16+

Әбиләр, зинһар, “карт разбойниклар” булмагыз!

Быелның 4 аенда мошенниклар татарстанлыларның 1 миллиард 517 миллион акчасын урлаган.

Әбиләр, зинһар, “карт разбойниклар” булмагыз!

Быелның 4 аенда мошенниклар татарстанлыларның 1 миллиард 517 миллион акчасын урлаган.

Татарстанда 2026 елның дүрт аенда 13 643 җинаять теркәлгән, шуларның 6 254е – цифрлы технологияләр өлкәсенә карый.

– Эшчәнлек барышында күренгәнчә, телефон мошенниклары кармагына пенсионерлар түгел, ә яшьрәкләр күбрәк эләгә. Яшьләр үзләрен цифрлы технологияләрдә һәм финанс мәсьәләләрендә “грамотный” саный. Мондый үзышанучанлык алдануларга китерә. Мошенниклар психологик тәэсир ясап, кешене сөйләндерә, паспорт яки банк картасы мәгълүматларын әйтүгә этәрә. Телефоннан шәхси мәгълүматларны бер генә очракта да әйтергә ярамый, – дип кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының кибер җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Раил Куряков.

Ялган шалтыратулар

Теге яки бу банктан “салган акчагызның иминлеген яхшыртырга кирәк”, дип шалтыраталар. Хокук саклау органнарыннан “акчагызны дус булмаган илгә күчерәләр”, дип элемтәгә чыгалар. Туганнары сыйфатында “авариягә эләктем, түләргә акча күчер әле”, дип ялваралар.

– Мондый шалтыратуларга ышанып, мәгълүматлар бирергә, каядыр акча күчерергә ашыкмагыз. Хәтта, оныгы тавышына ошатып, “авариягә эләктем”, дип пенсионерларга шалтыратулар бар. Ышанмагыз! – дип, кабатлап әйтте полиция подполковнигы Куряков.

Кырын эшнең җәзасы каты

 2025 елның июленнән “дропперлык” өчен җаваплылык кертелде. Үзеңнең яки башка кешенең банк картасын законлы булмаган эшләрдә файдаланырга тапшырсаң, банк картасын сатсаң, 3 елдан 6 елга кадәр ирегеңнән мәхрүм калу яный.

– Мошенниклар кайбер әбиләрнең акчаларын урлау гына түгел, аларны тагын “курьер” ролен башкарырга да мәҗбүр итәләр. Теге яки бу кешедән “посылка” алып чыгарга кушалар. Татарстанда ел башыннан 70 “курьер” җинаять җаваплылыгына тартылды. Пенсионер әбиләр СИМ-боксларга “хезмәткәр” итеп урнаштырыла. Республикада ел башыннан 30 СИМ-бокс яшертен урыны юкка чыгарылды, кешеләре җавапка тартылды. Баштарак СИМ-бокс урынын ачыклау өчен 1 айга якын вакыт уза иде, электрон технологияләрне көчәйтү нәтиҗәсендә, хәзер яшертен урыннар 1-2 көндә ачыклана, – диде Раил Куряков.

“Госуслуги” аша яки МФЦ бүлекчәләрендә банк кредиты алуга үзеңә-үзең чикләү кую килешүе төзергә була. Шулай ук гражданинның үзеннән башка сим-карта алуга да чикләү турында килешү төзергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading