Балалы гаиләләргә ярдәм итүгә быелга республика бюджетында 30,6 млрд сум акча каралган
Татарстанда туучылар саны кимү темплары Россия буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада туучылар санының суммар коэффициенты 1,2 процентка кимегән, ә ил буенча ул күрсәткеч 2,8 процент. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышында Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шулай дип белдерде.
Спикер аңлатып үткәнчә, демографик үсешнең төп күрсәткече – туучылар санының суммар коэффициенты, ягъни репродуктив яшьтәге бер хатын-кызга туучылар саны (15 яшьтән 49 яшькә кадәр) . "Кызганычка, соңгы елларда аның кимүе күзәтелә, әмма республика буенча, тулаем ил белән чагыштырганда, кимү кими", – диде Эльмира Зарипова.
Күрсәткечләрнең түбән булуының төп сәбәбе дип репродуктив яшьтәге хатын-кызларның саны кимүне атады. Бу 1990 елларда туучылар буыны аз санлы булу белән бәйле. Шуңа өстәп, хатын-кызлар беренче балаларын соңрак таба башлаган: 2005 елда беренче баласын уртача 26 яшьләрдә тапса, бүген 29 яшьләрдә.
Докладчы балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында да искә алды. Республика бюджетында моның өчен 2026 елга 30,6 млрд сум салынган. Әлеге ярдәм чаралары аз керемле күп балалы, студент гаиләләре, шулай ук үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр мәнфәгатьләренә кагыла.
Татарстанда авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр программасы гамәлгә ашырыла: беренче баласын 25 яшькә кадәр тудырган хатын-кызга – 50 мең сум ; 29 яшькә кадәр өченче баласы туганда – 100 мең сум . “Әлеге түләүне алган 16,4 мең хатын-кызның һәр бишенчесе 29 яшькә кадәр күп балалы әни булды. Быелдан башлап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, ярдәм күләме арттырылды: беренче бала тугач – 100 мең сумга кадәр, 29 яшенә кадәр өченче баласы туган очракта – 200 мең сумга кадәр”, – дип сөйләде Эльмира Зарипова.
Төп ярдәм чарасы булган «Бәләкәч-Малыш» программасы республика бюджетыннан финанслана – 715 млн сумнан артык. Ел саен әлеге программа буенча 3 яшькә кадәрге хроник авырулы (медицина күрсәткечләре буенча) 36 мең бала һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар бушлай махсус сөт ризыклары белән тәэмин ителәләр.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендәге субсидия , гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга юл йөрү өчен 400 сум күләмендә айлык түләү һәм 6 яшькә кадәрге балаларны дарулар белән түләүсез тәэмин итү кебек чаралар күп балалы гаиләләргә керемнәрне исәпкә алмыйча бирелә. Күп балалы гаиләләр өчен балалар бакчаларында гомуми үстерү юнәлешендәге төркемнәр өчен ата-аналар түләве 50 процентка киметелгән.
2020 елдан керемнәре яшәү минимумыннан артмаган күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүнең 100 проценты компенсацияләнә.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларның 60 проценты өстәмә белемне түләүсез ала. 2025 елдан күп балалы гаиләләргә урта һөнәри белем бирү оешмаларында балаларны укыту хакының 30 проценты компенсацияләнә. 2026 елда урта һөнәри белем алучы күп балалы гаиләләрдән 699 бала ярдәм алачак.
2025 елда 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 6 гаилә республика бюджеты хисабына бушлай автобус белән тәэмин ителгән. 2026 елда мондый автобусларны 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче тагын 5 гаилә алачак.
Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр республика бюджеты хисабына торак белән сертификатлар буенча тәэмин ителә, ун һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр – беренче чиратта. 2007 елдан 650 шундый гаилә торак шартларын яхшырткан. 2026 елда тагын 22 гаиләне тәэмин итү планлаштырыла. Күп балалы гаиләләргә барлыгы 56 890 җир кишәрлеге бирелгән. 2025 елдан башлап ел саен бу участокларны төзекләндерүгә 1 млрд. сум бүлеп бирелә: су белән тәэмин итүгә һәм юлларга 500әр млн. сум. 2000 елдан республикада «Ана даны – Материнская слава» медале булдырылды, ул 5 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аны лаеклы тәрбияләгән аналарга бирелә. 2000 елдан алып 1,7 мең хатын-кыз бүләкләнгән, шул исәптән 30ы – быел. 2022 елда республикада 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Ата-ана фикакарьлеге» медале булдырылды. 2022 елдан бирле әлеге бүләкне 18 гаилә алган.
Татарстанда керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Аларга ярдәм йөзеннән 3 яшькә кадәрге балалар өчен дарулар алуга елына 10 мең сум түләнә. Яңа туган сабыйлар өчен комплектларны ел саен 2,5 мең сабый ала. 108,5 мең бала бакчага йөргән өчен түләүнең бер өлеше компенсацияләнә: беренче балага – 20 процент, икенче балага – 50 процент, өченче балага – 70 процент. Җан башына уртача кереме 20 мең сумга кадәр булган гаиләләр өстәмә рәвештә ата-аналар түләвеннән муниципаль компенсация алалар. Татарстанда 1894 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда 185882 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә. 2026 елда Питрәч, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында өч балалар бакчасы төзеләчәк. 2026 елда 396 млн сумлык 2 перинаталь үзәк җиһазландырылган, 2027 елда тагын икесен җиһазландыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар