Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен

Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...
- Мин бүген сиңа ике баламны кочаклап, уңган-булган иремнең иңбашына авыша төшеп, кәттә генә елмайган бәхетле хатын-кыз фотосы бирергә тиеш идем юкса, - ди чәче-башы да, йөзе дә күптән карау-тәрбия күрмәгән Лилия, уфылдап.
- Ә, күрәсең, икенче төрле килеп чыкты. Мин бүген иренә дә, ике баласына да кирәкмәгән, нервылары таушалган бер бәхетсез хатын. Их, терсәкне тешләп булса - чәйнәп үк бетерер идем. Минем кебек тиле хатыннар да бардыр барын, әмма әйтер сүзем әле юләрлекләр эшләргә өлгермәгәннәр колагына... Матур яшәп киттек без Артур белән, - дип башлады Лилия сүзне. - Хатын булу бәхетен чын-чынлап татыдым. Эреле-ваклы сүзгә килешүләр булса да, мин аны өстемнән йөри дип уйлап та карамадым. Ә ул йөргән! Кызларга 4-6 яшьләр иде, кесәсеннән саклану чарасы табып алгач, авып китәмме дип торам. Әй гарьләндем дә соң инде! Мин генә җитмим икән бит моңа - аңа тагын, тагын да кирәк. Өйгә кайткач, утырып сөйләштек. Сөйләде инде шунда бер ботка, минеке түгел, янәсе... Ә мин шул көннән тентепме тентим моны. Бер сүз белән әйткәндә, бер итәкне дә калдырмаганын аңладым инде моның. «Гулящий» булып чыкты минем җанкисәгем. Еладым, бетерендем, картайдым да, куып чыгардым моны. Имеш, бер-ике көннән аңлар, гаиләсез кыен булыр, гафу үтенер, кайтырга теләр.
Теләр-теләмәс бер килүендә җөмләләр тезеп маташты ул маташуын - ике бала бар, фәлән-фәсмәтән, имеш. Мин юләр горур булдым, себерелгән нәрсәләрең янына китеп олак, янәсе, потың бер тиен. Китте бу. Мин ике бала белән утырып калдым. Бераз акча бирештерә шунда, балалар белән театр-циркка да йөри, язгы-кышкы киемнәрен дә алып бирә. Мин аның тормышыннан киттем дип, канауга чыгып ятып, шешә кочаклап эчкечегә әйләнмәде - эше гөрләп барды, хатыннары алышынып торды. Бездән китеп, җиде ел үткәч, өйләнде, хатыны үзеннән унбиш яшькә кече, чибәр.
Балалар исә башта әтиләренә карата битараф иде. Мине жәлләп, аннан ерагаеп та алган вакытлары булды. Үсә-үсә алар өчен дә кадерем бетте. Берсендә олы кызым: «Туйдырдың инде туктаусыз шыңшуың белән, бөтен дөнья кабахәт, син генә әйбәт тә син генә булган. Әтинең сине башкага алыштыруы да гаҗәп түгел», - димәсенме. Имәнеп киттем! Мин шулар дип яшәдем, ирләр белән чуалмадым, көнне-төнгә ялгап, җитеш тормыш булдырыйм дип чаптым! Ә аларга аена бер күренеп, акча тоттырып китүче әтиләре күпкә кадерле икән. Минем яңак буйлап тәгәрәгән күз яшьләремне күргәч исә: «Гомер буена борын мышкылдаттың, ирләрнең гүләйт итүләренә бөтен кеше түзә, син генә түзә алмадың инде», - дип «үтереп» ташлады.
Миңа бүген беркем дә кырыкны бирми - илле биш яшьлек булып күренәм. Рәхәт күрмәдем, рәхмәт ишетәсем юк. Балаларымның сүзләреннән дә нәтиҗә чыгарып әйтә алам - үзеңне корбан итәргә ярамый. Типтереп, тоташ ялганлап яшәгән кешеләрнең тормышы минекенә караганда мең яхшы.
Хатын-кызларга әйтер сүзем дә шул - ирең типтереп гүләйт итсә дә, гаилә җимермәгез! Шуның белән ирне генә түгел, яшьлегең-сәламәтлегеңне дә, балаларыңның хөрмәтен дә югалтачаксыз. Балалар эгоист - аларга кайда рәхәтрәк, мулрак, шунда яхшы. Синең интегә-интегә, төн йокыларыңны калдырып, алар хакын хаклап яшәүләрең өчен рәхмәт әйтмәячәкләр.
- Кирегә юл булса, нишләр идең соң? - дим мин Лилиягә.
Тапкан әйберләремне «күрмәгән», йөргәненә игътибар да итмәгән акыллы хатын булыр идем. Алай буламы, дип аптыраучылар булса, өстәп әйтәм - була. Ирне ятларга бирмәгез. Ник ул егет булып йөрергә тиеш тә, син берүзең бала үстереп, шулар проблемасы белән картаерга тиеш? Үз балаларын үзе үстерсен. Хатын-кызга исә параллель рәвештә үз тормышын, үз мәхәббәт тарихын булдырырга кирәк. Дөньясы шундый аның. Берүзең генә судан ак, сөттән пакь булып утырудан файда юк...
Гөлнара Җәлилова
Фото: https://unsplash.com/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июнь 2023 - 14:25“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми” Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.4801
-
6 июнь 2023 - 14:04Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк. Аныңча мәчетләрдә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.5000
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз 28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.5300
-
6 июнь 2023 - 12:33Кабан күлендә “Кытай Сабантуе”?! Казанда 25 июньдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә “Аждаһа көймәләре” бәйрәме була. Аны кайберәүләр уйлап-нитеп тормастан, “Кытай Сабантуе” дип тә игълан итә башлаган.6401
-
6 июнь 2023 - 11:09Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!" Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповка 35 яшь тулды. Юбилее уңаеннан җырчы Казанның “Уникс” концертлар залында матур концерт куйды. Чыгыш ясаучылар арасында Рифатның иҗатташ дуслары гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Вафин да бар иде. Алар Рифат белән “Ике минут” җырын дуэт итеп башкарды.17100
-
6 июнь 2023 - 10:08Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан котлады Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Без бу бәйрәмне традицион рәвештә даһи әдип Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырабыз. Аның әсәрләрендә рус теленең байлыгы, аһәңе, образлылыгы, камиллеге һәм чын матурлыгы күркәм чагылыш таба, халык сөйләменең, үзенчәлекле фольклорының зирәк, үткен гыйбарәләре гаҗәеп зур осталык белән нәфис әдәбият үрнәге югарылыгына күтәрелә.6100
-
6 июнь 2023 - 10:00Әти-әни булырга өйрәнәсең килсә?.. Бала чакта өлкәннәргә, әти-әниләргә кызыгып карый идек. Аларны беркем дә ачуланмый, эш тә кушмый. Үзләре ничек телиләр, шулай яшиләр. “Тизрәк үсеп, шундый булырга иде!” - дип хыялландык.9301
-
6 июнь 2023 - 09:18Ялгыз калгач, ашарга да пешерәсе килми Хатын белән өч ел элек аерылыштык. Ул турыда язасы килми, чөнки аерылышуны кичерү авыр булды. Тормышымның асты өскә килде, барысын да яңадан башладым.26902
-
6 июнь 2023 - 09:15"Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..." Шушы көннәрдә генә очраклы рәвештә танышым Айсылу белән очраштык. Тормышында зур сынаулар булган икән, шул хакта сөйләде. "Аякка басуымны, йөри алуымны мин хәзер зур могҗизага саныйм. Фаҗига сәбәпчесе булган хатынны да гафу иттем", диде ул...86614
-
6 июнь 2023 - 06:10"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз" Ничә чакрым юл үткәндер, Алсу бик нык йончыды. Үз фатирына кайтып душ керәсе, сөтле чәй эчәсе һәм рәхәтләнеп җылы түшәгенә сузылып ятасы килде. Ләкин сөйгәне Данил бик үтенеп сорады шул...98504
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?46800
-
5 июнь 2023 - 16:08Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата? Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.108526
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.133504
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.195600
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.682305
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.738201
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.5300
-
6 июнь 2023 - 15:40Сидрдан күпләп үлү очрагының сәбәбе аталды Россия эчке эшләр министрлыгы: Самара өлкәсендә сидрда метанол һәм этилбутират катнашмалары табылган.700
-
30 май 2023 - 09:02Булачак ирем белән 17 яшемдә йокладым Яраткан егетем Айгиз белән җитди мөнәсәбәтләребез башланганда, миңа нибары 16 гына яшь иде. Кич җитүен түземсезлек белән көтәм, аннан башка бер генә минут та тора алмам сыман иде. Бергә булу өчен тәүлектә сәгатьләр җитми иде.377308
-
30 май 2023 - 09:05“Әтинең каберен эзләп табарга кирәк, барып җитмәслек җир түгелдер” Алсу ханым Шәйхуллинаның тәвәккәллеге таш ярырлык. Яу кырында ятып калган әтисенең каберен эзләп тапкан сугыш чоры баласы ул.251104
-
30 май 2023 - 12:05Кырымга сәяхәт: үз машинаң белән барсаң, күпкә уңайлы Күп кенә туристлар махсус хәрби операция зонасына якын урнашу сәбәпле ярымутрауга юллама алмый. Нишләргә? 2022 елда Кырымда 6,5 миллион кеше ял иткән. Горур таулары, тарихи урыннары һәм диңгезе белән җәлеп иткән ярымутрауның туризм өлкәсен быел сынаулар көтә.72301
-
30 май 2023 - 12:18Энергетик вампирлардан ничек сакланырга? Саннарның кеше тормышына тәэсирен кире кагу мөмкин түгел. Нумерологлар кешенең туган көне аның холкы белән тыгыз бәйләнештә, дип уйлый. Бактың исә, гади нумерологик исәпләүләр ярдәмендә, энергетик вампирны туган көн саннары буенча исәпләп чыгарырга мөмкин икән.106101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика