16+

Арендага бирелә торган фатирлар күбәя, ә арендаторлар азая

Үз торагың булганчы күпме тапкыр фатирга кереп тордык икән без?! Күп вакыт аларны санарга кул бармаклары да җитәрлек булмас кебек.

Арендага бирелә торган фатирлар күбәя, ә арендаторлар азая

Үз торагың булганчы күпме тапкыр фатирга кереп тордык икән без?! Күп вакыт аларны санарга кул бармаклары да җитәрлек булмас кебек.

Ошаган фатирны табу, аны уңайлы урыннан сайлау – бәхет эше. Әмма гел барысы да җайлы гына бармый. Безнең илдә фатир “снимать” итеп яшәү нормаль күренеш саналды. Соңгы вакытта хәтта шундый фатирларда яшәү модага кереп киткән иде. Торак базары гел үзгәрештә. Мәсәлән, кулланылыштагы фатирларны арендага тәкъдим итү бер ел эчендә 28,8 процентка арткан. Тик фатирга керүчеләр саны гына кими бара икән.

Россиянең иң эре шәһәрләре базарында озак вакытлы аренда өчен фатирлар әйләнеше июнь-август айларында башлана. Бу ихтыяҗга бәйле күренеш. Студентлар килү, эш алыштыру, яңа җиргә күчеп килү җәйге айларга туры килә. Мәскәүдә, мәсәлән, иң арзанлы фатирларның 45 процентын мигрантлар арендага алган булган, хәзер соңгы вакытта аларның саны да азая. Кулланылыштагы фатирларны арендага алу кими бара. Бу торак базарында хәзер күбрәк үз йортын сатып алуына да бәйле икән. Һәркем үзенең куышын булдырырга теләү – шулай ук табигый хәл.

Сезон чорында фатирларны арендага алу ел саен 2 процентка кыйммәтләнә. Статистик мәгълүматлар буенча, июньдә Россиянең 40 эре төбәк базарында (500 мең кешедән торган шәһәрләр, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре) озак вакытка тапшырылучы торакларның гомуми күләме билгеләнгән. Анда арендага бирелүче 84,6 мең фатир барлыгы ачыкланган. Ел саен бу күрсәткеч артып бара. Миллионлы шәһәрләрдә бу санның 7,3 процентка артуын билгеләп үтәләр.

Тик статистика исә башка фикерләр дә уята әле. Мәскәүдә торак компанияләренең  фатирларны арендалау идарәсендә  торак сайлауга ихтыяҗ күләменең елына 12 процентка кимүен белдерәләр. Димәк, буш фатирлар күп, ә аларга керүче юк. «Торак базарында катнашучылар хәзер тотрыклылыкны күбрәк бәялиләр һәм фатирга күчкән саен очрашкан үзгәрешләрдән курка башладылар", – дип фикер йөртә экспертлар. Бу исә кешенең үз торагын булдыруга омтылышын да артуын күрсәтә.

Шул ук вакытта без аренда базарында мигрантлар агымын һич кенә дә инкарь итә алмыйбыз. Килүчеләр бар, китүчеләр бар. Туристлар күп. Һәрберсен вакытлыча булса да фатирга керү кызыксындыра.  Мәскәүгә килүчеләр, гадәттәгечә, экономкласс фатирларының 45 процентын арендага алалар икән. Хәзер миграция сәясәтен катгыйландыру аркасында аларның өлеше 40 процентка кадәр кимегән. Икенчел күчемсез милке булганнар һәрвакыт торак хәлләре белән кызыксынып тора. Ипотека бәясенең акрынлап кимүе белән потенциаль арендаторларга торак сатып алу җиңелрәк булуын да күреп торабыз. Бу ихтыяҗның потенциаль күләмен киметә дигән сүз.

Алдан әйтеп үткәнчә, базарда арендалы торак шулай ук даими рәвештә арта бара. Яңа төзелешләр файдалануга тапшырыла, анда  да өстәмә торакка ия булучылар күп. Фатирны сатып алу да, фатирны вакытлыча куллануга алып тору да кыйммәт хәзер. Мәскәүдә июнь аенда бер бүлмәле фатирны уртача 66,1 мең сумга арендага алырга мөмкин. Ел саен күрсәткеч 3 процентка үсә бара. Бер бүлмәле фатир өчен Санкт-Петербургта аена 42,1 мең сумга, Краснодарда 25,7 мең сумга, Самара – 26, 2, Чиләбе – 24, Уфа – 24,6, Түбән Новгород – 32,6, Казан – 31,5 сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Кайбер шәһәрләрдә бәянең я артуы, я кимүе күзәтелә.

Әйткәнебезчә, июль-августта озак вакытлы аренда базарында “урак өсте”. Сезон башлана. Ул гадәттәгечә ноябрьгә юкка чыга. Быел белгечләр фикеренчә, базар гадәти шартларда барачак. Фатирларны арендага алуга ихтыяҗы бар, чөнки торак сатып алуның бәясе барыбер югары кала.  Шулай да базарда ай саен булган фатирлар саны кими бара. Бигрәк тә бер һәм ике бүлмәлеләргә сорау зур кала.  

Аналитиклар ставкалар үсеше сакланачак, ләкин шактый тыйнак булачак, дип саныйлар. Арендалы торак бәясе елына 2 проценттан артмаячак. Шулай да бер теләк кала: аренда бирүче фатирларның чиста, тәртипле булуы мөһим. Кайбер шәһәрләрдә фатирларның нинди булуына карап та, сайлый башлыйсың. Фатирга кертәсең икән, ул фатирның йөзе дә булырга тиеш әле.

Зифа Шәйдуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading