Өйдә үстергәне генә элеккечә тәмле. Ә менә балык ашау гадәте тәки формалаша алмады. Хәзерге балыкка бәяләрне күргәннән соң, ул хакта бөтенләй уйлый да алмабыз кебек.
Балык ризыкларына бәя кинәт артты ул.
Көн саен ашамасак та, алыштыргалыйбыз. Бигрәк тә кунак-төшем килә калса, табынга балык куясы килә. Соңгы бер елда гына да кызыл балык 36,1-97 процентка кыйммәтләнгән. Нерка 36,1 процентка, кета балыгы 73,9 процентка, горбуша 97 процентка арткан. Шуңа да эшкәртүчеләргә аквакультурага һәм чит ил балыгына күчәргә туры киләчәк, ди белгечләр.
Ерак Көнчыгышта нерканың күпләп сату бәясе 2026 елның 21-27 сентябрендә 1 кг өчен 1,1 мең сум тәшкил иткән. Ел дәвамында ул 36,1 процентка арткан. Шул ук чорда кета балыгының 1 кг 800 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Иң үтемле горбушаның бәясе бер елда 1 кг өчен 650 сумга кадәр күтәрелгән.
Кызыл балыкка күпләп сату бәясенең артуы июнь ахырыннан башланган. Бу чорда Ерак Көнчыгышта балык тоту сезонына старт бирелә. 29 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча инде 98,4 мең тонна гына балык чыгарылган. Моңа кадәр аның күләмен икеләтә күбрәк булыр дип фаразланган була. Сөләйман балыгын тоту вакыты ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк, ләкин асылда ул инде төгәлләнгән.
29 сентябрьгә кета тоту 34,2 мең тонна тәшкил иткән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 42,4ка кимрәк. Нерка — 18,8 мең тонна, ул 56,1 процентка кимегән. Кызыл балыкларны тоту уңышсыз булачагы җәй көне үк билгеле була.
Сәбәбе булып табигый факторлар санала, моңа су температурасының күтәрелүе тора.
Сөләйман балыгына күпләп сату бәясен артуына доллар курсы, предприятиеләрнең үсә торган чыгымнары да йогынты ясаган. Шулай да эчке базарда кызыл балык һәм уылдык җитәрлек түгел дип санарга нигез юк, дип белдерәләр. Кыргый балык кытлыгы шартларында эшкәртүчеләр аквакультурага юнәлеш алырга да мөмкин диләр.
Мәсәлән, үстерелгән сөләйман балыгы гадәттә, җитештерүнең югары үзкыйммәте һәм башка илләрдән китерүгә бәйле чыгымнар аркасында кыргыйга караганда кыйммәтрәк булачак та әле. Бәяләрне чагыштырырга була. Мәсәлән, чит ил һәм Россия аквакультура фореле күпләп сатып алуда 1 кг өчен 800 сум тора, бу горбушадан күпкә кыйммәтрәк түгел, дип аңлата эксперт.
Узган елгы балык та бу хәлләргә йогынты ясый алмый. Балык тоту ул вакытта да аз булган. Балыкны саклауның стандарт срогы — бер ел, ди экспертлар. Аннары ул лаборатор тикшеренүләрдән соң озайтылырга мөмкин. Майның оксидлашуы төп куркыныч тудыра: аның күләме никадәр түбән булса, продукция шулкадәр яхшырак саклана.
Сөләйман балыклары экспорты 2026 елның гыйнвар—июнендә 15,8 мең тонна тәшкил иткән. Элегрәк Россия кызыл балыгы Кытайга һәм башка илләргә актив җибәрелгән.
Комментарийлар