16+

Казан котельныйлары төтен чыгарырга әзер

Ләкин, башкалада киләсе кышта 2 йорт бозланып катарга мөмкин. Казанда 2026-2027 елларның кышкы җылыту чорына әзерлек эшләре тәмамлану алдында.

Казан котельныйлары төтен чыгарырга әзер

Ләкин, башкалада киләсе кышта 2 йорт бозланып катарга мөмкин. Казанда 2026-2027 елларның кышкы җылыту чорына әзерлек эшләре тәмамлану алдында.

Җылылыкның озын юлы

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, өч ТЭЦ, «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 125 котельные, 45 ведомство котельные һәм «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең өч котельные кыш айларында кара төтеннәр чыгарып эшләргә әзер. 

— Кышка кадәр 2 мең чакрымга якын озынлыктагы торба үткәргечләрне юдырту һәм югары басымда тикшерү таләп ителде. Үзәкләштерелгән җылылыктан файдаланучы күп фатирлы 5586 йорт эчләрендәге җылыту челтәренең гомум озынлыгы 9 мең чакрым. Шулай ук, 900 бюджет учреждениеләрендәге һәм 9,5 мең предприятие, оешманың да җылылык челтәре тикшерелде, — диде Искәндәр Гыйниятуллин. Социаль өлкә объектларының әзерлеге 95 процентны тәшкил итә.

Трубы. Фото: ТИ

Торбалар тишелә күрмәгез!

— Казанда соңгы елларда 6 сәгатьтән дә озаграк вакытка җылылык бирү туктатылган аварияләр булмады. Бу — җылылык белән тәэмин итүче оешмалар коллективларының, республика хөкүмәтендәге хезмәттәшләребезнең эзлекле эшчәнлеге нәтиҗәсе. Җылылык белән тәэмин итү челтәре — зур комплекс ул, шәһәребезнең күп фатирлы йортларын, йөзләрчә социаль биналарын әзерлеккә китерергә кирәк. Киләсе җылыту чорына яхшы әзерлек чаралары башкарылды. Ходайның рәхмәтендә киләсе кыш ватылуларсыз гына узсын иде инде, — дип фикерләре белән уртаклашты Казан мэры Илсур Метшин.

Батыршин урамында «йоклыйлар»

– Торак фонд әзерлек паспортларын 10 сентябрьгә кадәр алырга тиеш. Кышка әзерлектә, елдагыча, торак милекчеләре ширкатьләре һәм зур булмаган идарәче компанияләр артта кала. Быел Киров районының Батыршин урамындагы өч йорт аеруча борчу тудыра. Шушы йортларның икесендә әзерлек эшләре әле башланмаган да. Киров районы прокуратурасы торак милекчеләре ширкате җитәкчесенә кисәтү ясады, хәл Татарстанның дәүләт торак инспекциясенә хәбәр ителде», — диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Трубы. Фото: ТИ

Бушлай җылылык — Африкада

  • Кулланылган чыганаклар өчен үз вакытында түләү башкару да әзерлек эшләренең колачына һәм сыйфатына йогынты ясый. Казанлыларның коммуналь чыганаклар өчен түләү бурычлары 1,6 миллиард сумнан артыграк бүген. Идарәче оешмаларның чыганаклар белән тәэмин итүче компанияләргә бурычлары — 258 миллион сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading