Нигәдер соңгы вакытта яшәешнең бер алтын кануны да онытылып килә.
Бер уйлаганда бу дөнья бер дә гадел түгел: кемдер бик бәхетле, кемдер бәхет дигәннәре бөтенләй урап үткән. Дөрес, үзенең генә шулай уйлавы да бар, анысы. Берәүләргә озын гомер биргән, икенчеләренә бик кыска. Бармаклар тигез булмаган кебек дөнья да тигезсез шул, тик барыбер аның ниндидер кануннары, без белмәгән серләре бар бугай. Менә шушы серне чамалап, үзләре һәм галәм - табигать белән гармониядә ярәшеп, тормыштан тәм табып яшәүчеләргә Аллаһы Тәгалә озын гомерне бүләк итеп бирә, күрәсең, дип үземчә нәтиҗә ясый башладым әле мин.
28 март көнне әниемнең бертуган абыйсы Минислам Вәлиевка 94 яшь тулды. Казан абыемны котларга уйлап шалтыратмакчы идем, “минем туган көнем 1931 елның 22 марты ук бит,” - дип шаккатырды. Бу хакта Коръән битенә кызыл каралы каләм белән гарәп хәрефләрендә бабам Миңнетдин язып куйган булган. Беренче малай туган шатлыктан. Бабам вафатыннан соң әлеге Коръән абыема күчкән, ул аны кадерле ядкәр итеп саклаган. Шөкер, әле хәзер дә саклый. Гарәп хәрефләрен өйрәнә башлагач, бу язуны үзе укыган. Ә бит гомер буе туган көне мартның 28ендә дип йөри идек абыйның. Хәер, ике туган көнле кешеләр шактый инде ул, анысы. Баланы туган көнендә үк яздыру гадәте булмаган элеккегеләрдә. Вакыты да булмагандыр, җае да чыкмагандыр инде. Ярар, хәерле булсын. Иң мөһиме, туган һәм озын гомерле, игелекле булган.
Туган көнен һәркем үзенчә уздыра инде. Күңеленә ничек хуш килә, җаны ничек куша. Олыгайгач кешеләрнең күбесе туган көнгә Аллаһ биргән гадәти көн итеп кенә карый башлый. Күпләрдән ишеткәнем бар: “күзең ачып, аягыңа баса алган һәр көн туган көн инде ул”, - диләр. Һәм алар да хаклы.
Ә менә унынчы дистәне ваклаучы абыем быелгы туган көнен бик үзенчәлекле үткәргән. Башта мәчеткә барып, әти-әнисе, әби-бабасы, нәселдәге барлык әрвахлар рухына дога кылган. Исәннәргә хәерле гомер сорап, хәер биргән. Шул чагында күңеленә бик рәхәт булган. Шулай итеп, үзенә үзе зур бүләк ясаган. Догадан туймый торган әрвахларның да рухын шатландырган. Теге дөнья белән элемтә юк дисәләр дә, догалар шул элемтә бит инде алар. Минем: “нишләдең әле?”- дигән соравыма сөенеп: ”Мәчеткә бардым”, - дип җавап бирде.
Аннары кайтышлый кибеткә кереп, ишегалларындагы күгәрчен - чыпчыкларга дип, берничә кап ярмалар алган да аларны да сыйлаган. Монысы да күңеленә бик хуш килгән. Менә шушындый җанына туры килгән эшләр кешенең гомерен озынайта бит инде алар. Хәтта яхшылык эшләсәң, анализлар да әйбәтләнә. Монысын үземнән дә беләм. Кышны ачлы-туклы булса да, исән-сау чыккан кошчыклар да рәхмәт әйтеп чукыганнардыр бабалары сыен. Янәшәдәгеләреңне бәхетле итә алганда гына үзең дә бәхетле буласың шул. Тик нигәдер соңгы вакытта яшәешнең бу алтын кануны да онытылып килә. Бәхетсезлегебезнең башы да шундадыр әле.
Хәер, бернинди педагогик һәм психологик белемнәре дә булмаган Миңнетдин бабам белән Гөлмиҗамал әбием бу хакыйкатьне барлык балаларына да биреп калдыра алган. Бер-берсе белән дус алар, ярдәмчел. Әнә сеңелесе Рушания апа да абыйның холодец яратканын белгәч, пешереп кунакка чакырган.” Хәзер шунда барам, - дип шатлыгы белән уртаклашты абый. - Аяк йөргәндә күз күргәндә нигә бармаска?! Барам, рәхмәт әйтеп, дога кылып кайтам,” - диде.
“Кеше булган кешенең бар кешендә эше бар. Кеше булмаган кешенең кешедә ни эше бар?!” Битарафлыктан йолып алып кала торган бу әйтем абыйның төп тормыш девизы. Ул озын гомеренең һәр көнен кемгәдер ярдәм итеп, кемнедер сөендереп, шуңа үзе дә шатланып, безне сокландырып яши.
Мин аның белән сөйләшергә яратам. Бәрәкәтле озын гомер юлын узган, күпне күргән, күпне кичергән аксакалның хәтеренә күз тимәсен. Ул үсмер чагында туган авылы басуларында чалгы белән арыш урганнарын да,озак көтелгән Бөек Җиңү көнен дә хәтерли. Үзе гомер буе конструктор булып эшләгән Казан вертолетлар заводындагы хезмәтен дә тәфсилләп сөйли. Бердәнбер улы Ирекнең уллары Йосыф белән Хәнифнең уңышларына шатлануын да яшерми. Тагын шунысы да бар мин балачагы әтисез үскән ким ятимә кыз аның белән аралашудан илһамланып кулыма каләм алам да, сокланып-сөенеп үзебезнең газетага яңа язма язам. Матбугатны ярата ул, хәтта туганнарына, авылдагы күршеләренә үзе бүләк итеп яздыра газетабызны. Җыеп кына әйткәндә, Казан абыем турында китап язарлык. Бәлки, чынлап та, ул китапны язарга вакыт җиткәндер.. Аны укып күпләр дөрес яшәргә өйрәнерләр иде дә, озын гомерле булырлар иде. Озын гомер Аллаһның сөекле бәндәсенә генә бирелә торган олы бүләк бит ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар