Безгә дә игътибар кирәк
Без сугыш чоры балалары. Бу чорны аңлатып торырга кирәкми. Без үскәндә ашарга да, өскә кияргә дә булмады. Кычыткан, кузгалак, алабута, черек бәрәңге ашап үстек. Өскә кияргә булмаганлыктан, кышын укырга йөри алмый идек.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Без сугыш чоры балалары. Бу чорны аңлатып торырга кирәкми. Без үскәндә ашарга да, өскә кияргә дә булмады. Кычыткан, кузгалак, алабута, черек бәрәңге ашап үстек. Өскә кияргә булмаганлыктан, кышын укырга йөри алмый идек.
Әти 1946 елда үлеп китте. 1919 һәм 1924 елгы абыйларым сугышта. Безнең балачак бөтенләй булмады. Көч-хәл белән үссәк тә, Советлар Союзы чорында заводларда бар көчне биреп эшләдек. Үзем Радиоприбор заводында 32 ел хезмәт куйдым. Гомуми эш стажы исә 41,5 ел, хезмәт ветераны мин. Хезмәт ветераны таныклыгы хәзер берни бирми. Совет чорында эшчеләргә ял йортларына, шифаханәләргә юлламалар бирелә иде. Хәзер безнең турыда уйлап та караган кеше юк. Социаль яклау өлкәсендәгеләр, юлламалар инвалидларга гына бирелә, диләр. Хөкүмәт сугыш елы балаларына азрак йөз белән борылса иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар