16+

Яшьләр, үзләрегезнең уй-хыялларыгызны илгә күрсәтегез!

Ел саен Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе грантларына конкурслар үткәрелә. «Росмолодежь. Гранты» Бөтенроссия конкурсы оештырыла, шулай ук Идел буе федераль округы да яшьләр проектларына аерым бәйгеләр тәкъдим итә.

Яшьләр, үзләрегезнең уй-хыялларыгызны илгә күрсәтегез!

Ел саен Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе грантларына конкурслар үткәрелә. «Росмолодежь. Гранты» Бөтенроссия конкурсы оештырыла, шулай ук Идел буе федераль округы да яшьләр проектларына аерым бәйгеләр тәкъдим итә.

Бердәмлек җиңү китерә

— Татарстан яшьләре грант конкурсларында актив катнаша, максатчанлыкны тагын да арттырырга кирәк әле. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе үк яшьләр башлангычларына теләктәшлек күрсәтә, республикадагы эре предприятиеләр яшьләргә әһәмият бирә, эшче яшьләр командалары арасында ярышлар уздырыла. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, — диде Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Владислав Усанов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Идел буе федераль округы оештырган «ФормАРТ» урам сәнгате фестивалендә рәссам Александр Поповның Чаллы шәһәрендәге йорт диварына ясаган «Гаилә традицияләре» рәсем-муралы җиңгән.

— Чаллы шәһәренең 400 еллыгына ясалган әлеге муралга Татарстанда 40 мең кеше тавыш бирде. Россия төбәкләрендә яшәүче татарстанлыларга аерым рәхмәт, алардан 1,2 мең теләктәшлек авазы кергән, — диде Владислав Усанов.

Беренче курслар бәйрәме

Владимир Усанов алхәбәр биргәнчә, Казанда 18 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда «Беренче курс студентлары көне» бәйрәме була. Чара 15.00 сәгатьтә башлана, ә концерт — 19.00 сәгатьтә. Татарстан артистлары чыгыш ясый, Мәскәүдән дә эстрада йолдызлары килүе ихтимал — әлегә кем булачагы тәгаен түгел. Бәйрәм мәйданына сайлау участокларында тавыш бирү вакытында бирелгән "браслет"ны күрсәтеп керәсең. Өлкән курслар студентлары да катнаша ала.

Прессуха. Фото: Дамир

Авылларга — 30 миллион сум

Россия иҗтимагый оешмасының "Татарстанның аграр яшьләр бәрләшмәсе«нең башкарма директоры Александра Грахова сөйләгәнчә, республиканың Питрәч, Апас, Чирмешән, Лаеш, Буа, Саба һәм башка районнары яшьләреннән тупланган командасы «Я — в Агро» Бөтенроссия конкурсында беренче урынны яулаган һәм 30 миллион сум призга лаек булган.

— Әлеге акча командадагы районнардагы авылларда төзекләндерү эшләре башкаруга тотылачак. Авыл яшьләренә ярдәме өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! — диде Александра Грахова.

Мари Эл Республикасы конкурста 2нче урынны алган, күршеләребезне дә котлыйбыз!

Мөмкинлекләрдән файдалан

— «Росмолодежь» яшьләр проектларына конкурслар оештырып тора, аннан файдалану кирәк. Татарстанның үзендә дә конкурслар үткәрелә. Татарстан Рәисе республика яшьләренә Бөтенроссия форумнарына бару мөмкинлекләре тудыра. Татарстанда хезмәт, иҗат, фән һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре бик зур.

Чит төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән студентларның шактыеның укуларын тәмамлаганнан соң Казанда, Татарстанда яшәргә калулары бер дә гаҗәп түгел, — диде «Татарстан — мөмкинлекләр территориясе» автоном коммерциячел булмаган оешма җитәкчесе Камалетдин Бабаханов.

Питрәч районының Иске Шәгали авылыннан Саимә Шаһиәхмәтова «Росмолодежь» Бөтенроссия конкурсында җиңгән.

— Ватан темасына чыгыш ясадым. Питрәч районы авыллары катнашында «Гаилә» фестивале үткәрергә әзерләнәбез, — диде Сәимә Шаһиәхмәтова.

Прессуха. Фото: Дамир

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading