Гади түгел бүгенге вазгыять. Бар халык зур түземсезлек белән җиңү көнен көтә.
Өйдә кул кушырып, телевизордан яңалыклар тыңлап кына түгел, ә хәйрия эше оештырып, волонтёр булып та.
Мин укып чыккан 82нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче, бөтен җаны-тәне белән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итәргә алынган Жанна Владимир кызы Җамалетдинова һәм аның эшчәнлеге турында язасым килә. “Ничек сез волонтёр булып киттегез?» - дигән сораудан бераз югалып китте ул:
- Мин кайсы чорда бу юнәлештә эшли башладым икән, хәтта төгәл генә әйтә дә алмыйм. Мөгаен, песиләрдән башлангандыр ул. 15 еллап элек инде урамда йортсыз мәчеләрне ашата идем. Ул вакытта фатирыбызда песи булса да, тагын бер-икесен алып кайтырга теләдем, тик әни риза булмады. Әниемне югалткач, өйдәге мәчем дә үлеп китте. Бер ялгызым калдым. Шул бушлыкны бераз булса да тутырып булмасмы икән дип, приюттан ике песи баласы алдым. Аннан соң үзем хастаханәгә эләктем. Шунда приюттан этләр алып тәрбияләүче ханым белән таныштым да, уйга калдым: ә мин тагын песиләр алсам? Фатирым да бит, бер генә бүлмәле, ике песием бар инде. Шулай да вакытлыча тәрбиягә тагын икене алып карадым. Аның берсен алып киттеләр, ә берсе миндә торып калды.
Махсус хәрби операция башлангач, башта үзе күп тапкырлар, аннары технология дәресендә укучылары белән окоп өчен шәмнәр ясап карый алар. “Свечи-печи” дип аталучы төркемгә кушыла Жанна Владимир кызы, әлеге шәмнәрне ясаучы Андрей Касаткин белән таныша. Хәзерге көндә ул аларны иң оста, иң актив ясаучыларның берсе дисәм, һич тә ялгышмам. Савытларны аларга балалар алып килә, шәм ясарга кирәкле картонны үзләре сатып ала.
- Мин бу эшне үзем генә башкарып чыга алмасымны аңладым. Директорыбыз Эльмира Мансур кызына мөрәҗәгать иттем. Куркуым юкка булган. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе булып эшләүче Лилия Рәшит кызы белән аларның үзләре яши торган Лаеш районы хәйриячеләренә актив ярдәм итүләрен белә идем инде. Минем бу тәкъдимемне дә бик хуплап чыкты Эльмира Мансуровна. Иң беренче чиратта, буш вакытларында үзе килеп булышты, әкренләп бу эшкә укытучылар коллективыннан теләге һәм вакыты булганнар кушылды.
Дәресләрдән соң, каникул вакытларында битараф булмаган һәр укытучы әлеге кабинетка юнәлә. Бүген исә инде шәмнәр генә ясап калмыйлар, сугышчылыр өчен мөһим булган эчке киемнәр, госпитальләр өчен пеленкалар тегәләр. Әти-әниләр үзләренә кирәк булмаган, әйбәт хәлдәге урын-җирләр, сөлгеләр, материаллар алып килә.
- Иң беренчеләрдән булып ир-атларга эчке киемнәр тегәргә Эльмира Мансуровна белән физика укытучысы Луиза Николаевна алынды. Рәхмәт аларга! Бер таныш булмаган әби шалтыратып, яхшы хәлдәге тегү машинасы бирәм дигәч, мин сүзсез калдым, - дип искә ала Жанна Владимир кызы. - Күршеләр дә, таныш түгел кешеләр дә булыша. Безне уртак максат берләштерә: җиңү көнен якынайту! Салкын подвалда түгел, бәлки, җылы урын-җиреңдә тынычлап ятып йоклыйсың килә икән, син солдатларга ярдәм итәргә тиешсең! Кулдан килгәнчә, хәлдән килгәнчә. Кемдер носки бәйли, кемдер – мунчала. Тәм-томнар алып киләләр. Модадан чыгып, өйдә киелмичә ятучы яхшы хәлдәге ирләр футболкалары, чалбарлар, кофталар була кешеләрдә. Инде башланган, ләкин эчелеп бетелмәгән, сроклары чыкмаган дарулар ята аптечкаларда. Дымлы кулъяулыклар гел кирәк. Һәммәсен китерегез. Без аларны кайнар ноктага посылкалар илтүче волонтерларга биреп җибәрәбез. Алма да киптереп карадык. Хәзер исә алмаларны шул килеш кенә, һәрберсен юып-сөртеп, аерым салфеткаларга төреп, коробкага тутырабыз, - ди ул. Казан шәһәренең башка районнарында оешкан хәйрия оешмалары белән дә тыгыз элемтәдә тора Жанна Владимировна.
Күптән түгел күчеп йөрүче госпитальны бомбага тоталар. Өр-яңадан җыярга кирәк була аларны. Әлбәттә инде олы җанлы укытучыбыз бу эштән читтә кала алмый.
- “Минем өем – читтә” дип ятарга кирәкми, синең өең читтә түгел, әгәр дә без махсус хәрби операциядәгеләргә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтмибез, дәүләттән генә көтеп утырабыз икән, чираттагысы синең өең булырга мөмкин, - ди ул. Хәрби хәрәкәтләр башланганның беренче көннәрендә “Мин илгә ничек ярдәм итә алам икән?”- дигән уй тынгылык бирмәсә, хәзер инде ул бу сорауга җавапны төгәл белә. Әлеге өлкәдәге эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы десантниклар союзы тарафыннан “Активный участник волонтерского движения” медале белән бүләкләнә.
Әйдәгез, шкаф-сандыкларга без дә ревизия ясап, киелми-тотылмый, бары тик “бәлки бер кирәге чыгар” дип саклый торган кием-салымнар, эчке киемнәр тегәргә яраклы материалларны солдатлар өчен ярдәм оештыручы хәйриячеләргә илтик. Ил төкерсә, күл була ди бит. (Жанна Җамалетдинованың телефон номерын редакциядән алырга мөмкин).
Илүзә Шәрифуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар