Барсаң – кире кайтмассың

Барсакилмәс... Үткән гасырның 70 нче елларында чит планеталардагы тереклек ияләренең Арал диңгезендәге базалары урнашкан утрау шулай дип атала.
Бортына ун автоматчы һәм өч офицер утырган хәрби катер борыны белән Барсакилмәс утравының комлы ярына килеп төртелгәндә, кояш иң югары ноктасында иде. Арал диңгезенең су өсте тыныч, һавада бер генә болыт та юк, шуңа күрә якындагы соры томан килүчеләрне бик гаҗәпләндерде. Төркем җитәкчесе майор көлемсерәп әйтеп куйды:
- Барсаң - кире кайтмассың...
- Ни өчен шулай әйтәсез? - дип сораулы караш ташлады аңа офицерларның берсе.
- Берни юк, тик менә казах теленнән утрауның исеме шулай тәрҗемә ителә. Берничә минуттан, шеренгага тезелеп, солдатлар томан эченә керә башладылар. Шул чакта майор үзендә ниндидер курку хисе тоя башлады. Бу экспедициягә утрауда була торган төрле күренешләр турындагы хәбәрләрне тикшерү йөкләнгән иде. Биредә оча торган, утлары балкып торучы шарлар күргәннәр. Монда килеп эләккән кешеләр, серле җан ияләре очратып, коточкыч курку хисләре кичерәләр. Ничек итеп бер төркем солдат белән имеш-мимеш хәбәрләрне тикшереп буласын офицер әле күз алдына да китерә алмый иде. Шулай да, берәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, аңа төгәл инструкция бирелгән...
Томан кинәт кенә бетте һәм хәрбиләр биек коймага килеп төртелделәр. Майор ирексездән күзләрен угалап алды - монда бернинди дә койма булырга тиеш түгел! Солдатларга коралларын әзер тотарга кушып, үзе койма башына үрмәләде. Алда биек булмаган текә тау, янәшәдә диаметры 5 метрлар чамасындагы, көмештәй ялтырап торган шарны күреп алды майор. Якында гына сәер итеп киенгән һәм билбауларына фантастик фильмнардагы кебек утлы корал таккан кеше басып тора.
План гади: монда коралланган кешеләр, аларны тоткарларга кирәк. Әгәр каршылык күрсәтсәләр, көч кулланырга. Койма ярыгыннан барысы да ялтырап торган шарга таба ыргылдылар. Шар янында хәрәкәтсез басып торган кешеләр коралларына тотынганда, соң иде инде. Алар автоматлардан чыккан уттан киселеп төштеләр.
Майор, бернигә дә кагылмаска әмер биреп, бер мәетне тентеп чыкты. Билбавыннан тоткалы, төрле төстәге кнопкалы, шактый озын һәм калын трубка тартып алды. Көпшәсен комга төзәп кнопкаларның берсенә басты, ләкин берни дә булмады: лазер нуры да (майор ни өчендер шуны гына көткән иде), хәтта ату тавышы да чыкмады.
- Иптәш майор, шар артында тау куышына керә торган тишек таптык, - диде бер солдат. Куышка керү юлы берничә кеше сыярлык киң. Куыш юлыннан алга таба үтеп, хәрбиләр зур булмаган залга килеп чыктылар. Зал уртасында билгесез аппаратуралар урнаштырылган озын өстәлләр тора. Өстәлләр артында кара төстәге комбинезоннар кигән, ике метрдан да биек, кешегә охшаган тереклек ияләре эшләп утыра. Ә өстәлләр тирәли көмеш төсендәге комбинезоннар кигән кечкенә буйлы кешеләр йөри. Залның эче бик якты. Тынлыкны бозган ату тавышларыннан кечкенә буйлылары егылса да, пулялар ике метрлы гигантларга бернинди зыян салмады. Алар хәтта һөҗүм итүчеләргә каршылык та күрсәттеләр. Паникага бирелгән хәрбиләр качуны өстен күрде... 1970 елларда КГБ солдатлары белән булган бу тарихи вакыйганы танышыма шунда җитәкче булган кеше - майор үзе сөйләгән.
Атыш вакытында ике метрлы тереклек ияләре пулялардан зыян күрмәгән. Мөгаен, алар биороботлар булгандыр. Ә менә автомат утыннан зыян күрүче кечкенә буйлылар, база җитәкчеләре булган, күрәсең.
Берничә көннән соң утрауга оештырылган яңа поход бернинди нәтиҗәсез тәмамланган. Барсакилмәс утравын аркылыга-буйга тикшереп чыккан солдатлар койманы да, заманча аппаратура белән җиһазланган тау куышын да таба алмаганнар...
Барсакилмәс утравы турында минем элек тә ишеткәнем булды. Утрауның бер өлешендә сәгать туктый, бүтән җирендә акылдан шашкан кебек чаба, имеш. Кайбер җирләрендә билгесез шытырдаулар, колакларда радиоалгычтагы «эфир тавышы» ишетелә. Төннәрен кул бармаклары арасыннан очкын үтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июнь 2023 - 17:17"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..." Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим. Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар.22800
-
3 июнь 2023 - 14:38Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә? Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.12200
-
3 июнь 2023 - 14:22Ятимлек гомере буена сагалап кына торды аны Хариса апа Нәбиуллина да көчле рухлы сугыш чоры балалары буынының бер вәкиле иде. Әнә шулай диләр балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр, ачынып.35903
-
3 июнь 2023 - 10:28Ни өчен кондиционер эшләгәндә тәрәзәне ачарга ярамый? Быел да кайбер төбәкләргә җәй көтмәгәндә, вакытыннан алда килде. Аерым урыннарда температура нормадан 14 градуска артыграк. Синоптикларның фаразы буенча, җәй гадәттәгедән эссерәк булыр дип көтелә.24400
-
2 июнь 2023 - 17:57Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде Ландыш Гайнуллина – Апас авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетында татар теле укытучысы белгечлеген алып чыга. Гаилә кора аннан соң яман чир белән көрәшә һәм... аны җиңә.99516
-
2 июнь 2023 - 16:21Лилия Гиматдинова Мальдивта ял иткәндә көтелмәгән хәлгә юлыккан Татар эстрадасы артисты Лилия Гиматдинова гаиләсе белән Мальдив утрауларында ял итеп кайтты. Җырчының ялы күңелле, файдалы узган. Шул ук вакытта көтелмәгән хәл дә булган.134500
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булды Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.20200
-
2 июнь 2023 - 15:08“Миңа охшаган кызны таба алырмы?” Театр артисты Илфат Гыйбадуллинның әнисе янында булып, хәл-әхвәл белештек. Ф.Галиевның “Алмачуар”ында – Закир, П.Коэльоның “Алхимик”та – Илдус, М.Фәйзинең “Галиябану”ында – Садри, И.Юзеевның "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз"да – Гөлүс...85002
-
2 июнь 2023 - 14:32Намазга иң беренчеләрдән булып килгән кешеләрнең исемнәре язылып барылыр Көннәрнең иң бөеге – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г – «Радыйәл-Лааһү ганһү» дип укыла) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани).31501
-
2 июнь 2023 - 12:46Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе Халкыбызга тансык бәйрәм кайсы авылларда үткәрелә, ә кайсылары аннан мәхрүм икәнлеген белештек. 10-11 июньдә авыл-районнарда, 17се көнне Чаллы шәһәрендә, ә 24 июньдә башкалабыз мәйданнарында Сабантуйлары гөрләячәк.50512
-
2 июнь 2023 - 12:03БДИ: кайвакыт бала үзенә ышана, әмма... Мәктәптә нормаль укыган бала имтиханны бирми калмас, ди белгечләр. Әти-әниләр БДИ системасы аша узмаган һәм шуңа да балаларның үзләренә караганда да ныграк борчыла.24600
-
2 июнь 2023 - 11:11“Әйдә киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә, кабак, бәрәңге җитешкәч, кайтырбыз өйләнергә” Әлеге ике мөлаем парны фоторәсемгә Чиләбе шәһәре Сабантуенда төшереп алган идем. Йөзләрчә чакрым юл үтеп, Чиләбе шәһәре Сабантуенда авылдашым Мөнәвәрә әби Нурмөхәммәтованың оныгы Илгизәрне, җәмәгате Виктория, соңрак әтисе Радик Гатаулла улы белән очрашырбыз, танышырбыз дип һич тә уйламаган идем.26301
-
2 июнь 2023 - 10:36Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде" Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.293806
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
2 июнь 2023 - 17:34Без имениМин сезнен жыоларыгызны бик яратып тонлыйм, сезне бэхетсез бердэ эйтмэс идем сез ботен жырчылардан да алда, сез бик булган кеше булганнан була дускаем исэн сау булыгыз жырларыгыз белэн без не куандырып торыгыз.Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
2 июнь 2023 - 16:45Без имениБалам юк, ирем юк диеп елап утыручыларга урнэк ханым, ходай исэнлек бирсен узегезгэ рэхмэт.Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
2 июнь 2023 - 16:00Без имениТалантлы кешене шулай кагалар инде. Өстен булыгыз түбән җаннардан! Сез бик булдыклы, талантлы. Авыз ерып яшәгез, сәламәтлек Сезгә!Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
1 июнь 2023 - 16:00Без имениБик матур олы букетлар инстаграммга куйган!!!! Зурлаганнар, сагынганнар!!!! Зур рэхмэт!!! Бик молодец та бит инде, тире тамганчы тырыша!!!! Алда да зур унышларга ирешуен телибез!!! Алга, только алга!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 14:05Без имениРусланга чэчэклэрне шакый гына бирмэделэр житэрлек итеп бирделэрбер жыр жырлаган саен оч дурт кеше чират торып чэчэгендэ булэгендэ бирделэр Казан халкы БИК яратты Русланны Руслан узендэ БИК давольно булып киткэндер диеп уйлыймРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:44Без имениКонцерт бик эйбэт булды. Таушы бик монлы,аж до мурашекРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:22Без имениСупер Руслан. Ин матур жырчы.Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.167000
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.653705
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.709501
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.20200
-
3 июнь 2023 - 19:24Винарис әнисе хакында: "Башымны иңеңә куеп ял итәсе килгән чаклар күп" Җырчының әнисе вафат булганга 3 ел узган.8800
-
27 май 2023 - 08:15Бөтенроссия авыл Сабантуе 2023: "Авылда Сабантуй 2011 елдан бирле узмады" Әстерхан өлкәсе Иске Канга авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе башланып китте. Татарстан Республикасынан җырчылар, ансамбльләр кунакларга күтәренке кәеф, дәртле җырлар бүләк итте. Катнашучыларны Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсенең вице-губернаторы Павел Паутов сәламләде.84801
-
27 май 2023 - 15:21Намазлык тегүче: "Сатам диеп тә уйламыйм, энәмнән төшүгә алып китәләр" Ун көн эчендә бер намазлык! 4 мең сум тирәсе. Бүленмичә эшләгәндә, әлбәттә. Бәясе дә чигелешенә бәйле. Ун елдан бирле чигү энәсе аның күз нурларында коенган Гөлшат Шәрәфетдинова үзе бу эшне авырыксынмый, бәясен дә азсынмый. Элек мендәр тышлары, яулык-алъяпкычлар чиккән, соңгы елларны намазлыкка керешкән.108323
-
27 май 2023 - 16:33Әстерханда Сабан туе: "Бу Россиядә беренче Сабан туе" Сабантуйлар сезоны Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында Бөтенроссия авыл Сабантуеннан башланды. Чарада Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин кунак булды58500
-
27 май 2023 - 18:23"Дустыма җиңелдем, аның өчен шатмын..." Сабантуй көрәшсез була алмый. Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында елның беренче Сабантуена батырлар җыелды.228115
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика