Вакланды дөнья...

Күптән түгел Үзбәкстаннан кунакка кайткан туганнан туган энем белән үзем белем алган Казан дәүләт университеты бинасы яныннан үтеп китәргә туры килде. Дөресрәге, энем уку корпусларын күрсәтүемне, алар белән якыннанрак таныштыруымны үтенде. Аның белән Университет урамыннан менеп, төп бина каршыннан, «таба» (студентлар әлеге мәйданчыкны шулай дип йөртә) аша уздык. «Таба»да дүрт-биш...
Күптән түгел Үзбәкстаннан кунакка кайткан туганнан туган энем белән үзем белем алган Казан дәүләт университеты бинасы яныннан үтеп китәргә туры килде. Дөресрәге, энем уку корпусларын күрсәтүемне, алар белән якыннанрак таныштыруымны үтенде. Аның белән Университет урамыннан менеп, төп бина каршыннан, «таба» (студентлар әлеге мәйданчыкны шулай дип йөртә) аша уздык. «Таба»да дүрт-биш кыз түгәрәкләнеп басканнар, кәефләре күтәренке, кулларында сыра шешәсе, авызларында тәмәке. Утыргычта берничә бушаган шешә. Йа Хода! Безнең киләчәкне менә шушы «белгечләр» билгеләячәк бит! Яшь буынны да шулар укытачак, киләчәк белән дә шулар идарә итәчәк.
«Таба»га караганда безнең капка төпләре мең тапкыр чистарак. Чүпне махсус куелган савытка салып тору юк: тәмәке төпчеге, буш шешәләр, кәгазь кисәкләре җирдә ауный. (Үзең белем алган изге уку йортын, анда укучы яшьләрне мәсхәрәләү дөрес тә түгелдер инде. Әмма без укыганда бу алай түгел иде. Бина эчендә, ишегалдында булсынмы, безгә кычкырып сөйләшү дә ят иде.) Ата-ана менә шундый «изге урын»га укырга җибәрә газизен. Алар үзләре генә белгән авырлыклар белән укырга керткән баласының укып йөрүенә чын күңелдән ышана.
Тәмле ашату, яхшы киендерү, зур акчалар белән престижлы уку йортына укырга кертү тәрбияле бала үстердем дигән сүз түгел әле. Кеше белемле генә түгел, тәрбияле дә булырга тиеш. Үзем тапкан мал түгел, атай малы жәл түгел дип яшәгән яшь җилкенчәк укуның, хезмәтнең, яшәүнең тәмен, куанычын тоймый. Укуын тәмамлап эшкә урнашкач та (урнаша алса), ул шушы юньсезлекләрен куа. Билгеле инде, авырлыкларны җиңәргә өйрәнмәгән кеше җиңү шатлыгы дигән төшенчәне, максатка ирешү омтылышын беркайчан да белмәячәк.
Ә без исә укытучыларыбыздан үрнәк алып яшәдек. Алар безне һәрьяклап камил, зәвыклы, зыялы шәхес итеп тәрбияләргә тырышты. Без студент чакта якын итеп укытучыларыбызга «абый», «апа» дия идек. Алар безнең икенче әти-әниләребез булдылар. Кызганыч, хәзер ул «әти-әниләребез»нең күбесе мәрхүм инде. Аларның якты рухлары каршылыклы вә сикәлтәле юлыбызда безгә туры юлны күрсәтеп, әле дә булса озата бара. Әлбәттә, дер калтыратып торган укытучыларыбыз да бар иде. Алар бездән белем, фәкать тирән белем генә таләп итте. Укуның кадерен безгә алар өйрәтте... Университет колонналарын сыйпап, Ленин урамы аша узганда, мин шуларны уйладым.
Факультетыбызның бүгенге деканы, филология фәннәре докторы профессор Васыйл Заһит улы Гарифуллин да ул чакта аспирант кына иде әле. Шуңа да карамастан, ул төрле оештыру эшләре алып барырга вакыт тапты. Бүгенгедәй хәтерлим әле, ямьле май аенда ул да факультетның бөтен татар студентлары белән табигатькә чыккан иде. Төнгә каршы җилләп яңгыр килә башлагач: «Кайтабыз, кайтмыйбыз!» - дип икеләнеп йөрүләр, ахыр чиктә кайтып китүебез, әмма яңгырның тамчы да яумыйча безне үртәп китеп баруы әле дә хәтердә...
«Каз канаты» бию ансамбле, Татар халык хоры... Татар студентларының иң яратып йөри торган түгәрәкләре иде болар. Аларның нинди зур тәрбияви әһәмияткә ия булуын бәяләр өчен исемнәрен атау да җитә. Ничәмә-ничә буын тәрбияләнгән бу яшьлек дәрте ташып торган коллективларда?! Фәкать булганы, яшәгәне, татар студентларын бер җиргә туплап торганы өчен генә дә рәхмәт әйтерсең.
Студентлар арасында гына түгел, хезмәттәшләре өчен дә олуг гуманист булып калган деканыбыз Флорид Әхмәт улы Әгъзамовның лифтта ярымшаярып: «Бигрәк зур кеше булып киттең син, укырга да йөрми башладың» - дип төрттереп куйганы әле дә хәтердә. Бүлмәсенә чакырып сүгеп-нитеп, шелтә белдереп тормады. Югыйсә каты итеп сүгәр өчен җитди сәбәп тә бар иде: бер-ике көн укырга килмичә, авылда бәрәңге алып яткан идем. Уку дәверендә тагын шундый берничә «юньсезлек»не шулай җиңел генә үткәреп җибәрде ул. Бик тә кешелекле кеше иде мәрхүм. Кыскасы, үз эшләренең фанатлары иде безнең укытучыларыбыз. Алардан үрнәк алып без гадел, намуслы булырга тырыштык.
Ә монда кулына сыра шешәсе токан кызлар, тәмәке төпчеге, төкерек белән тулган эскәмия аллары... Үзгәрде замана.. «Ник яхшылап укымыйсың? Надан каласың бит!» - дигәч: «Нигә укып торырга, яшәсен әти-әни, дипломны мин барыбер сатып алам бит!» - дия торган студентлар укый хәзер биредә. Кая бара бу җәмгыять? Әйе, укып та чыгар ул. Тик киләчәктә укуының әҗере булырмы, аннан тәрбияле кеше булып чыгармы? Ярый ла, университетның төп бинасында ничә колонна барлыгын әйтеп бирә алса?!
Укуның да кадере бетте, вакланды дөнья...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июнь 2023 - 16:10Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айсаф Галиев турында: “Бар да яхшы, монда тыныч”, – дигән иде” Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиев махсус хәрби операция зонасында гомере өзелә.99602
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карады Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.12200
-
1 июнь 2023 - 14:16Сиксән ике яшендә әбиебез күрше авыл бабаена кияүгә китте, ләкин... Безнең әбинең кушаматы «мотоцикл» иде. Аның кебек җитез, кызу кешене бүтән белмим мин. Ул узып киткәндә, чөеп бәйләгән яулыгы гына җилфердәп кала.55403
-
1 июнь 2023 - 13:36"Сәлам. Хәлләрең ничек? Без барыбер бергә булачакбыз..." Социаль челтәр аша бер ханым минем белән үз тормышыннан алынган хәлне уртаклашты. Битараф кала алмадым аның бәян иткәннәренә. Үзенең рөхсәте буенча, бу чынбарлык хәлләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.132002
-
1 июнь 2023 - 13:22Нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч елап ук җибәрдем Ул эт безнең капка төбенә ничек килеп эләккәндер, беркем белми. Беркем күрмәгән. Аксыл-сары төстәге, йоннары бөдрәләнеп торган ул бәләкәч бик тиз безнең гаилә әгъзасына әйләнде дә куйды.100105
-
1 июнь 2023 - 12:32Фәрит Мөхәммәтшин: "Әле беркайчан да федераль үзәкнең төбәкләрнең икътисадына һәм сәнәгатенә мондый күләмдә ярдәм иткәне булмады" Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пермь шәһәрендә узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар берничә актуаль мәсьәләне, шул исәптән региональ сәнәгатькә яңа технологияләр кертүнең төп аспектларын, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә ярдәм итү чараларын тикшерделәр.13100
-
1 июнь 2023 - 10:01"Сез ашыкмыйсыз, ахырсы. Баланы карап тора алмассызмы?" Уфа–Казан поезды рельс буйлап чаба. Вагон эче тулы халык. Кайсы туган ягына кайта, кемдер эшкә бара. Чаллы вокзалыннан зур сумкаларын күтәреп, ике хатын-кыз керде.98901
-
1 июнь 2023 - 09:56Сак булыгыз! Бу ризыкларда спирт бар Кефир һәм кваста спирт барлыгы күпләргә мәгълүм. Әмма спирт башка ризыкларда да җитәрлек. Ә иң кызыгы, җитештерүчеләр аны махсус рәвештә салмый. Этил спиртын кайбер төр конфетлар һәм кондитер эшләнмәләрен әзерләгәндә генә кулланалар.28201
-
1 июнь 2023 - 09:10Улыма сөйгәнемнең исемен куштым Мин дә сезгә үземнең мәхәббәт тарихын язарга булдым. Бу тарих берничә ел элек башланды. Назир белән мин эшләгән кафеда таныштык. Аның “права” алган чагы иде. Мине машинасында йөртеп килергә тәкъдим итте, мин ризалаштым.129505
-
1 июнь 2023 - 08:41Лаешта Россиядә тиңе булмаган курорт барлыкка киләчәк Ул 2027 елдан эшли башлар дип көтелә. Бүген Лаеш “Кама диңгезе” белән атаклы. Ә берничә елдан анда яхталар өчен пристане, СПА-үзәкләр, глэмпинг, ресторан һәм отельләре булган чын курорт барлыкка киләчәк.20600
-
31 май 2023 - 18:27"Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..." Ир белән хатын арасында кризис чоры булып ала, диләр. Безне дә урап узмады ул. Берзаман өйгә кайтасы, хатын белән сөйләшәсе килми башлады. Вак-төяк аркасында да сүзгә килдек. Шул вакытта гөнаһ шомлыгына каршы, аерылган бер хатын белән таныштым. Мөнәсәбәтләрне яшерүдән мәгънә юк иде.379006
-
31 май 2023 - 16:07Илназ Фазуллин: "200 блогер әзерләргә җыенабыз" “Ялкын” журналы яшүсмерләр өчен һәрдаим төрле проектлар оештырып тора. “Бүгенге көндә ютубта биш каналыбыз һәм уннан артык проектыбыз бар. Алар “Кәеф” медиалабораториясендә, студияләрдә һәм урамда төшерелә”, - ди журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин.25300
-
31 май 2023 - 15:59«Һәр хәрби турында кайгыртырга»: Татарстанда "Ватанны саклаучылар" фонды эшли башлады Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада «Защитники Отечества» дәүләт фонды филиалын ачуда катнашты. Исегезгә төшерәбез, филиал Казанда Химиклар мәдәният сарае базасында ачылды (Ямашев проспекты, 1 йорт).18500
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
1 июнь 2023 - 16:00Без имениБик матур олы букетлар инстаграммга куйган!!!! Зурлаганнар, сагынганнар!!!! Зур рэхмэт!!! Бик молодец та бит инде, тире тамганчы тырыша!!!! Алда да зур унышларга ирешуен телибез!!! Алга, только алга!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 14:05Без имениРусланга чэчэклэрне шакый гына бирмэделэр житэрлек итеп бирделэрбер жыр жырлаган саен оч дурт кеше чират торып чэчэгендэ булэгендэ бирделэр Казан халкы БИК яратты Русланны Руслан узендэ БИК давольно булып киткэндер диеп уйлыймРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:44Без имениКонцерт бик эйбэт булды. Таушы бик монлы,аж до мурашекРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:22Без имениСупер Руслан. Ин матур жырчы.Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:32Без имениВысший пилотаж!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:16Без имениРусланнын концерты искиткич яхшы булды. Мон, мэгьнэле жырлар, уз узен тотышы- барда кунелгэ ятышлы. Рэхэтлэнеп чын жырчыдан, чын жырлар тыноап кайттык! Унышлар сина Руслан! Концертын супер!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 08:08Без имениНе было бы счастье ,не счастье спасло🥰🙏Ике баласын җир куенына салган ана тарихы
-
1 июнь 2023 - 08:48Без имениСоциаль челтэрлэрдэ кузэтудэ бик кэчле концерт булган!!! Сэхнэ бизэлешеннэн башлап чыгышларга кадэр СУПЕР!!!! Сиринэ белэн дуэтлары ямь эстенэ ямь эстэде. Руслан бик нык репертуары эстендэ эшли. Жырлар таба, яздыра!!! Менэ узенен тавышына хэм халэтенэ туры китереп дуэт та эшлэгэннэр!! Бу анын эч тиенлек жырлар жырлап йормэгэнлеген дэлилли. Шундый тыныч холыклы, жырларны жиренэ житкереп башкаручы Сирина!!!! Искитмэле дуэт!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 07:55Без имениИскиткеч концерт булды, суперррр, унышлар котсен алда Русланны, чын Артист!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
31 май 2023 - 15:57Без имениИсэн-сау булсын,балаларын тигезлектэ устерсеннэр!Ләйсән Гыймаева хастаханәгә эләккән
-
31 май 2023 - 12:18Без имениШэп. Бик тэ шатбыз синен очен ' ВИНАРИС . Хэм дэ ЛИЛИЯ очен. Калган гомерегез буена бергэ тату яшэргэ язсын .Винарис белән Лилиянең туй көне билгеле!
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.145700
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.632605
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.688601
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карадыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.12100
-
1 июнь 2023 - 16:10Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айсаф Галиев турында: “Бар да яхшы, монда тыныч”, – дигән иде” Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиев махсус хәрби операция зонасында гомере өзелә.99602
-
26 май 2023 - 09:27Бергә булыйк. Әниеңә – терәк, балаңа әти булырмын Гүзәл табигатьле Оренбург якларында – исеме җырларга кергән тын агышлы киң Дим елгасы буйларында туып үсте ул. Коңгырт күзле, кыйгач кашлы, күперенке куе чәчле Зөлфия мәктәптә укыганда ук һәр эштә башлап йөрде. Елмаеп кына сөйләшсә дә, җитди-кырыс холыклы, үткен карашлы, һәр нәрсә хакында үз фикере булган бу кыз белән, сыйныфташлары гына түгел, укытучылар да исәпләшә иде.135500
-
26 май 2023 - 09:33Яман шеш булмасын дисәң... кишер аша Кишернең күз күременә уңай йогынты ясавын ишеткәнегез бардыр инде. Ул бета-каротинга бай. Әлеге матдә бавырда А витаминына әйләнә. Витамин исә, үз чиратында, күздә родопсиннарга һәм күрү пигментларына әверелә. Шуңа бәйле рәвештә, без төнлә яхшы күрәбез.81400
-
26 май 2023 - 10:09Илсур Метшин Мэрларның Азия форумы Башкарма советы утырышында катнашты 25 май көнне Казан Ратушасында Мэрларның Азия форумы Башкарма советының IX утырышы узды. Анда алты ил вәкилләре катнашты: Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Абхазия. Онлайн рәвештә Гыйрак, Кытай һәм Франция әгъзалары катнашты. Чара дүрт телгә тәрҗемә белән барды: рус, инглиз, төрек һәм фарсы телләренә. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан Мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте.53600
-
26 май 2023 - 11:31“Исән чакта кайта алмадым, бәхил бул" Чүпрәле районы Кара-Китә авылында туып-үсеп, гомерен океан уртасындагы утрау – Сахалинда уздырган милләттәшебез Зәкия ханым Вәлитова хакында сокланмый гына сөйләп тә, язып та булмый.109604
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика