Шәһри Казан

Үземә эчке кием аласы булса да, иремнән рөхсәт сорыйм

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Эч серемне сезгә ачарга булдым. Бәлки укучылар киңәше миңа алга таба яшәргә ярдәм итәр.

Акылдан язам бугай. Ирем белән биш ел бергә яшибез. Балабыз бар. Ирем начар кеше түгел, эчми, тартмый, эш урыны әйбәт, акчаны да яхшы эшли. Былтыр чит илгә ял итәргә дә алып барды. Нәрсә җитми инде тагын сиңа, нәрсәгә зарланасың дисезме? Ул артык таләпчән. Менә берничә генә мисал китерәм.

Аның эштән кайтуына ашарга пешереп торам, югыйсә үзем дә эштән арып кайткан булам. Ә ул нигә бу кәстрүлдә пешердең инде, кечкенәсе дә бар иде бит, хәзер менә суыткычка сыймый, нигә ике көн рәттән кәбестәле аш пешерәсең, ди. Аш кайнаррак булса, «Юри, мин ашамасын дип кайнарлаткансыңдыр», дип чыгып китә.

Савыт-саба торганны күрсә, шунда ук, «ник ул юылмаган, ник вакытында эшләмисең», дип зарлана. Идәндә чүп бөртеге тапса, нидер мыгырдана-мыгырдана аны алып ташлый да тагын менә чүп, күзәтеп, әйтеп тормасаң, чүп оясында калабыз, дип сөйләнә. Еш кына кигән киемемне, прическамны яратмый. Берсендә туйга барыр алдыннан нык кына кәефемне кырды. Бергәләп сатып алган күлмәкне туй көне килеп җиткәч кенә, «Килешми дә бит бу сиңа. Ни дип алдың, фигураң кеше төсле булмагач, нигә кирәк булды мондый тар күлмәк», дип бәйләнде. Елап, шешенеп беттем.

Гомумән, юктан сәбәп таба ул, бала авырса, мин гаепле, төнлә уянып еласа, тагын минем аркада, аның чалбары сүтелсә, мин вакытында күрмәгәнмен икән, моның өчен шундый каты тавыш куба инде, әйтерсең лә кияргә башка чалбары юк. Элек мин аның бу гадәтенә ничектер бик игътибар бирми идем, ә бәлки ул андый булмагандыр да, тик соңгы вакытта бик кызып китүчән, бәйләнчек иргә әйләнде. Минем әти-әниләрне яратмый, туганнарым белән артык аралашмый, кунакка килсәләр дә, авызына су капкандай, сүз дәшми, елмаймый утыра.

Реклама

Әйтә, бәхәсләшә башласаң, үзең барысына да гаепле, син мине шул дәрәҗәгә җиткерәсең, дип битәрли. Ә мин нишлим инде, ашарына әзер, кере юылган, бала белән шөгыльләнәм, азмы күпме акча эшлим, анысын да уртак кассага салып барам әле. Үземә эчке кием аласы булса да, аннан рөхсәт сорыйм. Кыскасы, мине мондый тормыш туйдырды.

Бүген тагын нәрсә әйтер икән инде дип куркып арыдым. Нишлим, аерылыйммы икән әллә? Минем дә кеше кебек яшисем килә бит, мин дә эш аты гына түгел. Чын хатын-кыз итеп тоясым килә үземне, соңгы тапкыр бергәләп балага өч яшьтә циркка барган идек, инде баланың мәктәпкә барыр чагы җитә. Кибеткә дә бергә чыккан юк. Берәр киңәш бирсәгез иде.

Сабадан Лилия Г.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (11)
Осталось символов:
  • 30 гыйнвар 2023 - 18:48
    Без имени
    Җебеп торсаң, шулай була, дип язган хатынга аптырыйм мин. Димәк, ул андый кеше белән яшәп карамаган, караса, артына да әйләнеп карамас иде. Акыл өйрәтергә җиңел ул. Минем дә ир дигәнем акчасын аерым тота, балаларга кием алганда да хәер сораган кебек теләнеп ала идем. Декрет ялыннан соң эшкә чыкканда бер-ике яңа кием алыйм әле, акча бир дип сорадым, бирмәде. Икенче шәһәрдә яшәүче апам җибәрде. Квартплатаны түли ансы, азык-төлекне элек гел мин ала идем, хәзер чиратлап алабыз. Шунысына да шөкер итәм. Кая ул берәр бүләк алу яки ял йортына бару бергәләп. Үзе чирләшкә, әле башы, әле к...те авырта. Өф-төф итеп торам, аңа яраганны гына пешерергә кирәк. Үзе псих, акыра башласа бөтен нервымны ашый. Чиргә сабыгтым бер мәл. Сөйләп бетә торган түгел. Уфф эчемне бушаттым. Син дә минем кебек булма, китер урының булса кит. Картайган саен юләрләнә ул
  • 28 гыйнвар 2023 - 15:35
    Без имени
    Поезда Бер ханым белэн кайтырга туры килде, бердэнбер кызын кияугэ биргэн икэн, ялгыз гына устергэн баласын зурлап никах укытып кияугэ биргэн. Никахка жыелган ботен акчаны кияу узенэ алган(Эби кызын ялгыз гына устергэн дип тормаган).
  • 28 гыйнвар 2023 - 09:30
    Без имени
    Кит анардан дигэн кешелэргэ шак катам, алар узлэре гомер буе ирсез яшэгэн кешелэр дер могаен. Китеп кая бара я ятим бала устерэсен, я кеше баласы яратмый торган иргэ барасын. Ирне кеше иткэн дэ хатын кыз, юк иткэн дэ хатын кыз. Жебеб торсан элбэттэ шулай була.
  • 28 гыйнвар 2023 - 08:55
    Без имени
    Иптэш дустымнын кызы да шулайрак булды. Сынар очен чыгып китте. 2 ай узгач, Гафу утенеп, кайтуын инэлде ире. Ул арада хатыны, чисто случайно, бик яхшы кеше белэн танышып, ничек кенэ гашыйк булмаска торышсада, булдыра алмады. Киявгэ чыгарга тэкдим иткэч, каршы торалмады.Астрахань якларына китеп, киявгэ чыгып, бер дигэн матур итеп торалар. Бэбэй котэ. Язмыш!
  • 30 сентябрь 2022 - 10:26
    Без имени
    Юк, автор, Сезнен ирегез начар кеше шул, кызганычка каршы! Хатын кызларга хормэт курсэтэ торган ирлэр юк дигэн сузгэ ышанмагыз! Бар андыйлар! Уз-узегезне яратыгыз! Тем более балагыз андый тормыш куреп усэргэ тиеш тугел!!!
  • 29 сентябрь 2022 - 20:42
    Без имени
    Бала каем,узенне я́ра ин матур кием ки
  • 29 сентябрь 2022 - 11:27
    Без имени
    Кач артынада борылып карама, кеше тугел, ботен сэламэтлеген бетэ, психушкага барып житэрлек итэ бу сине. Яхшы, яраткан ир, хатын кызга мондый монэсэбэттэ булмый. КАЧ.
  • 29 сентябрь 2022 - 11:11
    Без имени
    Сен,лем узгэрэ дип уйлама, андый кешелэр узгэрми икэн.... Аерылып киту дэ яхшы кин,эш тугел энде, тормыш алып барулар ж,ин,ел тугел. Эчми, Эшли, баланы врата торгандыр. Эгэр ихтибар бирмэскэ тырышсан,?( Бу момкин эйбер ,баштан узган) Гаилэне сакларга уйласан, билгеле. Туганнар белэн очыраш, сойлэш, элекечэ яшэ тик Узен,не яратырга ойрэн, ярсткан эйберне алып ки, узен,э ошаганын пешер, аны тын,ла-ж,ай гына узен,чэ эшлэ балакай.... Нык каршы бар масан, узен,не дэ яратырга онытмыча, эйткэн сузлэргэ кимсенми генэ ( чонки син узен, нен, нинди кеше булуын, ны белэсен, бит, якыннарны, да белэ, юлэргэ нигэ упкэлэргэ???) менэ шулаерак Яши алсан, Сен,лем,
  • 29 сентябрь 2022 - 10:28
    Без имени
    Алар барысы да бер, исемнәре дә, сыннары гына аерым. Хатын-кызга рәхәт күрсәтә торган ирләр юк бәбекәм!
  • 29 сентябрь 2022 - 07:17
    Без имени
    Бер узен торганын яхшы ботен нерванны бетера аннан чир арты чир килеп тора чирлаган ана ботенлай кирак булмыйсын
  • 29 сентябрь 2022 - 05:51
    Без имени
    Бик вак кеше бу. Олыгая олыгая тагыда хужерак була эле ул. Кит син анардан. Нигэ жэфаласын. Ул элеке дэ шундый булган инде. Бэлки эзержэк тузгэндер. Курсэтмэс эчен. Гадэт китми чир китэ дич иде эби. Узгэрми ул.