Ике күзле ташларның киемнәре, ризыклары, хәтта паспортларына кадәр бар.
Интернетта яңа тренд – балалар һәм яшүсмерләр үзләренә яңа төрле “йорт хайваны” ала башлаган. Эт тә, мәче дә түгел, таш!
Бактың тисә, бу тренд яңа гына уйлап табылмаган. “Йорт хайваны-таш” уенчыгы 1975 елда Америка эшкуары Гэри Росс Дал аркасында барлыкка килгән. Дусларының йорт хайваннары белән бәйле проблемалары турында ишетеп алгач, Далда “таш хайван” уйлап табу идеясе барлыкка килә. Таш – иң яхшы йорт хайваны, дип шаярта ул: аны ашатырга, урамга алып чыгарга, юындырырга кирәкми. Дуслары, бу шаяруны хуплап, идеяне чынга ашырырга тәкъдим иткәннәр. Дал гап-гади ташлар алып, аларга исемнәр кушкан һәм махсус тартмаларга салган. Уенчыклар ничек тиз популярлашкан булса, алар белән кызыксыну шулай тиз сүрелгән дә – сатулар кимегән. Ә менә хәзер инде бу янә трендка әйләнгән.
Ташларның үз исемнәре дә бар. Аларны петрок дип атыйлар, ә менә ташларның хуҗалары – петрокерлар. Маркетплейслар бу уенчыклар белән тулган. Бәясе 200 сумнан 600 сумга кадәр. Ике күзле ташларның бантиклары, киемнәре, ризыклары, паспорт, инструкцияләренә кадәр бар. Сайлау мөмкинлеге зур, кайсы ошый – сайлап ал. Сатучылар аларны “еллар буе тугры, һәрвакыт тыңлап торучы дус” буларак тәкъдим итә. Комментарийларны ачып карасаң, шаклар катасың, могҗизалы ташларның үз “нәселләре” дә бар икән, аңа карап бәясе дә үзгәрә ала. Кайбер әти-әниләр, бу ташларны мактап, балаларының “талисманы” дип тә атый. “Аларның һәрберсе уникаль, үз характерыңа туры килерлекне эзләп тап”, – диләр сатучылар.
Петроклар белән мавыгу индивидуальлек, креативлыкны күрсәтергә, шулай ук борчуларыңны киметергә мөмкинлек бирә дип саный яшьләр. Ә кайберәүләр, ташлар чын йорт хайваннарының кирәген бетерә, реаль эшләрдән һәм проблемалардан качу юлы булып тора дигән фикердә.
Күпчелек әти-әниләр исә, бу деградациягә китерә, ди.
“Мин андый трендларга тыныч карыйм. Чынлыкта, бу ташлар кыска вакытлы мавыгу гына. Әгәр кызым мондый таш алса, мин аны сизми дә калыр идем кебек, чөнки балаларның фантазияләре зур, алар бөтенләй көтелмәгән әйберләр белән дә уйныйлар, яки үзләренә кул асты материалларыннан уенчыклар ясыйлар. Бала үзе дә бу бары тик таш кына икәнен аңлый. Аларны мондый уеннарның гадәти булмаганлыгы җәлеп итә. Минемчә, бу балада иҗади фикерләүне, стандарт булмаган карашны үстерә. Ә «файдалырак» эшчәнлекләр белән хәзерге заман баласының тормышы болай да тулы. Ләкин кызым таш алырга сораса, мин алмас идем, әлбәттә. Ә урамнан табып, үзе берәр нәрсә ясаса, шат кына булам”, – ди яшь әни Рушана Абдуллина.
Руфия Гыйлаҗиева сүзләренчә, йорт хайваны урынына таш тоту – абсурд. Әгәр бала уенчыкны үз кулы белән ясаса, бу – нормаль хәл. Чөнки алар баланың сенсорикасына йогынты ясый. Ләкин аны “йорт хайваны” дип сатып алу – артык. Миңа калса, баланы башка берәр шөгыль белән кызыксындырырга кирәк. Ә иң мөһиме, кечкенәдән трендларга кушылып, кеше артыннан бармаска өйрәтү. Бала кирәкмәгән уенчык сораса, аңа сораулар биреп, чыннан да бу аның хыялымы, әллә ул күпчелеккә кушылып “текә” буласы киләме икәнен аңлау – беренче эш. Зурлар да, кечкенәләр дә нәрсәгәдер омтылырга һәм аның өчен күпмедер көч куярга тиеш”, – ди 2 яшьлек Айнаның әнисе Руфия Гыйлаҗиева.
Кайберәүләр бу ташларны хәзерге җәмгыятьтә булган трендлардан көлү дип тә атый. Чын йорт хайваннарын тәрбияләү зур җаваплылык, вакыт, акча, игътибар таләп итә. Ә таш-хайван – барлык җаваплылыктан азат итә, ләкин шул ук вакытта “хайван хуҗасы” булу иллюзиясен бирә. Бу, бәлки, кешеләрнең “бар нәрсәгә дә ия булу, ләкин бернәрсә өчен дә җавап бирмәү” теләген чагылдырадыр. Яки ул социаль челтәрләрдәге “идеаль тормыш” күрсәтергә тырышуга пародиядер.
Таш-хайваннарын сатып алучылар арасында коллекционерлар да бар икән. Аларны төрле формадагы, төстәге, фактурадагы ташлар җәлеп итә. Кемдер сирәк очрый торган минералларны эзли, кемдер “шулай итеп табигатькә якынрак булырга тырышабыз”, – ди маркетплейслардагы сатып алучылар. Бу инде гади генә шаярудан чыгып, хоббига әйләнә.
Балалар һәм яшүсмерләр психологы Гөлфирә Нуриева “таш-хайваннар”ны хәзерге заман баласының психологик ихтыяҗларын яхшы сурәтләүче кызыклы күренеш дип саный. Аның фикеренчә, баланың төп психологик ихтыяҗы – проекция, фантазия һәм контроль, шулай ук тиз үзгәрүчән дөньяда гадилек һәм тотрыклылык эзләү.
– Хәзерге балалар цифрлаштыру чорында үсәләр, күпчелек уенчыклар интерактив: алар сөйли, җырлый, бии, сорауларга җавап бирә. Нәтиҗәдә балада фантазия һәм иҗат өчен урын калмый. Ә менә “таш-хайван” бу уенчыклардан тулысынча аерылып тора, монда, әзер контентны кулланучы булу урынына, үз фантазияңне кулланырга кирәк. Ташта салынган функцияләр юк. Бала үзе исем, характер, гадәтләр уйлап таба ала. Бу фантазияне, креатив фикерләүне үстерү өчен көчле стимул. Психология ноктасыннан караганда, баланың җансыз әйберләргә кеше сыйфатларын, хисләрен, ниятләрен бирүе табигый, ягъни балалар антропоморфизмга омтыла. Бала өчен таш гади тау токымы кисәге генә түгел, ә “күңелле”, “моңсу” затка әйләнә. Шулай ук балалар үсешендә төп механизм – символик уен: балалар предметларны нинди дә булса күренешләрне символлаштыру өчен куллана. Таяк – ат булырга мөмкин, тартма – өй, ә таш – “йорт хайванына” әйләнә. Бу уен когнитив, социаль һәм эмоциональ күнекмәләрне үстерү өчен бик кирәк, – ди ул.
“Таш-йорт хайваны” тренды – безнең заман кешеләренең тормышына, теләкләренә кызыклы бер караш. Күпләр өчен бу гади генә күңел ачу, заманча юмор. Ә кемдер өчен бу кешеләрнең игътибарын җәлеп итү, акча эшләү ысулы гына. Әлеге трендка ничек карарга – һәркемнең үз эше. Әмма без үз тормышыбызда нәрсә мөһимрәк булуы турында уйланудан туктамыйк: гадилек һәм фантазияме, әллә реаль дөнья һәм чын җаваплылыкмы? Таш-хайван да булсын, ләкин чын дуслык һәм җылылыкны беркайчан да онытмыйк!
Залинә Гыйлаҗиева.
Комментарийлар