Татарстанда 15 апрельдән урманнарда янгынга каршы режим башлана. Республикада урманнар 1 миллион 200 мең гектар мәйданны били.
Скопировать ссылку
Татарстанда 15 апрельдән урманнарда янгынга каршы режим башлана. Республикада урманнар 1 миллион 200 мең гектар мәйданны били.
Хәтер бакчалары – “Экология иминлеге” илкүләм проекты һәм “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” республика программасы кысаларында быел 2550 гектарда урман торгызу эшләре башкарылачак. Моның өчен ылыслы һәм яфраклы агачларның 32,6 миллион данәдә кәлшәләре-үсентеләре бар. Эшләрне башкарырга эшчеләр дә, техника да һәм ягулык-майлау чималлары да җитәрлек. Бөек Ватан сугышына багышланган “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә республика урманчылыклары, предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр, халык ел саен актив катнаша. “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында агач утырту 25 апрельдә үткәрелә. Ул быел Россиядә –Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Татарстанда –Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигарендә оештырыла. “Хәтер бакчасы” бер 25 апрель белән генә чикләнми, ватанпәрвәрлек рухында агач утырту май аенда да дәвам итәчәк, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Чернобыль атом электр станциясендәге авариягә 40 ел тулу һәм әлеге аварияне бетерүдә катнашкан кешеләр хөрмәтенә дә агачлар утыртылачак.
– Волонтерларның югары көчәнешле электр линияләре астындагы яшь агачларны башка мәйданнарга күчереп утырту буенча “Яшел десант” башлангычын хуплыйбыз гына. Бу игътибарга лаеклы акция, – дип мөнәсәбәтен белдерде Равил Кузюров.
Көрәк заманы түгел Республикада урман янгыннарына каршы тору өчен 20 станция булдырылган, алар 337 берәмлек махсуслаштырылган техника белән тәэмин ителгән.
– Илкүләм проект ярдәмендә быел тагын 12 берәмлек янгын сүндерү техникасы сатып алыначак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та урман янгыннарына каршы тору станцияләренең машина-трактор паркын яңартуга һәрвакыт теләктәшлек. Республика бюджетыннан быел да техника алу өчен 200 миллион сум бирелде, – диде министр Равил Кузюров.
Гөлгә агу салмыйлар Урман фонды тирәләрендәге америка өрәңгесен һәм балтырган үсентеләрен бетерү буенча эшләр алып барыла. “Татарстан Республикасының чиста урманнары” акциясе 20 апрельдән башлана.
– Америка өрәңгесе экологик яктан файдалы агач түгел, – дип дәвам итте сүзен Равил Кузюров. – Узган ел урман буйларыннан 0,8 мең кубометр чүп-чар җыеп полигоннарга китерелде. Урманнарга көнкүреш калдыкларын илтеп бушатулар булмасын иде. Автотрассаларда урман буйларында ял итеп алу мәйданчыклары төзелә. Аларда да чүпләрне махсус савытларга салсыннар яки пакетка тутырып алып китсеннәр иде. Табигатьнең чисталыгы – безнең сәламәтлегебез.
Ут белән уйнама! Татарстанда 15 апрельдән урманнарда янгынга каршы режим башлана. Министр Равил Кузюров искәрткәнчә, урманнарда янгын хәвефе октябрь аена кадәр саклана.
Комментарийлар