16+

Чит кешенең картасыннан кулланучыларга нинди җаваплылык яный?

26 апреля 2025, 12:08
719
0
0
Уку өчен 6 минут

Рәшәткә артына эләгәсең килмәсә, чит кеше мөлкәтенә кул сузма, ди хокук сакчылары.

Чит кешенең картасыннан кулланучыларга нинди җаваплылык яный?

Рәшәткә артына эләгәсең килмәсә, чит кеше мөлкәтенә кул сузма, ди хокук сакчылары.

Кичен урам буйлап йөргәндә Резедә ханым (исеме үзгәртелгән) җирдә аунап яткан банк картасын таба. Бәхет елмайды, димәк? Аны-моны абайламаган олы яшьтәге хатын нәкъ шулай хәл иткән дә инде. Тапкан да сумкасына шудырган! Ә аннары эшкә дә керешкән – берничә кибеткә кереп, берничә пакет азык-төлек, ягъни, барлыгы 4 мең сумга якын продукция сатып алган. Чынлыкта да, кеше әйберен урлавы турында уйлап та карамаган, әллә белә торып шулай эшләгәнме? Бу хакта полиция әлеге ханымны эзләп тапкач сораячак. Ә без капчыкта ятмый, иртәме-соңмы барысы да ачыкланачак. Җитмәсә, Резедә ханымның җирдән карта алуы видеокүзәтү камералары объективларына эләккән. Югалган карта хуҗасы Эчке эшләр министрлыгына гариза язган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә банк картасыннан акча урлау турында гариза белән бер хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын картаның югалган булуын хәбәр иткән. Зыян сигез мең сумга якын тәшкил иткән.

Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре шикләнелүче сатып алган кибетләрне ачыклаган. Оператив чаралар нәтиҗәсендә шикләнелүче тоткарланган. Ул Лениногорскида яшәүче 44 яшьлек хатын булып чыккан.

Хатын-кыз үз гаебен таныган һәм банк картасын тапканлыгын сөйләгән, ләкин хуҗасын эзләү өчен бернинди гамәлләр дә күрмәгән. Аннары ул кеше акчаларын мөстәкыйль рәвештә кулланырга карар кылган.

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының «Урлау»158 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылгна.

Әгәр сез банк картасын тапкансыз икән, кая барырга һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Мондый эшләрнең нечкәлекләренә төшенү өчен, без Казан шәһәре Мәскәү районының адвокатлар коллегиясе филиалы әгьзасы, адвокат Марат Гайнуллин белән әңгәмә кордык. 

– Әйтик, җирдә хуҗасыз банк картасы ята ди, без нишләргә тиеш? Кесәңә шудырыргамы, аны әллә аннан ераграк торыргамы?
– Әгәр бу банк картасы икән, банкка шалтыратырга кирәк. Һәр картаның артында телефон бирелгән. Аны җыясыз һәм фәлән кеше исеменә чыгарылган карта таптым дисез. Хәтта беркая да барырга кирәкми! Карта блоклана, ә инде банк хезмәткәрләре аның хуҗасын таба, хәбәр итә һәм яңа картаны тапшыра ала. Ләкин картаны тапкан кеше, нәфесен тыеп кала алмыйча, чит картаны алып төрле әйберләр сатып алган икән, ул инде канунны бозган, асылда, үзенә чит әйберне үзләштергән булып чыга.

–  Әгәр дә кеше үз картасы белән түләргә теләп, ялгыш кына җирдән тапканын терминалга куйган икән, бу очракта нишләргә?
– Боларның барысын да ул хокук сакчыларына аңлатачак. Чит кеше милке – ул чит кеше милке. Әгәр банк картасы тапкан кешегә инде 14 яшь икән, аңа җинаять җаваплылыгы да янаячак.

– Әгәр картаны балалар тапса һәм беренче эш итеп кибеткә чапсалар?
– Балигъ булмаганнар өчен дә җаваплылык каралган. Моннан тыш, заманча цифрлы технологияләрне белү буенча балалар бик көчле, хәтта өлкәннәр дә кайчак шулкадәр белми. 
Минем эш тәҗрибәмдә шундый очрак булды, карталарында сакланган акчасының каядыр күчерелүенә шикләнгән пенсионер әби мөрәҗәгать итте. Өлкән яшьтәге хатын янына социаль хезмәткәр килеп йөргән. Азык-төлек сатып алырга кирәк булгач, хатын бу хакта әлеге ярдәмчегә мөрәҗәгать итә, картасын бирә. Ләкин! Аның хәтта анда ипи-сөтлек тә акча булмый. Шул ук вакытта әби беркая да чыкмаган, карта белән үзе беркайда да түләмәгән. Нәрсә һәм ничек икәнен сорый башлыйлар һәм ачыклыйлар: әби янына еш кына оныгы килгәләп йөри икән. Баксаң, ул телефонына махсус банк кушымтасы урнаштырган һәм шулай итеп әбисенең картасыннан акча аның счетына күчкән. Юкса, әнисе аңа махсус балалар өчен карта рәсмиләштереп биргән булган. Үсмер көн саен 500 сумга якын акча сарыф иткән, шуңа күрә пенсиядән җилләр исүе гаҗәп түгел.
Әлбәттә, әгәр зыян күрүче кыңгыр эштә үзенең оныгының катнашын белсә, полициягә мөрәҗәгать тә итмәс иде. Барысы да ачыклангач, олы яшьтәге ханым чак кына хушын җуймый. 
Соңгы вакытта чит кеше карталарына кызыгучылар бик күп. Кәеф-сафа корып утырганда, тагын кирәк, дип берсен кибеткә җибәрәләр. Шешәдәшләрнең берсе икенчесенә үз картасын биреп җибәрә. Шешәдәше исә оялмыйча чит кеше картасындагы бөтен акчаны туздырган.
Тагын бер очрак: балигъ булмаган бала мәктәптән кайтып барганда, карта ятуын күрә, кибеткә керә дә шул карта белән түләп 1,5 мең сумлык тәм-том ала. Камералар буенча тиз табыла ул. Әмма карта хуҗасы картамда 5 мең сум югалган дип бара. Тик анысы инде арттырган булып чыга. Үсмер баланы балигъ булмаганнар инспекциясенә исәпкә куялар. Хәтта мәктәптән бирелгән уңай бәяләмә дә йогынты ясый алмый. Ул бер айга үсмерләрне вакытлыча тоту изоляторына җибәрелә. Хәзер бала психолог белән шөгыльләнә. Чөнки нык куркып калган. 

– Картадан тыш янчык яки телефон табылса, нишләргә? Мәсәлән, кеше урам буйлап барганда эскәмиядә кемдер онытып калдырган телефонны күреп алса?
– Иң яхшысы үз телефоныңнан 102не җыеп, әлеге табышың турында хәбәр итү. Хокук сакчылары бу очракта нишләргә икәнен әйтерләр. Полициядә табылдыклар бюросы бар, анда намуслы кешеләр табылган әйберләрне, шул исәптән телефоннарны һәм акча янчыкларын тапшыра.

 – Димәк, табыш белән чит кешенең мөлкәтен үзләштерү арасындагы чик бик нечкә булып чыга?
– Нәкь шулай. Әгәр кеше шунда ук полициягә мөрәҗәгать итмәсә, аннан явыз нияттә шикләнергә мөмкиннәр. 
Кайвакыт үзләре хәрәкәт итә алмаган һәм үз карталарын ярдәмчеләренә ышанып тапшырган өлкән яшьтәге кешеләрне, инвалидларны алдыйлар.
Карталар һәм башка табылдыклар белән законсыз гамәлләрне ачыклау җиңел. Хәзер бөтен җирдә җинаятьчеләр шикләнмәгән видеокүзәтү камералары бар. Алай гына да түгел, үзләштерелгән акчаларны кешеләр, кагыйдә буларак, үз счетларына күчерәләр. Шуннан соң җинаятьчене табу җиңел.
Чит кешенең банк картасыннан белә торып файдаланган өчен Россия Җинаять кодексының 159 маддәсе («мошенниклык») һәм Россия Җинаять кодексының 158 маддәсе («урлау») буенча җавап тотарга туры киләчәк. Суд карары буенча штраф яки төзәтү эшләре билгеләнергә мөмкин. Әгәр сез моны аңлы рәвештә эшләмәгән булсагыз һәм сезнең явыз ниятегез булмаса, үзегезнең гаепсез булуыгызны исбатларга, акчаны кире кайтару ниятен күрсәтергә кирәк. Һәрхәлдә, бу эш барлык шартларны исәпкә алып индивидуаль каралачак. Әмма бу проблеманы урында ук хәл итәргә мөмкин. Очраклы рәвештә чит карта белән түләгәндә, акчаларны кире кайтару өчен банкка аны блоклау өчен мөрәҗәгать итәргә, карта хуҗасы белән шәхсән элемтәгә керергә мөмкин.
Суд тәҗрибәсеннән тагын бер очрак. Азык-төлек сатып алган өчен банк картасы белән түләгән хатын-кыз шартлы срокка хөкем ителде. Картада сумманың лимиты билгеләнгән, товарлар һәм хезмәтләр өчен түләгәндә код кертү таләп ителмәгән. Хатын берничә кибеттә булган, анда чит кеше картасы белән түләгән, шулай ук автомобиленә бензин салган.
Зыян күрүче хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән, хокук сакчылары хатын-кызны тиз тапкан. Җинаятьтәш гаепләнүче карта хуҗасы алдында гафу үтенгән һәм акчаларын кире кайтарган, әмма бу аны җаваплылыктан азат итмәгән.
Канун буенча чит кешенең банк картасыннан хуҗаның рөхсәтен алганнан соң гына файдаланырга мөмкин, бу туганнарга да, ир белән хатынга да кагыла. 
Россия Җинаять кодексында үз туганы яки тормыш иптәше картасыннан яшерен рәвештә акча алу өчен җаваплылык каралган, бу урлау дип бәяләнә.
Шул ук вакытта, әгәр сатучы картаның башка кешенеке булуын сизсә, кибетләрдә ниндидер товар сатып алганда, сезгә операция үткәрүдән баш тартылырга мөмкин.
Моннан тыш, мирас хокукына ия булганчы, үлгән туган кешегезнең картасыннан файдаланырга ярамый. Кайчакта акчалар җирләүне оештыру өчен кирәк булып чыга, алардан нотариус карары яки васыятьнамәсе булган очракта гына файдаланырга мөмкин. Ул вакытта мирасны ачу көненнән алты ай көтәргә кирәкми, дөрес, сумма 100 мең сум белән чикләнгән.

Канун буенча чит кешенең банк картасыннан хуҗаның рөхсәтен алганнан соң гына файдаланырга мөмкин, бу туганнарга да, ир белән хатынга да кагыла. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading