16+

«Ислам илләре яшьләре күбрәк аралашыгыз!»

Көнчыгыш җимешләре белән Татарстанның «чәк-чәге» дә халыкларны дуслаштыра.

«Ислам илләре яшьләре күбрәк аралашыгыз!»

Көнчыгыш җимешләре белән Татарстанның «чәк-чәге» дә халыкларны дуслаштыра.

Татарстан башкаласында 19-22 октябрьләрдә беренче мәртәбә «Мәдәниятләр диалогы: Россия — ислам дөньясы» халыкара студентлар форумы бара. Чыгыш ясаучылар, алдан сүз куешкандай, ислам илләре яшьләрен күбрәк аралашырга өндәде. 

«Казан 2026 елда — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» шигарендәге әлеге чара Россия ислам институты, «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, Гарәп Әмирлекләренең Мөхәммәд бен Зайед исемендәге университет, шулай ук Россиянең ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды тарафыннан оештырылган. Коръән сүрәсен укып, дога кылып башланды форум.

форум. фото автора

Татарстанга рәхим итегез!

Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин таныштырганча, форумда 17 илдән студентлар, яшь галимнәр, җәмәгать активистлары катнаша. Болар: Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркия, Малайзия, Индонезия, Катар, Оман, Сүрия, Пакстан, Һиндстан, Кувейт. 

— Ислам илләре белән элемтәләрне ныгытуда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев зур тырышлык куйды. Хәзер бу эшне «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов лаеклы дәвам итә, — диде Рафыйк Мөхәммәтшин.

Татарстанның вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев республикада төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен искәртте.

— Казан Кремлендә православие һәм ислам гыйбадәтханәләре янәшә тора. Россия халкы тынычлык һәм хезмәттәшлек яклы. Ислам дине — төзелеш, үзара хөрмәт дине. Татарстанга килеп йөрегез, бердәмлектә яшик! — диде Васыйл Шәйхразиев. 

Татарстан мөфтие Камал хәзрәт Сәмигуллин кунакларга телдән «экскурсия» үткәреп, Казанның элек-электән Бохара, Сәмәркант, Каһирә кебек үк дин гыйлеме үзәге булуы турында сөйләде.

форум. фото автора

Россияне кысырыклап булмый

Россиянең ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды рәисе урынбасары Алексей Петров үзенең чыгышында Россия Президенты Владимир Путинның илебездә милләтләр һәм диннәр татулыгына нык игътибар бирүен әйтте.

— Чит илләрнең кайбер сәясәтчеләре Россияне халыкара аренадан кысрыклап чыгарырга тели, ләкин Россияне кысрыклап булмый. Казандагы форум кысаларындагы IV нчы халыкара ислам гыйлемнәре һәм гарәп теле олимпиадасына быел әнә Сербия, Босния, Герцеговина һәм Көньяк Африка Республикасыннан да килделәр. Илләр арасында шулай аралашып, дуслыкта яшәү кирәк, — диде Алексей Петров.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, Катар дәүләтенең дини эшләр министрлыгының әйдәүче белгече Навар Әл-Утайби, Гарәп Әмирлекләренең Мөхәммәд бен Зайед исемендәге гуманитар фәннәр университеты департаменты җитәкчесе Мәрьям Әл-Кальбани да үзләренең чыгышларында аралашып, үзара хөрмәткә нигезләнелгән хезмәттәшлектә яшәргә чакырдылар. 

форум. фото автора

Тәмле табын — татлы тел

Форум кысаларында Камал театры залында «Бердәмлек тәме: ислам дөньясы халыкларының тәм-томнары» күргәзмәсе дә оештырылып алды. «Туристлык һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектларына аваздаш булган әлеге күргәзмәдә төрле илләрдән килгән вәкилләр тәм-томнарны авыз иттеләр, бер-берсен кунакка чакырдылар. 

  • Форумда ВУЗлар арасында хезмәттәшлек килешүе дә кабул ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading