Җәйге каникул чорында күп кенә мәктәп укучылары һәм студентлар беренче тапкыр эшкә урнаша.
Әмма һәр эш бирүче дә, һәр яшүсмер дә хезмәт законнарында балигъ булмаган хезмәткәрләр өчен аерым таләпләр булуын белеп бетерми. Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алсу Зәйнетдинова «Шәһри Казан» укучылары өчен иң мөһим кагыйдәләрне искә төшерде.
Ничә яшьтән эшкә урнашырга мөмкин?
Гомуми кагыйдә буенча, хезмәт килешүе 16 яшьтән төзелә. Әмма закон кайбер очракларда 15 һәм хәтта 14 яшьтән дә эшләргә рөхсәт итә.
15 яшьлек яшүсмерләр сәламәтлеккә зыян китерми торган җиңел эшкә урнаша ала. Ә 14 яшьтән эшләү өчен ата-ананың язма ризалыгы һәм опека органының рөхсәте кирәк. Мондый эш укуга комачауламаска тиеш.
Ә кино, театр, цирк һәм концерт оешмаларында хәтта 14 яшькә җитмәгән балалар да иҗади эшчәнлектә катнаша ала. Әмма моның өчен дә законда каралган махсус рөхсәтләр мәҗбүри.
Яшүсмерләрне нинди эшкә җәлеп итәргә ярамый?
Хезмәт кодексы 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләрне зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләтүне тыя.
Яшүсмерләр:
җир асты эшләрендә;
алкоголь һәм тәмәке продукциясе белән бәйле эшләрдә;
төнге клублар һәм уен бизнесында;
сәламәтлеккә яки әхлакый үсешкә зыян китерергә мөмкин булган башка хезмәттә эшли алмый.
Моннан тыш, аларга яшьләренә туры килмәгән авыр йөк күтәрергә дә рөхсәт ителми.
Эш көне күпме булырга тиеш?
Балигъ булмаган хезмәткәрләр өчен эш вакыты кыскартылган.
Моннан тыш, яшүсмерләрне:
төнге сменага;
ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә;
эштән соң өстәмә сәгатьләргә;
командировкага җибәрү тыела.
Бу кагыйдәдән иҗат өлкәсендәге кайбер хезмәткәрләр өчен генә искәрмәләр каралган.
Сынау вакыты буламы?
Юк. 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләр өчен сынау срогы билгеләү закон белән тыелган.
Шулай ук алар белән тулы матди җаваплылык турында килешү төзергә дә ярамый.
Ял итү хокукы
Балигъ булмаган хезмәткәрләр ел саен 31 календарь көн түләүле ял алырга хокуклы.
Өстәвенә, аларга ял алу өчен алты ай эшләүне көтәргә кирәкми. Ялны беренче эш елында ук алырга мөмкин.
Бу ялны киләсе елга күчерү яки акчалата компенсация белән алыштыру да рөхсәт ителми (эштән киткән очрактан тыш).
Эштән чыгару да аерым тәртиптә
Яшүсмерне эш бирүче теләге белән эштән чыгару да катлаулырак.
Оешма ябылган очраклардан тыш, моның өчен Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия ризалыгы кирәк.
Белгеч нәрсә киңәш итә?
Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алсу Зәйнетдинова сүзләренчә, җәйге каникулда эшләү – яшүсмер өчен акча эшләү генә түгел, ә беренче хезмәт тәҗрибәсен туплау мөмкинлеге дә.
Шуңа күрә эшкә урнашканчы хезмәт килешүе төзелүенә, эш вакытының закон таләпләренә туры килүенә һәм хезмәт шартларының куркынычсыз булуына игътибар итәргә кирәк.
Белгеч шулай ук эш бирүчеләрне дә яшь хезмәткәрләргә җаваплы карарга чакыра.
– Яшүсмерләргә булачак квалификацияле белгечләр итеп карарга кирәк. Алар бүген үк яклауга, остазлыкка һәм хезмәт хокукларының үтәлүенә мохтаҗ. Хезмәт законнарын үтәү – ул закон таләбе генә түгел, ә социаль җаваплы эш бирүченең абруен да күрсәтә, – дип билгеләп үтә Алсу Зәйнетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар