкин аның кайгысы түгел әле миндә. Дини китаплар укый башладым. Гөнаһ кылып туйдым. Барысы өчен дә җавап бирәсе булачак. Соң булса да, шөкер кылып, тыныч тормышта яшисем килә, мәчеткә йөри башладым әле», - дип шаккатырды ул мине.
Һәм менә бу юлы тагын телсез калдырды. Үземнең икенче кат әни булуымны әйтим дигән идем, баксаң, танышымның тагын да мөһимрәк яңалыгы бар икән. Аның кызы туган. Күрәзәче дә, табиблар да ялгышканнар, димәк. Әллә Ходай аның тәүбәсен кабул кылып, могҗиза бүләк иткәнме? «Балага узганымны үзем дә белми калдым. Белгәндә унбер атналык иде инде. Укшымадым да, токсикоз дигәннәре дә булмады. Башта ышанмадым. Нәрсәләр генә уйлап бетермәгән идем бит инде мин, балалар йортыннан сабый алып үстерергә дә ниятли идем. Баксаң, Ходай барысын да күрә, ишетә икән», - диде ул. Тугыз ай буе балам төшмәсме, исән-сау туармы дип куркып яшәгән, әни була алмыйм дигән фикер аның күңеленә шуның кадәр сеңгән булган, күрәсең. Бу хәбәргә Финсия башта үзе дә ышанмый торган. Хәзер дә баласы төчкереп куйса да курка икән. Авырып китә, үлә күрмәсен. Ул әни булырга тиеш, әйбәт әни булырга. Һәм бернинди күрәзәчеләр, табиблар сүзе дә аңа комачаулый алмаячак...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июнь 2023 - 17:17"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..." Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим. Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар.23400
-
3 июнь 2023 - 14:38Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә? Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.12700
-
3 июнь 2023 - 14:22Ятимлек гомере буена сагалап кына торды аны Хариса апа Нәбиуллина да көчле рухлы сугыш чоры балалары буынының бер вәкиле иде. Әнә шулай диләр балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр, ачынып.36703
-
3 июнь 2023 - 10:28Ни өчен кондиционер эшләгәндә тәрәзәне ачарга ярамый? Быел да кайбер төбәкләргә җәй көтмәгәндә, вакытыннан алда килде. Аерым урыннарда температура нормадан 14 градуска артыграк. Синоптикларның фаразы буенча, җәй гадәттәгедән эссерәк булыр дип көтелә.25000
-
2 июнь 2023 - 17:57Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде Ландыш Гайнуллина – Апас авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетында татар теле укытучысы белгечлеген алып чыга. Гаилә кора аннан соң яман чир белән көрәшә һәм... аны җиңә.100416
-
2 июнь 2023 - 16:21Лилия Гиматдинова Мальдивта ял иткәндә көтелмәгән хәлгә юлыккан Татар эстрадасы артисты Лилия Гиматдинова гаиләсе белән Мальдив утрауларында ял итеп кайтты. Җырчының ялы күңелле, файдалы узган. Шул ук вакытта көтелмәгән хәл дә булган.135300
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булды Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.20200
-
2 июнь 2023 - 15:08“Миңа охшаган кызны таба алырмы?” Театр артисты Илфат Гыйбадуллинның әнисе янында булып, хәл-әхвәл белештек. Ф.Галиевның “Алмачуар”ында – Закир, П.Коэльоның “Алхимик”та – Илдус, М.Фәйзинең “Галиябану”ында – Садри, И.Юзеевның "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз"да – Гөлүс...85902
-
2 июнь 2023 - 14:32Намазга иң беренчеләрдән булып килгән кешеләрнең исемнәре язылып барылыр Көннәрнең иң бөеге – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г – «Радыйәл-Лааһү ганһү» дип укыла) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани).31901
-
2 июнь 2023 - 12:46Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе Халкыбызга тансык бәйрәм кайсы авылларда үткәрелә, ә кайсылары аннан мәхрүм икәнлеген белештек. 10-11 июньдә авыл-районнарда, 17се көнне Чаллы шәһәрендә, ә 24 июньдә башкалабыз мәйданнарында Сабантуйлары гөрләячәк.50912
-
2 июнь 2023 - 12:03БДИ: кайвакыт бала үзенә ышана, әмма... Мәктәптә нормаль укыган бала имтиханны бирми калмас, ди белгечләр. Әти-әниләр БДИ системасы аша узмаган һәм шуңа да балаларның үзләренә караганда да ныграк борчыла.24600
-
2 июнь 2023 - 11:11“Әйдә киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә, кабак, бәрәңге җитешкәч, кайтырбыз өйләнергә” Әлеге ике мөлаем парны фоторәсемгә Чиләбе шәһәре Сабантуенда төшереп алган идем. Йөзләрчә чакрым юл үтеп, Чиләбе шәһәре Сабантуенда авылдашым Мөнәвәрә әби Нурмөхәммәтованың оныгы Илгизәрне, җәмәгате Виктория, соңрак әтисе Радик Гатаулла улы белән очрашырбыз, танышырбыз дип һич тә уйламаган идем.26501
-
2 июнь 2023 - 10:36Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде" Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.295406
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
2 июнь 2023 - 17:34Без имениМин сезнен жыоларыгызны бик яратып тонлыйм, сезне бэхетсез бердэ эйтмэс идем сез ботен жырчылардан да алда, сез бик булган кеше булганнан була дускаем исэн сау булыгыз жырларыгыз белэн без не куандырып торыгыз.Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
2 июнь 2023 - 16:45Без имениБалам юк, ирем юк диеп елап утыручыларга урнэк ханым, ходай исэнлек бирсен узегезгэ рэхмэт.Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
2 июнь 2023 - 16:00Без имениТалантлы кешене шулай кагалар инде. Өстен булыгыз түбән җаннардан! Сез бик булдыклы, талантлы. Авыз ерып яшәгез, сәламәтлек Сезгә!Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
1 июнь 2023 - 16:00Без имениБик матур олы букетлар инстаграммга куйган!!!! Зурлаганнар, сагынганнар!!!! Зур рэхмэт!!! Бик молодец та бит инде, тире тамганчы тырыша!!!! Алда да зур унышларга ирешуен телибез!!! Алга, только алга!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 14:05Без имениРусланга чэчэклэрне шакый гына бирмэделэр житэрлек итеп бирделэрбер жыр жырлаган саен оч дурт кеше чират торып чэчэгендэ булэгендэ бирделэр Казан халкы БИК яратты Русланны Руслан узендэ БИК давольно булып киткэндер диеп уйлыймРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:44Без имениКонцерт бик эйбэт булды. Таушы бик монлы,аж до мурашекРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:22Без имениСупер Руслан. Ин матур жырчы.Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.167200
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.653905
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.709701
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.20200
-
3 июнь 2023 - 19:24Винарис әнисе хакында: "Башымны иңеңә куеп ял итәсе килгән чаклар күп" Җырчының әнисе вафат булганга 3 ел узган.9600
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.309007
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.118024
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.59300
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.108800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика