16+

Дөньяның укчылары Алабугага җыела: төз итеп атсаң, әле акча да бирәләр

Россия халыкларының тарихи мирасы һәм милли мәдәнияте кайтавазы.

Дөньяның укчылары Алабугага җыела: төз итеп атсаң, әле акча да бирәләр

Россия халыкларының тарихи мирасы һәм милли мәдәнияте кайтавазы.

Татарстанның Алабуга шәһәрендә 1 августта традицион җәядән ук ату буенча “Туган батыр” Vнче Бөтенроссия турниры узачак. Мәдәни-спорт бәйрәме 9.00 сәгатьтә башлана.

– Тарихи-мәдәни спорт чарасы елдан-ел абруй казана бара. Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Дагстаннан, Әстерханнан, Самарадан, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан спортчылар катнаша. Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Төркиядән вәкилләр килүе көтелә. Узган ел 10 мең тамашачы булган иде. “Туган батыр” турниры традицион җәядән ук ату ярышлары гына түгел, ә күп гасырлык традицияләрне саклауга, милли спорт мирасын популярлаштыруга һәм халыклар арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән зур мәдәни-тарихи проект ул, – диде “Туган батыр” татар милли мәдәни проекты авторы Радик Абдрахманов. 

Турнирда катнашырга гаризалар 20 июльгә кадәр максат. рф сайты аша кабул ителә. Ярышлар 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар белән хатын кызлар арасында оештырыла, 10-15 яшьлек балалар өчен аерым уеннар тәкъдим ителә. Укчы үзенең традицион җәясен, укларын һәм ук салу җайланмасын алып килергә тиеш. Моннан тыш, укчыларның тарихи милли киемнәрдән булуы да мәҗбүри таләп.
Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә 2026 ел – Россиядә Халыклар бердәмлеге елы. “Туган батыр” турниры ел шигаренә аваздаш.

– Турнирда катнашучыларның төрле милләтләрдән һәм диннәрдән булын хуплыйбыз гына. Спортчылар һәм һәвәскәрләр үзләренең милли киемнәреннән килә. Халыкларның гореф-гадәтләрен саклауны һәм пропагандалауны максат итеп куябыз. Мөселманнар җыелышып, X гасырга караган уникаль архитектура объекты – борынгы Болгар мәчетенең бер корылмасы янында намаз укыйбыз. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга атап дога да кылабыз, – диде Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Мөхәммәд пәйгамбәр: ”Җәядән ук ату – күңел ачуның иң хәерле төре”, – дип әйткән булган. 

– Спорт ярышлары белән беррәттән, һөнәрчеләр ярминкәсе, ашамлыклар сәүдәсе, интерактив мәйданчыклар, осталык дәресләре дә оештырыла. Алабугада бу көннәрдә “Спас” ярминкәсе дә уза, – диде Алабуга дәүләт музей - тыюлыгы хезмәткәре Әлфия Мөшәрәпова.

Турнирның приз фонды 336 мең сум. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында уктан атуда беренче урынны яулаган кешеләргә 50 мең сум бирелә, истәлеккә бүләкләр дә әзерләнгән.
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading