16+

Еллык ялны ничек дөрес бүләргә? Хезмәт кодексы, табиблар һәм белгечләр киңәше

Яллар темасы җәен генә түгел, ел әйләнәсе дә актуаль

Еллык ялны ничек дөрес бүләргә? Хезмәт кодексы, табиблар һәм белгечләр киңәше

Яллар темасы җәен генә түгел, ел әйләнәсе дә актуаль

Дәүләт Конституциясе буенча да, кешенең физик конституциясе дә елга бер булса да ял итеп алуны таләп итә.

РФ Хезмәт кодексының 115 нче маддәсе нигезендә, хезмәткәр ел дәвамында 28 календарь көнлек ял алырга хокуклы. Ялны ул, эш бирүче белән килешеп, берничә өлешкә бүлә ала. Әмма ялның бер өлеше 14 көннән ким булырга тиеш түгел.
Хезмәткәр, эшкә урнашканнан соң ялының бер өлешен 6 ай узгач алырга мөмкин.

Калган өлешне яллар графигы нигезендә алырга рөхсәт ителә. Яллар арасында булырга тиешле вакыт аралыгы закон нигезендә тәгаенләнмәгән. Моны җитәкче белән хәл итәргә була.

Хезмәт базары аналитикасына күз салсак, стандарт булмаган озак вакытлы ял бизнес өлкәсендә касса "упкыны" барлыкка китерә. Өстәвенә, ялда булган хезмәткәр вазыйфасын кемдер башкарырга, ә аңа, үз чиратында, хезмәте өчен акча түләргә кирәк. Белгечләр искәртүенчә, резерв хезмәткәрне тоту, оешмаларга, 2-3 тапкырга кыйммәткә төшә. Әмма хезмәткәрләрне ялга җибәрмичә эшләтү, бер яктан, канун нигезендә тыелса, икенче яктан, хезмәткәрнең эштә "януына" китерүе бар.

Вакытында ял итеп, психологик яктан хәл алган хезмәткәрләр эш процессында хаталарны сирәгрәк җибәрүе дә мәгълүм. Әмма моның өчен ял вакыты җитәрлек булырга тиеш.

Статистикага күз салсак, чит илгә ял итәргә барган очракта, организмга яраклашу өчен 6-8 көн кирәк. Ә температура режимына яраклашу 7-10 көннән соң гына була икән. Башка климат шартларында 21 көннән дә аз ял итү организмга адаптация чорын үтеп, хәл алу өчен җитми, дигән фикердә табиблар. Шуңа да кыска вакытлы ялның файдасы юк, диярлек. Белгечләр кимендә 3 атна ял итәргә киңәш итә.
Ялның финанс ягын да уйларга кирәк бит әле. Ялдан чыккач хезмәт хакы тиз генә түләнелми. Бу гаилә бюджеты өчен  шактый четерекле мәсьәлә.

Шуңа да медальнең төрле ягын уйларга, үзегезгә җайлы вакыт аралыгын сайларга кала.
Сүз уңаеннан, хезмәткәр үз хисабына, ягъни түләнелми торган ял алырга да хокуклы.
Закон нигезендә, андый ялның чикләре билгеләнмәгән. РФ Хезмәт кодексы нигезендә, инвалидлыгы булган кешеләр 60 көнгә кадәр;
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына 35 көнгә кадәр;

Олыгаеп лаеклы ялга чыккан, әмма эшләүче пенсионерларга 14 көнгә кадәр;
Хәрбиләрнең, эчке эшләр органнарында эшләүчеләрнең, янгын сүндерүчелтәрнең, таможня хезмәткәрләренең тормыш иптәшләре, әти-әниләренә 14 көнгә кадәр;
Гаиләсен рәсми рәвештә теркәгән, баласы туган, якын туганы вафат булган хезмәткәрләргә 5 көнгә кадәр үз хисабына ял алу мөмкинлеге каралган.

Кайбер оешмаларда, коллектив килешүе нигезендә,
14 яшькә кадәр ике яисә аннан да күбрәк балалары булганнар;
18 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүчеләр;
ялгызы гына 14 яшькә кадәр булган бала тәрбияләүчеләргә 14 көнлек ял алу мөмкин.

Эшли торган студентлар да сессия вакытында 15 көн, дәүләт имтиханнары һәм диплом яклауга 4 айга кадәр үз хисапларына ял алу хокукына ия.

Үз хисабына ялны хезмәткәр бер тапкыр яисә ел дәвамында бүлеп алырга мөмкин. Тик мондый ялны киләсе елга күчереп булмый. Үз хисабыгызга алынган ял төп ял белән кушылып саналмавын да онытмагыз.
Ничек кенә ял итсәгез дә, эшегезгә яратып йөрергә язсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading