16+

“Ялтыраганның барысы да алтын түгел”: ни өчен бриллиантларның күбесе— синтетика

Ювелир кибетләрдә бриллиантларның 70 проценты – синтетика.

“Ялтыраганның барысы да алтын түгел”: ни өчен бриллиантларның күбесе— синтетика

Ювелир кибетләрдә бриллиантларның 70 проценты – синтетика.

Кыйммәтле ташларны синтетик бриллиантлар алыштыра башлаган. Ювелир эшләнмә алганда ничек алданмаска? Табигый алмазны ясалмасыннан аерырга мөмкинме? 

Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының минералогия һәм литология кафедрасы доценты Анатолий Николаев ювелир салоннарын тутырган синтетик алмазларның җитди проблемага әверелүен әйтә. "Барыннан да элек, кыйммәтле ташлар ул – финанс инструментлары. Ювелир эшләнмәләрне тагып йөрү өчен генә түгел, акчаларын саклау максатыннан да сатып алалар. Ювелир эшләнмәнең чынмы-юкмы икәнен белү өчен экспертиза уздырырга кирәк", – дип китерә белгечнең сүзләрен Казан университеты матбугат хезмәте.

Бриллиантларны диагностикалауның төп принцибы – ультрашәмәхә люминесценция һәм башка спектроскопия методлары белән тикшерү. Анатолий Николаев сөйләвенчә, табигый алмазларның өстенлеге – зәңгәр нурланыш бирүендә, синтетик исә – кызгылт сары һәм кызыл төс бирә. Ә пыяла эшләнмәләр УФ-лампа астында сөт төсен күрсәтә.

"Ташларның аналоглары еш кына пластиктан ясала, ясалма әйберләр күп. Кибетләр җитештерүчедән нәрсә сатып алуларын үзләре дә белмәскә мөмкиннәр һәм эшләнмәләрнең нәрсәдән эшләнгәнен тикшерергә дә уйламыйлар. Алмаз, сапфир, рубин саталар. Асылда, диагностика үткәрелгәндә, пыялалар, түбән сыйфатлы ташлар очрый, алар югары бәяләнми", – дип зарлана геммолог.

Хәзер зәркән базарындагы эшләнмәләрнең, Николаев бәяләвенчә, 30-35 проценты гына табигый ташлардан. Калганнары – синтетика. Шуңа күрә ювелир бизәнү әйберләре сатып алыр алдыннан яки соңыннан КФУ эксперты диагностика өчен профессионалларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Бу эштә белеме булмаган кешегә табигый ташны ясалма таштан аерырга мөмкин булмаячак диярлек. Ә ясалма асылташны лабораториядә спектроскопия методы белән генә билгеләргә мөмкин.

Арзанлы ташларны имитацияләүдән мәгънә юк. Кварц, халцедон, оникслар һәм агатлардан ясалма бижутерия эшләп утырмыйлар. Ә менә инвестицияләр күзлегеннән караганда, рубин, зөбәрҗәт, сапфир, александрит, алмаз сатып алганда ялганына тап булуыгыз бар.

Ставкаларны төсе дә күтәрә. Мисалга эксперт зөбәрҗәтне китерә, аның төсе, әйтик, 1 дән 5 кә кадәрге шкала буенча бәяләнә. Беренчесе – яшел, бишенчесе – салат төсендә. Беренчесеннән бишлеккә кадәр кимү барышында зөбәрҗәтнең бәясе төшәчәк, чөнки төснең сыйфаты кими. Ярлыкта, мәсәлән, 3 куела, ә факт буенча 4 була.

«Бу очракта эшләнмә сыйфатсыз булачак, һәм аны сатучыга кайтарырга мөмкин булачак, – ди Николаев. – Еш кына кибетләрдә хөкүмәт карары буенча ювелир эшләнмәләр кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш түгел, дип күрсәтелә, ләкин "сыйфаты таләпләргә туры китерелмәгәндә" дип язып куярга оныталар. Әгәр дә таш сыйфат критерийларына туры килми һәм бу ярлыкта күрсәтелми икән, бу сыйфаты таләпләргә җавап бирми дигән сүз һәм аны ике елга кадәр кайтарырга мөмкин булуы турында сөйли. Гадәттә кибетләр, сатып алучының рәсми экспертиза уздыруы турында белгәч, репутациясен югалтмас өчен каршы килмиләр».

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading